Скандинавия мифологиясе [Финн Олафссон] (fb2) читать онлайн


 [Настройки текста]  [Cбросить фильтры]

Финн Олафссон Скандинавия мифологиясе


Дөньяның барлыкка килүе


Башта берни дә булмаган: җир дә, күк йөзе дә, ком да, салкын дулкыннар да. Бары тик бер зур кара Гиннунгагап дигән упкын гына булган. Аннан төньякка таба томаннар иле Нифльхейм, ә көньякка таба — ут иле Муспельхейм урнашкан булган. Тыныч, якты һәм эссе булган Муспельхеймда, шундый эссе ки, анда бу ил балаларыннан — ут албастыларыннан башка, беркем дә тора алмаган. Нифльхеймда, киресенчә, мәңгелек суыклык һәм караңгылык өстенлек иткән.

Менә томаннар илендә Гергельмир чишмәсе бәреп чыккан. Унике көчле ташкын, Эливагар, аннан үз башлангычын алып, Гиннунгагап упкынына юнәлеп, көньякка таба агып төшкән. Томаннар иленең көчле суыгы бу ташкыннар суын бозга әйләндергән, ләкин Гергельмир чыганагы туктамыйча агып торган. Зур боз кисәкләре үсә торган һәм Муспельхеймга һаман якынлаша барган. Ниһаять, боз ут иленә шундый якынлашкан ки, шулвакыт эри башлаган. Муспельхеймнан чыккан очкыннар, боз белән кушылып, анда тереклек уяткан. Шуннан соң Гиннунгагапның чиксез бозлы киңлекләр упкыныннан кинәт бик зур сын барлыкка килгән. Ул да булса албасты Имир, дөньяда тәүге тере зат пәйда булган.

Шул ук көнне Имирның сул кулы астында малай белән кыз, ә аның аякларыннан алты башлы албасты Трудгельмир барлыкка килгән. Шулай итеп албастылар нәселенә, аларны барлыкка китергән боз һәм ялкын кебек аяусыз һәм мәкерле Гримтурсеннарга нигез салынган.

Албастылар белән бер үк вакытта эрегән боздан бик зур Аудумбла дигән сыер барлыкка килгән. Анын җилененнән, Имирга һәм аның балаларына азык бирә торган, дүрт сөтле елга ага башлаган. Яшел утлавыклар әле булмаган, шуңа күрә Аудумбла, зур тозлы боз кисәкләрен ялап, көтүдә йөргән. Беренче көннең ахырында шул боз кисәкләренең берсе өстендә чәчләр, икенче көнне — бер баш, өченче көнгә боз кисәгеннән куәтле албасты Бури барлыкка килгән. Аның улы Бер үзенә хатын итеп Бесланы алган, һәм ул аңа өч ул: Один, Вили һәм Ве аллаларын тудырган.

Бу аллаларга алар яши торган дөнья ошамаган, аяусыз Имирның хакимлегенә дә алар түзә алмаган. Алар беренче албастыга каршы төшкәннәр һәм озак, каты көрәштән соң аны һәлак иткәннәр.

Имир шундый зур булган ки, анын яраларыннан чыккан канында башка албастылар баткан, хәтта сыер Аудумбла да. Бары тик Имирның оныкларының берсе — албасты Бергельмир гына көймә төзеп, үзенең хатыны белән котылган.

Хәзер инде беркем дә аллаларга дөньяны үзләренчә оештырырга комачауламаган. Алар, Имир гәүдәсеннән яссы түгәрәк формасында җир ясап, аны албастының каныннан барлыкка килгән зур диңгезнең уртасына урнаштырганнар. Җирне аллалар “Мидгард” (“урта ил”) дип атаганнар. Шуннан соң туганнар Имирның баш сөягеннән — күк йөзе, сөякләреннән — таулар, чәчләреннән — агачлар, тешләреннән — ташлар, ә баш миеннән — болытлар ясаганнар. Күк йөзенең һәр дүрт почмагын мөгез формасына төреп, аллалар һәрберсенә бер җил урнаштырганнар: төньягына — Нордри, көньягына — Судри, көнбатышына — Вестри, һәм көнчыгышына — Аустри. Муспельхеймнан чыккан очкыннардан йолдызлар ясап, аллалар, аларны күк йөзен бизәү өчен, шунда урнаштырганнар. Йолдызларның бер өлешен алар хәрәкәтләнмәүчән итеп калдырганнар, калганнырын, вакытны белеп торыр өчен, түгәрәк буенча урнаштырганнар.

Дөньяны барлыкка китергәннән соң, Один һәм абыйлары аңа җан ияләре урнаштырырга уйлаганнар. Бервакыт диңгезнең яр буенда алар ике агач: корычагач һәм зирек тапканнар. Аллалар аларны кисеп, корычагачтан — ир-ат, зиректән хатын-кыз ясаганнар. Один аларга җан керткән, Вили — ихтыяр, акыл һәм омтылыш, Ве кеше кыяфәте биргән. Шулай итеп беренче кешеләр барлыкка килгән. Ир-атның исеме — Аск, хатын-кызныкы Эмбла булган.

Аллалар албастылар турында да онытмаган. Диңгез артында, Мидгардтан көнбатышка таба алар Йотунхейм илен булдырганнар һәм аны Бергельмир белән аның нәселенә биргәннәр.

Вакытлар үткән, аллалар тагын да күбәйгән. Туганнарның өлкәне Одинның күп балалары туган. Алар үзләренә җирдән биектә ил төзегәннәр һәм аңа Асгард дип исем биргәннәр, ә үзләрен — Аслар дип атаганнар.


Мундильфери һәм аның балалары


Беренче кешеләрнең тормышы күңелсез булган. Бөтен дөньяда мәңгелек төн хакимлек иткән, һәм бары тик тонык, җемелдәп торган йолдызлар яктысы гына караңгылыкны бераз тараткан. Кояш һәм ай әле булмаган, ә алардан башка кырларда чәчүлекләр яшелләнмәгән, бакчаларда агачлар чәчәк атмаган. Шулвакыт, җирне яктырту өчен, Один абыйлары белән Муспельхеймнан ут алып, аннан кояш һәм ай ясаганнар. Һичшиксез, алар туганнар тарафыннан кайчан да булса ясалган иң яхшы һәм иң матур җисемнәр булып чыккан. Аллалар үзләренең хезмәт җимешләре белән бик канәгать булган, ләкин кем кояш белән айны һава буенча йөртер микән, дип һич тә уйлап таба алмаганнар.

Шул ук вакытта җирдә Мундильфери дигән бер адәм яшәгән, һәм аның булган ди искитәрлек кызы белән малае. Мундильфери алар белән бик горурланган. Аллаларның нинди матур җисемнәр ясаганын белгәч, кызына — Суль, димәк “кояш”, ә улына Мани (“ай”) дип исем биргән.

“Барысы да белсеннәр, хәтта аллалар да минем балаларымнан гүзәлрәк әйбер ясый алмаслар” — дип уйлаган Мундильфери тәкәбберләнеп. Озакламый бу да аңа аз кебек тоелган. Якын бер авылда бик матур бер егет яшәгән. Аның йөзе шундый матур булган, әйтерсең иң якты йолдыз ялтыраган төсле. Шуңа да аның исеме Глен (“ялтырау”) булган. Мундильфери моның турында белеп, аны үз кызына өйләндермәкче булган: аларның балалары тагын да матуррак булсын, һәм башка барлык кешеләр аларга табынсын өчен. Тәкәббернең нияте аллаларга билгеле булган. Һәм ул кызын кияүгә бирәсе көнне аның алдында кинәт Один пәйда булган.

