Шигырьләр [Булат Ибраһим] (fb2) читать онлайн


 [Настройки текста]  [Cбросить фильтры]
  [Оглавление]

Булат Ибраһим Шигырьләр

Автор турында:

Ибраһимов Булат Хәким улы – шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, “Звездный билет” халыкара премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты.

Об авторе:

Ибрагимов Булат Хакимович – поэт, член Союза писателей Республики Татарстан, лауреат международной литературной премии «Звездный билет», лауреат молодежной премии им. М.Джалиля.

“Нигә салкын бүген кояш нуры?”

Нигә салкын бүген кояш нуры?

Ник сусауны басмый чишмә суы?

Наздан бүген никтер күңел ярсый,

Җәйдән тәнем тынычлыкны тапмый.

Берүзем мин, ләкин ялгыз түгел,

Гөл-чәчәктән генә тормый безнең гомер.

Тынычлыкны эзләп узып бара еллар,

Тик башларда һаман җилле уйлар.

Яуган яңгыр юешләтми тәнне,

Авыз сизми ризыктагы тәмне.

Тизләнәбез куган булып дөнья,

Тик табабыз нәни генә оя.

Никтер чайкалабыз без җилләрдә,

Ни соң җитми безгә бу җирләрдә?

Күрәзәче тик юрасын киләчәкне,

Тик аңламас ул тиле йөрәкне.

Күтәрелгән тузан кире төшми юлга,

Уңга дигән юллар каерыла сулга.

Төче дигән сулар тозлыланган,

Әллә кеше, әллә дөнья соң бозылган?

Яңгыр гына юа алмас инде

Яңгыр гына юа алмас инде,

Яңгыр суы үзе дә каралган.

Саф тамчыдан заманында

Без яралган идек,

Саф, ак булып…

Без каралган хәзер,

Агарырга иде яңадан.

Гаеп эзләмә син анадан.

Әнә култык таякларга таянган

Берәү, хәер сорап тора.

Хәер сорау –

Бирми калган сәдакалармы ул?

Әнә берәү гарип булып калган,

Юк дип әйталмаган,

Мескен…

Без гаепле.

Сәхәрләрдә йоклап калучылар

Йокысызлык белән интегә.

Бу киләчәк нинди күлмәк тегә

Үз кадерен белмәүчегә.

Тотмый калган уразалар,

Ачлык белән көрәшелгән көннәр,

Ачлык белән көрәшелгән төннәр.

Тумыштан сукыр булганнар

Элеккеге гомерендә

Күзлеләргә күп явызлык корган.

Шулай түгел микән?

Түгелгән күз яше

Кире керсә күзгә,

Дөнья сукыр булыр иде.

Ничек агарырга безгә?

Яңгыр суы үзе дә каралган…

Намаз вакытына иртә әле,

Мин ястүгә өлгерермен микән,

Ничек агарырга икән?

Яңгыр гына юа алмас инде,

Саф суларын яңгыр җиргә күмде…

Әнә тагын берәү өстерәлеп килә,

Кыңгыр эшнең калкып чыгуымы?

Тарих онытса да, күзәнәкләр,

Йомгак башын эзләп,

Җеп артыннан кабергә дә керә.

Үткән белән киләчәкне бәйләп бирә.

Безне каралтырга күп көч түккән дөнья

Бездән артык кара булып калган.

Яңгыр гына юа алмас инде,

Яңгыр гына юа алмас инде…

Яңгыр суы үзе дә каралган.

Бераз гына бәхет

1

Тәрәзәдән соңга калган таңның

Иң ашыгыч нуры үтеп керде,

Сине күреп керде.

Күңелләрне җилкендергән кебек,

Фәрештәләр савыт-савыт савап

Түгеп китте йөргән сукмагыңа,

Иман сибеп үзаңыңа…

2

Әнкәй,

Җәннәт нинди төстә икән,

Өстә микән,

Минем күзләр кебек

Зәңгәр төстә микән?..

Бераз гына бәхет,

Күп кирәкми.

Бераз гына бәхет

Зур теләкме?…

Һәм үлчәүгә салган

Яхшы белән яман

Алып китәр безне

Төрле якка.

Бәлкем, салкын якка,

Бәлкем, җылы.

Әйе, мин дә Адәм улы,

Һәм дә минем кулда

Калтырана соңгы бер яу угы.

Дәҗҗал чыга калса,

Куллар җәя тарта алса,

Саклана ул бер күзле Дәҗҗалга.

Ул бер күзле,

Ә без ул чакларга

Бөтенләй дә күзсез булырбыз,

Бөтенләй дә, бәлкем, булмабыз…

3

Савыт-савыт савап,

Күңелдәге бәллүр бушлыкларны

Ямап куйды,

Таңның нуры янап куйды,

«җитте» диеп.

4

Бераз гына бәхет,

Кояш бездән көнбатышка китте,

Көн сагышка китте җир белән.

Кубарылып, дөнья шаукымыннан

Шайтан туе гөрли җил белән…

5

Зәмзәм чишмәсенә тезлән дә син

Кушучлап тәнеңә сихәт ал.

Комлыклар илендә йөземнәр,

Чит якка куылган елый тал.

6

Таң,

Кояшсыз таң ата,

Шар ярып.

Һәм белмим, билгесез,

Бу йортның дивары

Тоталырмы әле

Эчендә кайнаган моң-зары

7

Бераз гына бәхет.

Тик Мәккә

Борылмас ул сиңа,

Йөзеңне шул якка бормыйча,

Изгелек эзләргә

Бирелгән җаныңнан

Иманың түгелеп таммыйча.

Чикләрдән ашса да

Чынбарлык карасы,

Шул кара эченнән

Юл ярып барасы.

Һәм җәймә, ак җәймә

Сора син Бөектән.

Без шундый тумыштан,

Без шундый электән.

Һәм күктән сибелгән

Ямаулы этлектән

Бу тәннәр юпь-юеш,

Һәм кипмәс кебек тә.

8

Бераз гына бәхет,

Һәм иртән,

Яңадан бизәнеп,

Ясанып, бизәлеп,

Без әзер, имештер,

Башларга ак биттән:

«Йә Ходай, бир ярдәм,

Сусаган мин күптән».

Савыт-савыт савап

Тәннәргә түгелеп,

Тузанны селкеде

Каргышлы саф җиргә,

Киләчәк дигәннең иң соңгы көннәре

9

Бераз гына бәхет,

Һәм тиздән бу дөнья бетәчәк.

Зур сынау үтәчәк.

«Киләчәк, киләчәк» –

Каңгырый аңсызлар.

Җансызлар җан эзли,

Тәнсезләр эзли тән,

Һәм тиздән

Бөекнең коллары

Бу җиргә сибелер,

Чәчелер офыкка,

Чәчелер, гөр килер.

Һәм шартлар бу дөнья

Акылдан шашкан күк…

Кайдадыр еракта күренер яңа күк,

Һәм сафлык сибелер,

Сызылып-сызылып,

Ә хәтер эченнән

Кысылып-кысылып

Туар Ул яңадан…

Яңа таң…

Иртә йә соң барыбер китәсе

Бу тормышны тукта сөюеңнән,

Иртә йә соң аннан китәсе.

Һәм кем белгән салкын кыш аеның

Ни китерер әле иртәсе.

Дөнья матур диеп мин әйтмәдем,

Ә Такташка шулай тоелган.

Ап-ак карлар, утлы күмер кебек,

Бизәк ясап җанга уелган.

Һәм кайдадыр тәндә, бик тирәндә,

Без үзебез яшибез кебек.

Әнкәй (о)заткан кышкы карлы юлдан

Без йөрибез бары җил кебек.

Әнкәй, әнкәй,

Без кар кебек салкын,

Кимсетергә әзер киемсезне.

Мин үзем дә шундыйрак бер ятим,

Утка атар идем үзебезне.

Утка атар идем бу тормышны,

Тизрәк туса әгәр иртәсе.

Сөткә канны бутап язып куйдым:

«Иртә йә соң барыбер китәсе».

* * * Төшләремә керә кырлар…

Төшләремә керә кырлар,

Бодай, арыш басуы.

Күңелләрдә сагыш белән

Моңсу бер көй ярсуы.

Авылыма кайтып барам,

Авылда кала исе.

Авылга ияреп кайта

Каладан кала исе.

Авылларга сеңеп барa

Төтенле кала исе.

Тукайга ияреп

Ә «пар ат»лар күптән чабып узды,

Һәм һава да бетте үпкәдә.