— Син бик горур, Мундильфери, хәтта аллаларга тиң булырга телисең, — дигән ул. Син кешеләрнең безгә түгел, ә синең балаларыңа һәм аларның балаларына баш игәнен телисең. Шуның өчен без сиңа җәза бирергә булдык. Моннан соң Суль һәм Мани, күктә ай белән кояшны йөртеп, үзләре кешеләргә хезмәт итәрләр. Шунда барысы да аларның матурлыгы аллалар ясаган әйберләрдән өстен тора микәнен күрерләр.

Кайгыдан таңга калган Мундильфери берни дә әйтә алмаган. Один, Суль белән Манины алып, алар белән күккә күтәрелгән. Анда аллалар Сульны ике ак ат белән җигелгән зур арбага утыртканнар. Шуның алгы урынына кояш беркетеп куелган булган, һәм Сульга көне буе күк буенча йөрергә, кичкә генә туктарга дип боерык биргәннәр. Ә Мани айны йөртергә тиеш булган. Шуннан бирле Мани белән Суль кешеләргә турылыклы хезмәт итәләр, җирне көндез һәм кич яктырталар. Басуларда икмәкләр өлгерә, бакчаларда җимешләр пешә. Элек караңгылыкның хөкем сөргәнен һәм бу әйберләрнең булмаган чакларны хәзер инде беркем дә хәтерләми.


Эльфлар һәм гномнар


Күктә кояш балкый башлаганнан соң, җирдәге тормыш күңеллерәк була башлаган. Кешеләр тыныч кына кырда эшләгән, барысы да канәгать булган, беркемнең дә башкалардан данлыклырак яки баерак буласы килмәгән. Шул чакларда аллалар, Асгардны калдырып, еш кына дөнья буйлап сәяхәт иткәннәр. Алар кешеләрне җир казырга һәм аннан руда алырга өйрәткәннәр. Шулай ук аларга тимерче сандалы, чүкеч, келәшчә ясап биргәннәр. Алар ярдәмендә инде башка эш кораллары да барлыкка килгән. Ул чакта сугышлар да, урлашулар да булмаган. Тауларда күп итеп алтын казып чыгара торган булганнар, әмма аны җыеп тупламаганнар, ә савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар ясаганнар. Шуңа күрә ул чор “алтын гасыр” дип аталган.

Бервакыт Один, Вили һәм Ве, җирдә тимер рудасы эзләп казынганда, анда суалчаннар тапкан. Бу шыксыз тереклек ияләренә карап, аллалар уйга калалар:

— Нәрсә эшлибез без болар белән, туганнар? — дип сүз кузгаткан Ве. Без бөтен дөньяга халык утырттык. Бу суалчаннар беркемгә дә кирәк түгел. Бәлки аларны юк итәргәдер?

— Син ялгышасын, — дип каршы килә Один. Без җир өсте турында гына кайгырттык, ә асты турында оныттык. Әйдәгез алардан кечкенә кешеләр-гномнар яисә кара эльфлар ясыйбыз һәм аларга җир асты патшалыгы бирәбез. Ул патшалык Свартальфхейм яисә “Кара эльфлар иле” дип аталыр.

– Әгәр анда яшәү аларны туйдырса, һәм алар өскә, кояшка һәм яктылыкка чыгарга теләсә? — ди Вили.

— Курыкма, энекәш, — ди Один. Мин шулай эшлим: кояш нурлары аларны ташка әверелдерәчәк. Шулай итеп аларга гел җир астында гына яшәргә туры киләчәк.

— Мин синең белән риза, — дигән Ве. Әмма без җир асты турында гына түгел, һава турында да оныттык. Әйдәгез кайбер суалчаннарны — кара эльфларга яисә гномнарга, ә башкаларын — якты эльфларга әйләндерәбез һәм аларны һавага, җир белән Асгард арасына, Льесальфхеймга (“Якты эльфлар иле”) урнаштырабыз.

Калган аллалар моның белән килешә. Шулай итеп дөньяда эльфлар һәм гномнар һәм ике яңа ил: Свартальфхейм белән Льесальфхейм барлыкка киләләр.

Кара эльфлар яисә гномнар озакламый бик оста куллы җан ияләренә әйләнәләр. Асылташларны һәм металларны алардан да оста эшкәртүче булмагандыр. Хәтта аллалар да бу мәсьәлә буенча аларга мөрәҗәгать иткән.

Гномнар җир астында эшләсә, бу вакытта эльфлар җирнең өстендә хезмәт иткән. Алар иң матур һәм хуш исле чәчәкләр үстерергә өйрәнгәннәр. Шуннан бирле ел саен җирне тагын да ямьлерәк һәм матуррак булсын өчен бизиләр.


Норналар


Кайгы-борчусыз, бәхетле итеп торган кешеләр алтын гасырда. Ләкин бу озакка сузылмаган. Бервакыт көнчыгыштан, албастылар иленнән Мидгардка өч хатын килгән. Берсе аның карт булган, Урд (Үткән) исемле, икенчесе урта яшьтә булган, Верданди (Хәзерге), өченчесе бик яшь булган, ул да булса Скульд (Киләчәк). Бу өч хатыннар күрәзәче, тылсымчы норналар булган. Аларда дөнья, кешеләр, хәтта аллалар язмышын билгеләү сәләте булган.

— Озакламый алтынга, җиңел табышка омтылу кешеләрнең йөрәгенә үтеп керәчәк, һәм алтын гасыр тәмам булачак, — дигән өлкән норна.

— Кешеләр алтын өчен бер-берсен үтерәчәк һәм алдыячак. Алтын үзенең ялтыравы белән күп данлыклы батырларның күзен томалыячак һәм алар шуның өчен сугышта һәлак булачак, — дигән уртанчысы.

– Әйе, барысы да сез әйткәнчә булачак, — дип раслаган кече норна. Ләкин вакыт үтү белән алтын үзенең хакимлеген югалтачак, һәм кешеләр яңадан бәхетле булачак, — дип өстәгән.

— Алтынга омтылу кешеләрне генә түгел, аллаларны да буйсындырачак. Алар да кан түгәчәк һәм антларын бозачак, — дип кабат өлкән норна сүз кузгаткан.

— Албастылар аллалар белән сугыш башлыячак. Бу сугыш күп еллар дәвам итәчәк, аллалар белән албастыларның һәлак булуы белән тәмамланачак, — дигән уртанчысы.

– Әйе, сез әйткәнчә булачак, ләкин бөтен аллалар да үлмиячәк. Аларның балалары һәм җинаять кылмаганнары исән калачак, һәм иске дөнья бетеп, яңасы барлыкка килгәч, алар аның белән идарә итәчәк, — дип каршы төшкән кече норна.