«Кисекбаш» күк ага безнең тормыш,

Кичә шулай, бүген, иртәгә.


«Аллага» да килә «таян»асы,

Кайда диеп безнең якты юл.

Без «китмибез» шапшак караңгыдан,

«Сорыкортлар» суза күккә кул.


Урманның да китте «шүрәле»се,

Качып китеп барды авылдан.

Калаларда быел хәер сорый

Былтыр, мескен, шашып акылдан.


«Су анасы» суларны ят итте,

Табалмагач алтын тарагын.

Аналарын күралмый ятимнәр,

Заман эзли алтын карагын.


Караңгыда өер-өер бүре

Кайнашалар учак тирәли.

«Кәҗә белән сарык» бер капчыкта

«Туган тел»не суза, әллә-ли.


Кергә батты мунча күрмәс тормыш,

Читлегеннән очты кошлары.

Мөкатдәс саз тынды уйнавыннан,

Заман өзде аның кылларын…


Ә «пар ат»лар күптән чабып узды,

Һәм һава да бетте үпкәдә.

«Кисекбаш» күк ага безнең тормыш,

Кичә шулай, бүген, иртәгә.

Безнең эзләр

1

Безнең эзләр,

Буыннардан килгән

Тәнсез күзләр.

Өсте-өстенә яткан сүзләр

«Кара квадрат» була язган.

Күңел азган,

Әллә ниләр казып уйдан,

Әллә нәрсә күреп

Тарих чокырыннан…

Туйдым…

Әй, таң, атсаң аталмадың,

Кояш, батсаң баталмадың син дә.

Гаеп миндә, синдә, әллә бездәме соң?

Хәтер белән бер өстәлдә

Бүген мин дә.

Хәтер – хәтәр нәрсә,

Өзгәләргә генә тора.

Ә күңелдә чиксез хыял,

Чиксез ышанулар.

Ә өнемдә сыкранулар,

Сәер уйланулар.

Безнең эзләр,

Сынган кылыч, ук очлары,

Калкан һәм сөңгеләр.

Без җиңдекме?

Юк, туктале,

Алар бит җиңделәр.

Ә кемнәр җиңелде?

Алмагачтан кем өзелде

Иң беренче булып,

Кем түгелде чиләкләрдән,

Чиктән ашып тулып?

2

Безнең эзләр –

Дары белән тулы үлем мичкәләре.

Кичкә ерак әле,

Козгын гына ниндидер марш суза.

Олы юлдан гөнаһ белән тулган

Зур караван уза.

Артларыннан тузан гына туза,

Киләчәктә кызыл тузан…

Бу тарихның хәтере бик хәтәр,

Өзгәләргә генә тора.

Күзсез карчык, кайда соң син?

Серләр белән булса булсын,

Киләчәкне юра…

3

Безнең эзләр,

Курку белмәс мылтык,

Комда калып,

Заман белән якалаша.

Киткән җаннар

Килә, китә, күккә аша.

Теткәләнгән шинель, каска –

Хәтер йортын салган.

Теткәләнгән тәннәр, гомер –

Йортсыз калган…

Безнең эзләр,

Артык хәрәкәтчән машиналар.

Киләчәктә безне ашар алар,

Төссезлектән туеп.

Бу заводлар төтеннәре белән

Күккә хуҗа булып бара.

Ә хуҗалар, имеш,

Алла.

Җир-анабыз биргән байлык

Акча булып бара

Һәм болгана суда…

4

Безнең эзләр

Җирнең үзәгенә үрмәли,

Кеше үзәгенә кереп.

Караңгыны ак япмага төреп,

Акыллыдан көлеп.

Һәм төкереп мескеннәрнең битләренә…

Безнең эзләр,

Молекула, атом, электроннар

Көннән-көн ваклана.

Кемнәрнеңдер гомере аклана,

Ә кемнәрдер чәбәләнә шунда.

Кояш белән җирнең арасында

Таш басмалар үсеп килә акрын гына.

Җитте, кеше, җитте, кабаланма.

Безнең эзләр

Хәрабәләр арасында,

Су астында.

Бу кешеләр эзе

Билгесез бер рәссам сурәтендә,

Каләм куәтендә.

Безнең эзләр –

Буыннардан килгән

Тәнсез күзләр.

Өсте-өстенә яткан сүзләр

«Кара квадрат» була язган.

Күңел азган,

Әллә ниләр казып уйдан,

Әллә нәрсә күреп

Tарих чокырыннан…

Безнең эзләр,

Безнең эзләр,

Безнең эзләр…

*** Буранлы ай урталары иде

Буранлы ай урталары иде

Ишек шакый берәү ашыгып.

Нәни кызчык туды, ишетәсеңме,

Син бит аны көттең зарыгып.

Җил җыр көйли аңа…

Ә ул анда, толымнарын җилгә таратып

Олы юлдан олы юлга бара,

Шатлык-кайгыларын яңартып.

Җил җыр көйли аңа…

Ә ул инде күптән сабый түгел,

Җиткән кыз.

Ак күлмәген киеп узып бара,

Ак күлмәген кигән,

Тышта көз.

Көзләрдән соң җиргә ак кар ява,

Сафлык ява, пакьлек коела,

Менә шулай әкрен генә җирдә

Тормыш елгалары уела.

Җил җыр көйли аңа,

Һәм чәчләрен шаян малай кебек тарткалый.

Төнге күктән күзен кысып кына,

Ялт-йолт итеп сары ай карый…

Буранлы ай урталары иде,

Ялт-йолт итеп сары ай карый…

Ишек шакый берәү ашыгып.

Чәчәк бәйләмнәре көтеп тора

Ишек ачылганны, зарыгып.

“Сары айның саргылт нуры сүнде…”

Сары айның саргылт нуры сүнде,

Күк буйсынды кара болытка.

Шушы кышкы исереклек хисе

Йолдызларны атты суыкка.


Калтыранды соңга калган гыйнвар,

Җанвар булып янды, тилерде.

Соңгы көннәр, бауга асылынып,

Кабаланмый гына өйгә керде.


Җил үкерде, ачуланды күккә,

Түбәләрдән җиргә атылды.

Болытлардан ярсыган тамчылар

Таш идәнгә төшеп ватылды.


Суык һава. Исереклек хисе

Кар бөртеген сугып елатты.

Гыйнвар китә, кан-яшь аша көлеп…

Таш идәнгә февраль күз атты.

Заманага бәя

(Цикл)

Кeшеләр

Күләгәдән – шәүлә,

Ә шәүләдән күләгә

Калышмаска тырыша,

Заманалар узыша.


Кешелексезлек

Әҗәл,

Ә син җиде буын бабаңны да беләсеңме?

Төгәл җидесен дә?

Җидесе дә

Әҗәл идеме соң, җидесе дә?

Син дә Әҗәл булдың…

Кешенең дә җиде буын бабасының

Кеше иде җидесе дә.


Яңа заман

Бу караңгы базар.

Милләте юк аның,

Көтми ул үз таңын.

Монда гел төн,

Яктылыкка өмет итә

Бик күп мескен.


Икейөзлелек

Әнкәй, тыңла,

Мин ишеттем, карында булганда,

Кеше икейөзле диеп.

Тик, кызганыч,

Икейөзле булып туалмадым.

Әнкәй,

Ә мин хәзер кеше булаламмы?

Уянырга кирәк

Җирдә аунап ята берәү,

Кыйнаганнар мәллә?

Әй, табиб, монда кил,

Яраларын бәйлә.

Чү, туктале,

Бу бит кыйналмаган,

Хәмер белән аңын җуйган

Түгелме соң?

Әй, әфәнде, абзый, уян!

Битләренә сугам аның,

Әллә үлгән, Әллә тереме соң?

Тик кем белгән,

Тибә кебек йөрәк.

Абзый, уян инде,

Күптән инде уянырга кирәк.

Уян инде,

Башкаларны уятырга кирәк, абзый,

Күптән кирәк. Уянмады.

Китеп бардым мин читкәрәк.

Читтә берәү ята йокымсырап,

Кулын сузып.

Күрәм, үткән аның гомре,

Хәер сорап.

Йолкып аны уятам мин.

Күзен ачты ул берзаман.

– Нәрсә, ахырзаман мәллә? – диде.

– Юк-юк, әлегә безнең заман,

Уян гына, җитмәс ахырзаман.

– Юк, уятма мине,

Бер уянган идек инде,

Көчләп йоклаттырды заман.

Хәзер тыныч йокы теләп,

Ятабыз без көтеп заман…

Ерак түгел нәни малай,

Торырга маташа.