Шуннан соң дөньяда барысы да норналар юраганча була башлаган. Тора бара кешеләр йөрәгенә комсызлык үтеп кергән. Күбесе тыныч хезмәтне калдырып, кулларына кылыч, сөңгеләр алып, бер-берсенә сугышта каршы чыккан. Ә сугышлар белән бергә дөньяга мохтаҗлык һәм җинаятьләр килгән. Күктә кояш шулай ук балкып торган, ләкин хәзер инде беркем дә элеккечә бәхетле булмаган. Норналарның башка әйткән сүзе дә чынга ашкан: аллалар һәм албастылар арасында каты көрәш башланган. Асгардны яулый алмыйча, Гримтурсеннар яисә албастылар бөтен ачуын кешеләр өстенә яудырган. Имирның боздан һәм уттан туган токымнарына бөтен табигать көчләре буйсынган. Албастылар җиргә салкын, корылык, җил-давыл җибәргән, бозлар яудырган, кар ишелмәләре төшергән. Шуның сәбәпле күп кенә авыллар юкка чыккан. Мидгардны саклар өчен аллалар аны биек таулар белән уратып алган. Ләкин албастылар еш кына алар аша үтеп керә торган булган. Дөньяны һәлак итәр өчен, Гримтурсеннар кояш белән айга Скель һәм Гети дигән ике зур бүре җибәргәннәр. Шуннан бирле Скель — кояш, ә Гети ай артыннан чаба торган булган. Һәм Суль белән Мани алардан тау артына качып йөрергә мәҗбүр булган. Асларның берсеннән генә курка торган булган албастылар. Ул да булса, Тор, күк күкрәү һәм яшен алласы.


Асгард һәм Аслар


Болытлар өстендә, бик биектә, шундый биектә ки, хәтта иң үткен күзле кеше күрә алмаслык җирдә Асгард дигән матур ил бар. Нәзек, әмма чыдам Бифрёст дигән күпер — кешеләр аны салават күпере дип йөртә — Асгардны җир белән тоташтыра. Бифрёст буенча сузылган кызыл тасма — мәңге сүнми торган учак. Аллалар өчен зыянсыз, ләкин аңа кагылган башка җан иясен шундук һәлак итә ала бу күпер.

Асгард уртасында зур Игдрасиль корычагачының оч башы күренә. Аның ботаклары бөтен дөньяга сузылган, ә тамырлары — Нифльхеймда, Йотунхеймда һәм Мидгардта. Шул тамырлар астыннан искиткеч чишмәләр бәреп чыккан. Беренчесе, Гергельмир, Нифльхеймда урнашкан, икенчесе Йотунхеймда ага. Ул акыллылык чыганагы. Явыз албасты Мимир аның суларын саклап тора һәм беркемгә дә аннан эчәргә рөхсәт итми. Шуңа күрә бу чыганакны Мимир чыганагы дип тә йөртәләр.

Өченче чишмә, Урд, Мидгардта ага. Ул шундый үтә күренмәле һәм чиста, анда юынган һәр кеше кар кебек ак була. Кич белән Урд өстеннән томан булып баллы чык күтәрелә. Ул җирдәге бөтен чәчәкләрне бөрки, аннары аны бал кортлары җыеп, шуннан бал ясыйлар.

Урд чишмәләре янында зирәк норналар яши. Монда аларның зиннәтле сарае урнашкан, шунда алар кешеләрнең язмышын туган көненнән алып үлеменә кадәр билгелиләр.

Игдрасиль агачының оч башы Лерад дип атала. Анда бик зур бөркет утыра, ә ботаклары буенча алга-артка шук тиен Ротатёск сикереп йөри. Лерад янында, Асгардның иң өске урынында, дөньяның хөкемдары һәм аллаларның иң өлкәне Одинның тәхете тора. Тәхетеннән ул Асгардта, Мидгардта, хәтта ерак Йотунхеймда булган бөтен әйберне күреп тора.

Один — Асларның атасы һәм алар арасында иң акыллысы. Кайчандыр, яшь вакытта, ул, Мимирга килеп, аннан чишмә суын эчәргә рөхсәт сораган.

— Берни дә бушлай бирелми, бигрәк тә акыл, — дигән албасты. — Әйт әле, мин синнән алмашка ни алырмын?

— Ни телисең, — дигән Один. — Миңа берни дә кызганыч түгел, чөнки акыллылык бөтен нәрсәдән дә кыйммәтрәк.

— Алайса миңа уң күзеңне бир, — дигән Мимир.

Один бераз уйланган һәм әйткән:

— Ярый, Мимир, мин риза. Акыллы бер күз белән дә ике күзле наданнан яхшырак күрә, — дигән.

Шуннан бирле Одинның бер сул күзе генә калган, шулай да ул акыллылык чишмәсенең суын эчкәч, хәзер дөньяда аның өчен бернинди сер дә юк.

Одинның җилкәләрендә ике козгын утыра: Гугин һәм Мумин; ә аның аяклары янында Гери һәм Фреки бүреләре ята. Гугин һәм Мумин көн саен җир буйлап очып, ә Гери белән Фреки һәр төн аны әйләнеп чыгалар һәм хуҗасына бөтен күргән һәм ишеткән әйберне сөйлиләр.

Одинның башында — канатлы алтын башлык, уң кулында аның Гунгнир дигән сөңге. Ул беркайчан да читкә очмый һәм атылган әйбергә һәрчак барып тия. Одинның сигез аяклы соры айгыры Слейпнир, җир буйлап кына түгел, хәтта һавада да чаба ала. Дөнья хөкемдары атка атланып еш кына җиргә килә, яисә кешеләргә күренмичә, аларның сугышларында катнашып, лаеклыларга җиңәргә булыша.

Один җәяү йөрергә дә ярата. Ярлы мосафир кыяфәтендә, иске киң кырыйлы эшләпәдә һәм шундый ук иске зәңгәр плащта, ул дөнья буйлап йөри. Әгәр берәрсе, кунакчыллык кагыйдәләрен онытып, аңа ярдәм итмәсә, яман күрер.

Одинның сарае, Вальгалла, Асгардта иң матуры һәм зурысы. Анда 540 зур зал бар, шунда сугышта һәлак булган батыр сугышчылар тора. Монда алар Сэримнир дигән зур кабан дуңгызы итен ашыйлар. Аны көн саен чалалар һәм пешерәләр, ә ул икенче көнгә шундый ук булып яңадан терелә. Монда сугышчылар шулай Гейдрун кәҗәсенең куәтле сөтен эчәләр. Аның сөте барлык Асларга да җитә.

Бары Асларның өлкәне Один гына ашамыйча тора ала: ул бары тик бал гына эчә.

Одиннан башка Асгардта тагын унике алла тора.

Беренчесе Одинның өлкән улы Тор, көчле җирән сакаллы баһадир. Ул атасы шикелле зирәк түгел, ләкин бөтен дөньяда көч буенча аңа тиң кеше юк. Тор — җир алиһәсе Йордның улы. Ул игенче-крестьяннарның яклаучысы һәм аларның өйләрен, басуларын явыз албастылар Гримтурсеннардан саклый. Кешеләр юкка гына әйтми, Тор булмаса, албастыләр бөтен дөньяны юк итәрләр иде, дип.

Күк күкрәү һәм яшен алласы зур һәм авыр, һәм аны бер ат та күтәрә алмый. Шуңа күрә ул я җәяү, яисә күк буенча тимер белән тышланган арбасында йөри. Аның арбасы Тангиост һәм Тангризнир исемле ике кәҗә белән җигелгән. Алар җилдән дә, хәтта Одинның сигез аяклы айгырыннан да тизрәк хуҗасын диңгезләр, урманнар һәм таулар аша җилдертеп баралар.

Торның тылсымлы билбавы бар. Ул аның көчен ике тапкырга арттыра. Шулай ук аның авыр Мйольнир дигән зур тимер чүкече бар. Бу чүкеч иң калын һәм каты кыяларны челпәрәмә вата ала.