Вәт сиңа тамаша.

Йокла, егет,

Сиңа иртә әле уянырга.

Чирәмнәрне йолкый,

Үзе елый,

Нидер сөйли үзе.

Ялкынлана, яна ике күзе.

Йокла, егет,

Бернәрсә дә уйламыйча.

Йокла, егет,

Атаң-әнкәң уянмыйча,

Торып басып юлга чыкма.

Йокла.

Тик онытма уянырга,

Тик онытма уятырга.

Үткән буын йоклап калды

Үз вакытын уянырга.

Яз башы

Зәмһәрир кыш төнгә генә хуҗа,

Төн – сатлыкҗан

Кышның сакчысы.

Караңгыда йолдыз белән аулап,

Кыш чыгара зәһәр ачысын.

Кешеләрнең күңелләрен талый,

Тәннәренә түгә салкынын.

Өшегән айярлы-ябагайга

Телеп бирә туңган ялкын

Таң – кояшны, кояш таңны көтеп

Утыралар, төнгә сукранып.

Һәм офыкта карашлары очрап,

«Китә» диләр алар, уфтанып…

Зәмһәрир кыш төнгә генә хуҗа,

Төн сатлыкҗан язга сатыла.

Яз фасылы ялчыларын барлый,

Бозлар эри, көннәр яктыра.

Кулларыңны күккә күтәр

Һәм югалган көннең матурлыгын

Биләүләргә төреп тибрәткәндә,

Бирәчәккә алынган бәхетең

Китәм-китмим диеп тибрәлгәндә.

Әллә каян күкрәү арасыннан

Фәрештәләр тав(ы)шы сузылгач,

Һәм томанлы көннең һавасыннан

Аңны җуеп, тының буылгач,

Кулларыңны күкләргә күтәр дә

Ярлыка дип сора Ходайдан,

Зинһар өчен, мине гафу ит Син,

Туры юлга басам бу айдан. мин…

Һәм ярдәмен сора Аңардан,

Ә төтенгә баткан заманада

Караңгы таң ата яңадан.

Караңгы таң ата, калтыранып,

Мәче кебек ялт-йолт каранып.

Һәм кирәкми, әнкәй белән диеп,

Икмәк тотып юкка карганып,

Гөнаһ салып болай да гөнаһлы

Бу җир шарын төреп карага…

Кулларыңны күкләргә күтәр дә

Сәҗдәгә төш, зинһар, Аңарга.

Инкыйраздан ике гасыр узган

Давыл тынды.

Баганалар ауган.

Дөнья ауный

Ике гасыр вакыт аккан.

Дөнья ауный яшеллектә,

Без юк монда…

Чит галәмнән,

Чит йолдыздан

Бер күз белән карап торам.

Күрәм,

Безгә кадәр дә бу җирдә

Рәхәт булган, Бездән соң да…

Океаннар кайный

Тормыш белән,

Урман гөрли яшел төсе белән.

Безнең эзләр,

Үзебезне олылаган

Таш һәйкәлләр

Сау-сәламәт.

Безсез рәхәт…

Безнең эзләр –

Нефть торбасы,

Телсез булып комда ята,

Сусап,

Безне көтә.

Шәһәр хәрабәсе буйлап

Кыргыйланган өй этләре

Ике гасыр хуҗаларын көтә,

Сагыналар бераз гына.

Без юк монда.

Безсез тормыш кайный.

Яшеллектә дөнья ауный

Безсез генә.

Инкыйраздан ике гасыр узган

Безсез генә.

*** Тән дә, җан да…

Тән дә, җан да яңгыр көткән иде,

Төндә калып яңгыр кочаклыйсы килгән иде.

Күңелдәге хисләр, яшен булып,

Кичке күкне яктыртты да тынды.

Пычрак шәһәр кабат юылмады.

Төндә калып, яңгыр кочаклыйсы килгән иде.

Шук бер малай кебек, манма суга батып,

«Кайттым мин» дип, шар ярасы иде…

Минем сине кочаклыйсы килгән иде,

Кысып-кысып

Кочаклыйсы…

Яңгыр алды кочагына

Кысып-кысып.

Рокси, Рокси…

Кытайда миллиардер малае үзенең этенә туган көн бүләге итеп  бәясе 800 £ булган ике пар Apple сәгатьләре бүләк иткән The Daily Mail.