Тор Асгардта сирәк була. Ул көннәр һәм төннәр буе көнчыгышта албастылар белән сугыша. Әмма Асларга куркыныч янаганда, алар Торның исемен әйтү белән, ул шундук аларга ярдәмгә килә.

Торның Бальдр исемле энесе бар. Ул Один һәм Фригг исемле алиһәнең улы. Ул шундый матур һәм чиста күңелле, хәтта балкып тора. Бальдр — яз алласы һәм Аслар арасында иң мәрхәмәтлесе. Аның килүе белән җирдә тереклек уяна, һәм бөтен нәрсә яктырак һәм матуррак була.

Сугыш алласы Тюр, дөнья хөкемдары һәм диңгез албастысы Гимир апасының улы, Асларның өченчесе һәм иң батыры. Ул бер куллы, чөнки уң кулын аллаларны куркыныч албастыдан коткару сәбәпле югалта. Ләкин бу Тюрга оста сугышчы булырга комачауламый.

Хеймдалль — аны шулай ук Зирәк Ас дип йөртәләр — Бифрёст күперенең ышанычлы сакчысы. Ул көндез дә, кич тә йөз километр ераклыкка күрә һәм басуда чирәм, сарыкта йон үскәнен ишетә ала. Зирәк Ас кошлардан азрак йоклый һәм йокысы кошларныкы кебек сак. Аның тешләре чиста алтыннан, ә билбавыннан тавышы бөтен илгә ишетелә торган алтын быргы салынып тора.

Браги — шагыйрьләр һәм скальдлар алласы. Башка беркем дә аның кебек шигырьләр һәм җырлар иҗат итә алмый. Шагыйрь булырга теләүчеләр аның ярдәмен сорарга тиеш.

Ход, яисә сукыр Ас, Тюр, Хеймдалль һәм Браги кебек үк Одинның улы. Ул бик көчле һәм беркайчан да Асгардтан китми, үзенең йортыннан да сирәк чыга.

Видар дигән алланы Сүзсез Ас дип йөртәләр, чөнки ул, акыллы һәм батыр булуга карамастан, күп сөйләшергә яратмый. Ул Один һәм албасты хатын Гридның улы, һәм Тор шикелле диярлек көчле.

Вали корал белән эш итү буенча алдынгылардан һәм сугышларда Тюрдан калышмый, әмма ул начар киңәшче һәм бик акыллы түгел.

Торның үги малае Улль — уктан иң яхшы атучы санала. Аның уклары цельгә, ул ничек кенә ерак һәм кечкенә булмасын, һичшиксез барып тия. Улль шулай ук иң оста чаңгыда йөрүче. Аннан бу осталыкка кешеләр дә өйрәнгән.

Алла Нйодр — Ас түгел. Ул Ваннар нәселеннән. Ул диңгездә йөрүчеләргә химая итә, һәм аңа җилләр, диңгезләр буйсынган. Нйодр Аслардан иң бае, һәм башка Ваннар кебек үк, бик мәрхәмәтле.

Аның улы Фрейр, җәй алласы, матурлык буенча Бальдрдан калышмый, һәм атасы кебек үк киң күңелле. Фрейр кешеләргә мул уңышлар алып килә. Ул сугышлар һәм талашлар яратмый һәм җирдә кешеләр арасында тынычлыкны саклый.

Аллаларның соңгысы, хәйләкәрлек алласы Локи, Ас та, Ван да түгел. Ул албастылар нәселеннән, әмма Аслар күптән инде аның акылы һәм хәйләкәрлеге аркасында аңа Асгардта яшәргә рөхсәт иткән. Локи озын буйлы, батыр һәм матур, ләкин явыз һәм мәкерле. Үзенең шаяртулары белән ул Асларны еш кына куркыныч астына куя, ләкин тапкырлыгы белән аларны коткара да. Хәйләкәрлек алласыннан яманны да, яхшыны да күрергә була, шуңа күрә беркем дә аңа ышана алмый.

Асгардта яшәүче алиһәләр патшабикәсенә килгәндә, ул да булса Одинның хатыны Фригг. Ул дөнья хөкемдары шикелле үк акыллы, ләкин беркайчан да үзенең нәрсә белгәнен әйтми. Үзенең ире кебек ул да җиргә төшә һәм, икенче төрле киенеп, кешеләрнең кайгы-борчуларына игътибар итеп, алар арасында йөри.

Нйодрның кызы һәм Фрейрның апасы, мәхәббәт алиһәсе Фрейя — аны шулай ук, Ваннар нәселеннән булу сәбәпле, Ванадис дип тә йөртәләр — Асгардта Фриггтан соң беренче алиһә. Матурлык буенча аңа тиң кеше беркайда да юк. Ул шундый киң күңелле — һәрберсенең кайгысын уртаклаша. Фрейяның лачын каурыйларыннан эшләнгән киеме бар. Аны киеп ул болытлар өстеннән очып йөри. Шулай ук аның Бризингамен дигән искиткеч матур муенсасы бар. Ә елаганда аның күзләреннән алтын яшьләр тама.

Брагиның хатыны назлы Идун — мәңгелек яшьлек алиһәсе. Ул тыйнак һәм тыныч, ләкин аннан башка Аслар исән булмаслар иде инде. Идунның мәңгелек яшьлек алмалары тутырылган кәрзине бар. Ул аллаларны шул алмалар белән сыйлый. Бу кәрзин тылсымлы: ул беркайчан да бушамый, чөнки алма алу белән, анда шундук яңасы барлыкка килә.

Алиһә Эйр — табиблар химаячесе. Ул барлык авыруларны һәм яраларны дәвалый.

Торның әнисе Йорд — җир, хатыны Сиф — уңдырыш алиһәсе. Матурлыгы белән Сиф Фрейядан калышмый, ә аныкы шикелле чәчләр дөньяңа беркемдә дә юк.

Алиһә Лефн — өйләнешүчеләрнең химаячесе. Син исемле алиһә кешеләрнең йортларын караклардан саклый, ә Сйофн кешеләр тату яшәр өчен тырыша.

Хакыйкать алиһәсе Вар кешеләрнең антларын тыңлый һәм язып бара, ә Фулла, Сага, Глин һәм Гна алиһәләре Фригг алиһәсенә хезмәт күрсәтәләр һәм йомышларын үтиләр.

Аллалар һәм алиһәләрдән башка, Асгардта гүзәл сугышчы-кызлар яисә валькирияләр тора. Аларның әйдәп баручысы — алиһә Фрейя. Валькирияләр күренмичә генә һәрбер сугышта катнашалар, аллалар җиңү биргән кешеләргә отарга булышалар. Сугышта һәлак булганнарны Вальгаллага алып китеп, аларга табын алдында хезмәт күрсәтәләр.

Асгард менә шулай оештырылган. Аслар турында мәгълүмат алганнан соң, аларның искиткеч эшләре, Торның батырлыклары, Локиның мәкерлекләре һәм башкалар турында укып китик.


Локиның балалары


Бервакыт, Аслар белән албастылар сугышына кадәр, Локи, дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, Йотунхеймга барып кергән. Һәм анда Ангрбода исемле хатын-кыз албасты белән өч ел торган. Бу вакыт эчендә ул аңа өч бала тудырган: Хель исемле кыз, елан Йормундгад һәм бүре баласы Фенрир. Асгардка кайткач, Локи албастыдар илендә булганын беркемгә дә сөйләми. Әмма бар нәрсәдән дә хәбәрдар Один, Локи балалары турында белеп, Урд чыганагына күрәзәче норналардан киңәш сорарга китә.

— Карагыз, карагыз, зирәк Один үзе үк безгә килгән! Әмма ул бездән начар хәбәрләр ишетәчәк, — аны күрү белән өлкән норна сүз кузгата.

— Бездән ишеткән хәбәр аның тынычлыгын бозачак, — дип өсти уртанчы норна.

– Әйе, ул безгә Локи һәм Ангрбода балалары турында ишетергә килгән, — дип раслый норналарның кечесе.

– Әгәр минем ни өчен килгәнемне беләсез икән, мин теләгән сорауга җавап бирегез алайса, — ди Один.

— Без сиңа җавап бирербез, — ди Урд. Ләкин син безнең сүзләребезне ишетмәсәң яхшырак булыр. Локиның балалары аллаларга күп михнәтләр алып килер.

— Аларның икесе сиңа һәм синең өлкән улыңа үлем китерер, ә өченчесе сездән соң патшалык итәчәк, һәм аның патшалыгы караңгылык һәм үлем патшалыгы булачак, — дип өсти Верданди.

– Әйе, бүре — сине, ә елан Торны үтерәчәк, ләкин алар үзләре дә үләчәк, ә өченчесенең патшалык итүе кыска булачак: тереклек үлемнән өстен чыгачак, ә яктылык — караңгылыктан, — ди Скульд.

Кайгылы һәм борчулы булып кайта Один Асгардка. Монда ул бөтен аллаларны җыеп, аларга норналар әйткәнен сөйли, ә Торны Локиның балалары артыннан Йотунхеймга җибәрә. Аслар Одинны хәвеф белән тыңлыйлар, әмма Тор үзенең арбасында Хель, Йормундгад һәм Фенрирны алып килгәч, тагын да куркалар.

Әле яшь кенә Хель үзенең олы әнисеннән ике башка зур булган инде. Аның битенең һәм гәүдәсенең сул ягы кызыл төстә, ә уң ягы — кап-кара, әйтерсең мәңгелек төн иленең йолдызсыз күге. Елан Йормундгад, Ангрбоданың икенче кызы, әле үсеп өлгермәгән — озынлыгы илле адымнан да күп түгел — әмма аның авызыннан агу саркып тора, ә аның салкын ачык яшел күзләре аяусыз явызлык белән ялтырап тора. Апалары белән чагыштырганда, аларның энекәше Фенрир зарарсыз күренә иде. Буе аның бүренеке кебек, ягымлы һәм шаян ул аллаларга ошый, һәм алар аны үзләренә карата куркынычсыз дип саный.

Один, үзенең тәхетендә утырган килеш, игътибар белән бөтенесен карап чыга.

— Тыңла әле, Хель, — ди ул. Син шундый зур һәм көчле, без сиңа патшалык итәргә бер ил бирербез. Ул ил җир астында тирәндә, хәтта Свартальфхейм астында. Анда үлгәннәрнең, безнең белән Вальгаллада яшәргә лаек булмаганнарның җаннары тора. Шунда бар һәм башка беркайчан да җир йөзендә күренмә.

— Мин риза, — ди Хель, башын иеп.

— Син, Йормундгад, — дәвам итә Один, — дөнья диңгезенең төбендә торырсың. Анда синең өчен күп урын һәм азык булыр.

— Мин риза, — ди Йормундгад, бөтерелеп.

– Ә син, Фенрир, — ди Один, бүре баласына карап, безнең белән Асгардта калырсың һәм без сине үзебез тәрбияләрбез.

Фенрир берни дә әйтми: ул әле кечкенә, акылсыз һәм сөйләшә дә белми иде.

Шул ук көнне Хель үлеләр патшалыгына китә. Ул анда һаман да үлеләр җаннары белән идарә итә һәм үткен күзләре белән аларны иреккә чыкмасын, дип карап йөри.

Елан Йормундгад дөнья диңгезенең төбенә төшә. Ул анда үсә төшкәч, бөтен җирне уратып ала һәм башын үзенең койрыгына куя. Шуннан соң аны Мидгард еланы ягъни “Дөнья еланы” дип йөртә башлыйлар.

Фенрир ел буе Асгардта яши, әмма ул да сәгать саен үсә бара. Һәм озакламый шаян бүре баласыннан шундый албастыга әверелә ки, сугыш алласы Тюрдан башка беркем дә аның янына килергә батырчылык итми иде.

Шул вакытта Аслар Фенрирны бәйләп куярга булалар. Бер ай буе баш ватканнан соң, ниһаять Фенрирны тотып торырлык (алар уйлавынча) богау ясыйлар. Бу богау Лединг дип атала һәм дөньяда иң калыны булып санала. Аллалар моны бүре баласына алып киләләр дә әйтәләр:

— Син үстең инде, Фенрир. Сиңа үзеңнең көчеңне сынап карарга вакыт җитте. Менә бу богауны өзеп ташласаң, син безнең белән Асгардта яшәргә лаек.

Фенрир Ледингны җентекләп карый да әйтә:

— Яхшы, кидерегез муеныма богауны.

Канәгать Аслар, шундук аның теләген кабул итеп, аңа богау кидерәләр.

— Хәзер читкәрәк китеп торыгыз, — ди бүре баласы.

Шулай итеп Фенрир, бераз күтәрелеп, башын селкетеп ала да, һәм Лединг, шундук өзелеп, кисәкләргә тарала.

— Менә күрәсезме, мин сезнең белән яшәргә лаек, — дип әйтә Фенрир горур итеп.

– Әйе Фенрир, син безнең арабызда яшәргә лаек, — дип җавап бирәләр курыккан Аслар, бер-берсенә каранып. Һәм тизрәк икенче богау ясарга китәләр.

Бу юлы алар өч ай буе эшлиләр, һәм алар ясаган богау, Дромми, Ледингтан өч тапкыр калынрак булып чыга.

— Монысын инде ул өзә алмас, — дип шатланып Аслар богауны бүре баласына алып китәләр.

Әмма Фенрир аларны сәламләү нияте белән торгач, аллаларның сөенече шундук юкка чыга, чөнки бүре баласының сырты инде Вальгалла түбәсеннән калкып тора иде.

Дроммины күргәч, Фенрир аны, Ледингны караган кебек, игътибар белән карап чыга.

— Сезнең яңа богавыгыз элеккесеннән тагын да калынрак, әмма минем көчем дә артты һәм мин зур теләк белән аны сынап карыйм.

Һәм ул аллаларга муенын суза. Аслар аңа богау кидереп тә өлгерми, Фенрир башын бераз читкә боруы була, богау шундук өзелеп җиргә коела.

Коточкыч хәлдән гаҗәпкә калган аллалар янә киңәшмәгә җыелалар.

— Безгә өченче богауны ясаудан мәгънә юк, — диләр алар. Без аны ясаганчы, Фенрир тагын да зуррак үсәчәк һәм аны да шулай ук җиңел өзәчәк.

— Ярый, алайса гномнардан ярдәм сорыйк, — ди Один. Бәлки алар без булдырмаган әйберне җиренә җиткерерләр.

Шулай итеп Асларның хәбәр йөртүчесен Скирнирны Свартальфхеймга җибәрәләр.