Ә Роксиның бүген туган көне,

Ә Роксиның олы бәйрәме.

Тау-тау булып зур бүләкләр килә:

Сәгать, зәркән, чәчәк бәйләме.

Нигә инде бу бүләкләр сиңа,

Син әйт әле, Рокси, әйт әле.

Кунакларың әнә шәраб эчә,

Син эчмисең, син бик яшь әле.

Алар сиңа бәхет-шатлык тели,

Саулык тели алар ихластан.

Син аларга усал караш белән

Утырасың каранып астан.

Рокси, Рокси, ә син беләсеңме

Җирдә күпме кеше барлыгын.

Һәм шул кешеләрнең бик күбесе

Эт тормышы алып баруын.

Рокси, Рокси, без ирекле кебек,

Тик безнең дә бар бит хуҗалар.

Туган көннәр безнең кызганычка

Бигрәк артык тыйнак узалар.

Рокси, Рокси, ә син һау-һау диеп,

Гел өрәсең әле хуҗаңа.

Ә без менә усал бер караш та

Ташлаган юк югыйсә аңа.

Сугыш бара

Яралы күңелләр,

Яралы язмышлар

Өстәлдә яталар.

Баш табиб, кайда син?

Йөрәккә туктаусыз аталар,

Саф җаннар авалар тузанга.

Ә заман томанда

Ал канын югалта.

Сугыш бара,

үзе белән сугышырга

Сугыш бара.

Соңгы яугир булып

Соңгы сулышында.

Калтырана туплар,

Һәм машина асларында

Изге яман уйлар

Канга батырылып кыйналганнар.

Бу кылганнар изге гамәл түгел,

Кылынганнар безнең теләк түгел,

Без эт кебек буйсынучан гына.

Патша курчак уйный хыялында…

Яңгыр ява.

Томандагы ак мамыкны юа

Замананың ал каныннан.

Безнең нәсел нинди ханнан килә,

Без нинди тамырдан?

Сугыш бара.

Үзе белән сугышырга сугыш бара,

Соңгы яугир булып

Соңгы сулышында.

Ә урамда коеп яңгыр ява,

Үткәннәрне шыпырт кына

Юып бара.

*** Шыпырт кына тәрәзәдән

Шыпырт кына тәрәзәдән

Бер уч тавыш кереп килә,

Яп тәрәзне, кермәсеннәр.

Әйе, беләм сукыр икәннәрен,

Тик шулай да яп тәрәзне, күрмәсеннәр.

Сүндер әле утны, күзгә керә яктылыгы,

Офыкларда кемдер учак яга.

Ишекләрне ачам – беркем дә юк.

Кем шаяра, кемнәр ишегемә кага?

Түбәләргә тамчы тама,

Суктыра күк аны камчы.

Ничә гасыр яңгыр ява,

Белмим, кайчан туктамакчы?!

Татар рухы һәм каләм

Болгавыр заманда

Котыра бураннар,

Җил дулый калада.

Кайгыдан туепмы,

Салкыннан куркыпмы,

Ай улый далада…

Салкыннан курыксаң,

Тумавың хәерле,

Ә тусаң –

Кайнарлык бөркелсен рухыңнан.

Рух диләр.

Кайда ул?

Татарның нык рухы ул кайда?

Җәлилдәдер, бәлкем,

Исхакый саклыйдыр,

Асырыйдыр аны Тукай да.

Татарның нык рухы сизелә каләмдә:

Кылыч күк яра ул болытны.

Татарның рухы бар,

Бар аның каләме –

Син шуны, татарым, онытма.


Оглавление

  • “Нигә салкын бүген кояш нуры?”
  • Яңгыр гына юа алмас инде
  • Бераз гына бәхет
  • Иртә йә соң барыбер китәсе
  • * * * Төшләремә керә кырлар…
  • Тукайга ияреп
  • Безнең эзләр
  • “Сары айның саргылт нуры сүнде…”
  • Заманага бәя
  • Уянырга кирәк
  • Яз башы
  • Кулларыңны күккә күтәр
  • Инкыйраздан ике гасыр узган
  • Рокси, Рокси…
  • Сугыш бара
  • *** Шыпырт кына тәрәзәдән
  • Татар рухы һәм каләм