Одинның йомышын ишеткәч, гномнар озак кына богауны кайсы металлдан ясарга микән дип киңәшләшәләр. Шуннан соң иң өлкәне әйтә:

— Без аны металлдан түгел, ә тауларның тамырларыннан, песи адымнарының тавышыннан, хатын-кызлар сакалыннан, кошларның төкерегеннән, балыкларның тавышыннан һәм аюларның сеңереннән ясарбыз һәм, минем уйлавымча, мондый богауны хәтта Фенрир да өзә алмас.

Шулай булды да, ике айдан соң Скирнир аллаларга өлкән гном киңәше белән эшләнгән Глейпнир дигән богау алып килә. Шуннан бирле песи адымнары хәзер тавышсыз, хатын-кызлар — сакалсыз, тауларның тамырлары юк, кошларның — төкереге, аюларның — сеңере, ә балыкларның — тавышы.

Аслар Глейпнирны беренче тапкыр күргәч, бик гаҗәпләнәләр. Бу богау кулдан да юанрак түгел, ефәк шикелле йомшак, әмма аны ныграк тарткан саен, ул чыдамлырак була. Хәзер инде аны Фенрирга кидерергә генә кала. Ләкин аллалар башта аны беркемгә дә зыян китермәсен өчен, дөнья диңгезендә урнашкан Лингви утравына алып барырга булалар.

— Син соңгы һәм иң мөһим сынау алырга тиешсең. Әгәр булдырсаң, синең даның бөтен дөньяга таралачак, әмма моның өчен син безнең белән барырга тиеш.

— Мин әзер, — дип ризалаша Фенрир.

Әмма Аслар аны утрауга алып килгәч һәм богауны аңа ябарга дигәндә, Фенрир ачулы итеп тешләрен ыржайта.

— Бу богау шундый нечкә, әгәр ул тылсымлы түгел икән, аны өзү берни дә тормый. Әгәр ул тылсымлы булса, минем көчемә карамастан, мин аны бәлки өзә дә алмам, — ди Фенрир. Димәк, я мин бернинди данга да ия булмыйм, я мин сезнең тоткыныгызга әйләнәм.

— Син ялгышасың, Фенрир, — дип каршы килә Один. Әгәр син безнең богауны өзә алмыйсың икән, димәк син көчсез, һәм безгә синнән куркырга кирәкми һәм без сине азат итәбез. Әгәр син аны өзсәң, син берни дә югалтмыйсың.

— Сәер әйберләр сөйлисең син, — дип көлеп куя бүре баласы. Яхшы, мин сезгә рөхсәт итәм, ләкин сезнең берегез залог итеп минем авызга уң кулын куйсын.

Аслар башларын ияләр, әмма Тюр гына куркусыз алга чыга.

— Мин риза, — ди ул һәм кулын Фенрирның авызына тыга.

Теге сак итеп кенә үзенең үткен тешләре белән аны кыса.

– Ә хәзер миңа богауны кидерегез, — ди ул тыныч кына.

Аллалар иркен сулап куялар, ләкин Тюрга куркынычлык белән карыйлар. Бүре баласының муенына Глейпнир салалар, ә икенче ягы алдан кыяга беркетелгән була. Фенрир башын селкетеп ала, аннары богауны бөтен көченә тартып-сузып карый, ләкин гаҗәп богау өзелми.

— Юк, — ниһаять яртылай буылган Фенрир карлыккан тавыш белән, — мин моны өзә алмыйм, азат итегез мине! — ди.

Аслар урыныннан да кузгалмый.

– Ә, шулаймы, димәк, сез мине алдадыгыз! — ярсулы ырылдый Фенрир.

Бер хәрәкәт белән Тюрның кулын тешләп өзеп, калган Асларга ташлана. Каршысына Хеймдалль чыгып, авызына кылыч чәнчеп куя. Шулай итеп Фенрир авызын яба алмыйча кала.

Берәүләр Тюрның кулын бәйләп калалар, калганнар Фенрир бәйләнгән кыя ташны алып, аларны тирән итеп җир астына төшерәләр. Хәзер дә бу куркыныч бүре анда яши, үсә, көч җыя һәм норналарның алдан әйткәнен көтеп ята.

Шулай итеп Аслар озак вакытка Локиның балаларыннан котылалар.


Сифның чәчләре


Инде әйтеп кителгәнчә, Торның хатыны, уңдырыш алиһәсе Сиф, гүзәллеге белән Фрейадан гына калыша иде, әмма искитәрлек чәчләре белән Сиф даны бөтен дөньяга таралган була. Алга таба моның турында тулырак сөйләп китәрбез.

Борын заманда Сифның озын сары чәчләре булган. Ул алар белән бик горурланган, ләкин бервакыт Локи, Торга көнчелек итеп, Сиф йоклаганда, аның булмәсенә кереп, алиһәнең чәчләрен кисеп ташлаган. Хәйләкәр алла әле ерак китмәгән була, Сиф шундук уянып, чәчләренең юклыгын аңлап, Торны чакыра башлый. Тор җитез генә килеп җитә дә, хатынын күргәч, гаҗәпләнүеннән таңга кала. Ләкин озакламый эшнең нәрсәдә икәнен белеп, гаҗәпләнүе ярсуга әйләнә. Тор мондый усал шаяртуның кем тарафыннан эшләнгәнен сизеп, Локины эзләргә китә.

Үзенең шаяруы белән бик канәгать булып, Локи, Ротатёск тиененең сикерүләрен карап, тыныч кына Лерад агачы астында утыра иде. Берзаман кинәт кенә аның алдында баһадир Асның сыны пәйда була.

–Үлемгә әзерлән, Локи, — дип яңгырый ул.

— Кызган мине, Тор! — дип үтенә Локи. — Зинһар кызган, мин барысын да кире кайтарам, — ди.

— Син алдыйсын, ялганчы! Ничек син аңа чәчләрен кайтара аласын? — дип каршы килә Тор.

— Мин хәзер үк гномнарга китәм, — ди Локи. Син бит беләсең, алар бик яхшы әйберләр ясыйлар. Алар чәчләр дә ясый алачак, хәтта чиста алтыннан. Ант итәм!

Тор белә иде: хәтта үтә ялганчы Локи да антын бозарга батырчылык итмәячәк. Шуңа күрә ачуын тыеп, хәйләкәр алланы җибәрергә була.

Локи, канәгать булып, гномнар иленә юнәлә.


Бу җир астында яшәүче халык арасында күп кенә күренекле осталар бар иде, әмма алар арасында бертуган Ивальдилар дан тота. Локи нәкъ шуларга юл тотарга була. Аның йомышын ишеткәч, бертуган гномнар бик сөенәләр. Алар инде күптәннән аллаларга үзләренең искиткеч осталыкларын күрсәтергә ашкыналар иде. Шулай итеп, алар шундук эшкә керешәләр. Бер сәгать тә үтми, Сиф өчен чәчләр инде әзер була. Озын һәм калын алар пәрәвездән дә юкарак иде. Иң гаҗәеп нәрсә шунда: аларны башка кую белән, алар шундук аңа ялганып үсә башлыйлар, әйтерсең лә чын чәчләр, гәрчә алтыннан булсалар да.


Җиңел сулап куеп, Локи аларны инде Торга китереп бирмәкче була, ләкин аны гномнарның берсе туктата.

— Көт әле бераз, без әле эшебезне бетермәдек, — ди ул.

Локи кала, ә өлгер гномнар тагын үзләренең кечкенә чүкечләре белән шакылдата башлыйлар. Бераздан алар озын, затлы рәсем белән капланган сөңге һәм кораб ясап чыгаралар. Сөңге Гунгнир дип атала. Аның тылсымлы үзенчәлеге бар: ул бер ялгышсыз теләсә кая тия ала, хәтта иң нык калканнарны, кылычларны вата ала. Аннан да искитәрлек “Скидбладнир” исемле кораб иде. Ул кайсы якка йөзеп барса да, җил һәрвакыт аның уңаена исә. “Скидбладнир” дөньяда иң зур кораб, ләкин шул ук вакытта ул шундый җыйнак булып җыелган, хәтта аны куенга тыгып була.

Корабны, сөңгене һәм чәчләрне алып, бертуган Ивальдиларның өлкәне, боларны Локига биреп, болай ди:

— Бу әйберләр — бездән аллаларга бүләк. Син аларны Асгардка илт һәм сөңгене — Одинга, корабны — Фрейрга, ә чәчләрне Торга бир.

Локи гномнарга рәхмәт әйтеп, бүләкләрне ала да һәм, шатланып, өенә кайтып китә. Инде җир асты иленең чигенә җиткәндә генә, кинәт бер тау куышында гном Брок һәм абыйсы Синдрины күрә һәм аларны үртәмәкче була.

– Әй, сез, булдыксыз осталар! — дип кычкыра ул. — Карагыз бу затлы әйберләргә, менә ничек эшләргә кирәк, үрнәк алыгыз…

Гном Синдри оста һәм тәҗрибәле иде. Ул игътибар белән чәчләрне, корабны һәм сөңгене карый да әйтә:

— Сүз юк, алар яхшы эшләнгән, ләкин мин тагын да әйбәтрәк нәрсә ясый алам.

— Син бары тик мескен мактанчык! — ди Локи. Синең осталыгың Ивальдиларныкына тиң түгел! Башымны синең башыңа каршы бәхәскә куям, син бу затлы әйберләрдән яхшырак нәрсә ясый алмыйсың.

— Ярый, — дип тыныч җавап бирә Синдри, — безнең башларны бәхәскә куйыйк. Ләкин кисәтеп куям, син үзеңнең башыңны югалтачаксың. Ә хәзер көтеп тор, белерсең минем нинди “мактанчык” икәнемне.

Бу сүзләр белән Синдри тау куышында булган үзенең һөнәрханәсенә керә дә учакка алтын кисәге куя. Һәм үзенең абыйсына тимерче күреген бертуктаусыз өрдертеп торырга куша.

— Исеңдә тот: әгәр бер мизгелгә генә туктасаң, эш харап була, — ди ул Брокка һәм чыгып китә.

Шул арада Локи инде үзенең ни кылганына үкенә башлый, һәм ничек кенә булмасын, Синдрига җиңәргә комачауларга була. Ул чебенгә әверелә һәм Брокның йөзенә кунып, аны кытыклый башлый. Брок чыраен сыта, башын селкетә, ләкин эшен калдырмый. Озакламый һөнәрханәгә Синдри килә, һәм Локи үзенең гадәттәге кыяфәтенә керә.

– Әзер, — ди Синдри. Ул тимерче учагына килеп, аннан алтын йөзек чыгара. Моннан да матуррак йөзекне Локиның күргәне булмаган иде. Бу йөзек Драупнир, — дип дәвам итә Синдри. — Моны кигән затка ул һәр тугыз көн саен сигез шундый ук йөзек барлыкка китерәчәк.

— Шактый яхшы эшләнгән, — ди Локи, — ләкин Ивальдиларның кораб белән сөңгесе тагын да яхшырак.

Синдри берни дә җавап бирми. Ул тимерче учагына иске дуңгыз тиресен салып, абыйсына эшен туктатмаска дигән боерыгын кабатлап, чыгып китә. Локи кабаттан чебенгә әйләнеп, тагын да катырак Брокның башын, муенын, битләрен тешләргә һәм кытыкларга керешә. Брок кысла кебек кып-кызыл була.

Ул тиргә бата һәм, кулын күтәреп, бәйләнчек чебенне куудан көчкә тыелып кала. Ниһаять, чыдар хәле калмаган дигәндә, һөнәрханәгә Синдри керә, һәм аның каршысына тимерче учагыннан алтын йонлы зур кабан килеп чыга.

— Бу — Гулинн-бурсти кабан дуңгызы, — ди гном. — Ул Одинның сигез аяклы айгыры кебек җитез, һәм үзенең җайдагын урманнар, диңгезләр, таулар аша шома юлдан барган шикелле җиңел алып бара ала.

— Яхшы кабан дуңгызы, — ди Локи, — ләкин Гунгнир сөңгесе яхшырак.

Синдри хәзер дә берни җавап бирми. Ул тимерче учагына зур тимер кисәге сала да, тагын абыйсын берүзен калдырып, чыгып китә. Локи, үзенең башына куркыныч янавын сизеп, чебен килеш Брокка тагын да ачурак ташлана. Ул, аның нәкъ күзенә кунып, бик каты тешли башлый. Брок авыртудан кычкырып җибәрә. Түзә алмыйча, Брок, эшен ташлап, күзенә тотына. Ләкин шул ук минутта ишектә Синдри күренә. Ул, тиз генә тимерче учагына барып, аннан авыр зур тимер чүкеч чыгара.

— Бу Мйольнир дигән чүкеч, — ди гном Локига. — Дөньяда аның сугуына чыдый торган әйбер юк, ә цельгә тигәч, ул кире хуҗасына кайта. Әйт инде хәзер, Ивальдилар ясаган кайсы әйбер моңа тиң?

— Аллаларга барып сорыйк. Алар кем җиңгәнен хәл итсен, — ди Локи.

Синдри ризалаша. Ул — чүкечне, йөзекне һәм кабан дуңгызын, ә Локи чәчләрне, сөңгене һәм корабны ала да, икәү юлга чыгалар.

Берничә сәгатьтән соң алар Урд чишмәсенә киләләр. Аның янында аллалар хөкем чыгара торган булган. Локи белән Синдри бер калкулык башында Один, Фрейр һәм Торны күрәләр. Локи, алга чыгып, Одинга — Гунгнир сөңгесе, Фрейрга — “Скидбладнир” корабы, ә Торга — Сиф өчен алтын чәчләр бирә. Аннары аллалар каршына Синдри килә. Ул Локи белән бәхәстә булганын сөйли һәм Одинга — Драупнир йөзеге, Фрейрга — Гуллин-бурсти кабан дуңгызы, ә Торга — Мйольнир чүкече тапшыра. Аллалар озак киңәшләшми. Алар бердәм рәвештә Мйольнирны албастыларга каршы иң яхшы сугыш коралы дип игълан итәләр һәм шулай итеп Синдрины җиңүче итеп таныйлар.

— Башың белән саубуллаш, Локи, — ди гном канәгатьләнеп. Хәзер мин аны кисеп ташлыйм.

— Башта мине куып тот, ә моның өчен миннән тизрәк йөгерергә кирәк, — ди Локи көлеп.

Шулай дип Локи үзенең канатлы сандалларын киеп, җил кебек юк була.

— Бу дөрес түгел, — дип кычкыра Синдри. — Тот аны, Тор. Ул миңа башын оттырды һәм миңа аны бирергә тиеш.

Дөреслек Синдри ягында иде, һәм Тор Локиның артыннан куа китә. Локи ничек кенә тиз чапмасын, Тор аны куып тота. Ярты сәгать тә үтми, Тор Локины үзе артыннан өстерәп алып килә.

— Хәзер син миннән кача алмассың! — дип сөенеп кычкыра Синдри, качкынга таба пычак белән килеп.

— Тукта! — ди Локи. — Тукта! Мин сиңа башымны гына оттырдым, муенымны түгел. Син аңа тия алмыйсың.

Синдри туктап, уйланып кала. Ниһаять болай ди:

— Син бик хәйләкәр һәм башыңны коткарып калдың, чөнки муеныңа тимичә, мин башыңны кисә алмыйм. Ләкин син җәзасыз китмисең, хәзер мин синең ялган сөйләүче авызыңны тегеп куям, һәм син башка мактана алмассың.

Синдри Локиның авызын тегеп куя да, аллаларга рәхмәт әйтеп, кайтып китә. Озак та үтми, Локи азат ителә дә тагын такылдарга һәм мактанырга тотына.

Аллалар моның өчен аңа ачу тотмый. Ничек кенә булмасын, Локи аркасында Один — искиткеч йөзек, Фрейр — гаҗәп кабан, ә Тор — бердәнбер, албастыларны куркытып тора торган чүкечкә ия була.

Сиф та Локига үпкәләми. Локи рәхмәте белән дөньяда иң матур чәчләр анда иде.


Поэтик бал


Асгардтан көнбатышта борын заманнан ук куәтле һәм игелекле затлар Ваннар патшалыгы Ванахейм урнашкан. Бу затлар беркемгә дә зыян китерми. Ваннар үзләренең патшалыгыннан сирәк чыгалар һәм аларга кешеләр һәм албастылар белән очрашырга туры килми.

Аслар белән Ваннар озак еллар буе татулыкта яши. Ләкин Йотунхеймнан норналар килгәч, һәм бай чор тәмам булгач, Аслар күршеләренең байлыкларына көнчелек белән карыйлар һәм аларны талап алырга булалар.

Гномнардан Мйольнир алгач, Тор көнчыгышка албастылар белән сугышырга китә. Ә Один, өлкән улының Асгардка Гримтурсеннарны китертмәвен белеп, аллаларны җыя да Ванахеймга китә.

Ваннар аллалар каршына батырларча чыга, ә Один, аларга үзенең сокландыргыч сөңгесен атып, дөньяда беренче алтын аркасында үтерү кыла. Шулай итеп норналарның тагын бер алдан әйткән сүзе чынга аша: аллалар кан түгә, әмма моның өчен иртәме, соңмы аларга үзенекен бирергә туры киләчәк.

Аслар белән башлап җибәргән сугыш аларга байлык та, дан да китерми. Бердәм һәм ирек сөючән Ваннар һөҗүмне кире кайтара, һәм аллаларны кире Асгардка куа. Шуннан соң Аслар Ваннар белән татуланалар һәм тоткыннар белән алышырга карар кылалар. Аллалар — Генирны, ә Ваннар Нйодр белән аның ике баласы — Фрейр һәм Фрейяны — җибәрәләр. Моннан соң барлык Аслар һәм Ваннар, мәңгелек татулык хөрмәтенә зур алтын савытка төкереп, аннан Квазир кәрләне барлыкка китерәләр.

Үзендә аллаларның һәм Ваннарның барлык акыл һәм белемен берләштергән Квазир дөньяда иң белемле һәм акыллы зат була. Ул барлык фәннәрдә тирән белемле һәм барлык телләрдә сөйләшә торган була. Җиргә төшеп ул, берникадәр кешеләр арасында йөри, аларга үзенең белемен тапшырмакчы була. Ләкин кешеләр байлык турында гына уйлый. Алар сатулык алып баралар, урлашалар, сугышалар һәм кеченә фикер иясен тыңламыйлар. Шуннан соң Квазир Свартальфхеймга, кара гномнарга китә, ләкин алар да алтын, көмеш, асылташлар җыю белән мәшгуль була. Әле бер, әле икенче гномнар өенә барып, Квазир ниһаять ике туган абыйларга — Фйаляр һәм Галярга килә.

— Мин сезне теләсә нинди фәнгә яисә осталыкка өйрәтә алам, — ди ул. — Әйтегез, нәрсә белергә телисез?

— Син шундый белемле мени? — дип сорый гномнар.

— Мин дөньяда иң акыллысы! — дип горур җавап бирә кәрлә.

— Алайса безгә дөньяның корылышын сөйләп бир, — диләр туганнар.

Тыңлаучыларны тапканга сөенеп, Квазир Игдрасиль корычагачы, Асгард һәм аның затлы сарайлары, аллалар һәм албастылар, норналар турында сөйләп китә.

— Бу кәрлә чыннан да күп нәрсә белә, — дип шыпырт кына әйтә Фйаляр абыйсына. — Аның каныннан безне дә акыллы итәрлек эчемлек ясарга була.

— Син хаклы, — ди Галяр.

Квазир үзенең сөйләвен дәвам иткәндә, бертуган гномнар аны һәлак итәләр. Шуннан соң аның канын бал белән бутап, ике чүлмәккә һәм казанга тутыралар. Бу кушылмадан ясалган эчемлекнең искиткеч үзенчәлеге була: моны эчеп караган һәрбер кеше оста шагыйрьгә әйләнә. Шуның өчен бу эчемлек “поэтик бал” дип атала торган була.

Аллаларның үч алуыннан куркып, гномнар җинаятен яшерәләр. Алар шундый гайбәт тараталар: янәсе кәрлә үзенең акылыннан тончыгып үлгән, чөнки дөньяда акылы белән уртаклашыр кеше булмаган имеш. Әмма Квазирның үлеме сер булып озак ятмый. Озакламый гномнарга албасты Гиллинг кунакка килә, һәм алар аңа “поэтик бал” белән мактанудан тыелып кала алмыйлар.

— Бирегез миңа да балны кабып карарга, — дип сорый албасты.

— Юк, — диләр абыйлар. — Бу бал кыйммәт, без аны бушлай бирергә теләмибез.

— Яхшы, мин аның өчен күп итеп алтын бирәм, — ди Гиллинг.

Албасты инде китәргә җыенганда, гномнар үкенәләр, һәм аларның серен ачар дип куркып, аны да үтерергә телиләр.

— Тукта әле, — диләргномнар. — Без бүген көймәдә йөзмәкче идек. Әйдә безнең белән.

Гиллинг бик теләп ризалаша, ә туганнар, аның йөзә алмавын белеп, тирән җиргә йөзеп киләләр дә, көймәне әйләндерәләр. Шулай итеп албасты суга бата.

Фйаляр белән Галяр яхшы йөзә беләләр иде һәм алар уңышлы гына яр буена йөзеп киләләр. Әмма монда аларны Гиллингның өлкән улы Гуттунг көтеп тора. Тау башында басып торып, ул гномнарның әтисен үтергәнен күргән, хәзер үч алырга җыена иде.

— Сез кунагыгыз үлгән кебек вафат булачаксыз! — дип кычкыра ул ачулы итеп. — Мин икегезне дә кыяга бәйләп куям. Сезне я диңгез йотачак, я кояш ташка әйләндерәчәк.

— Кызган! — дип ялвара башлый туганнар. — Безнең гомер өчен без сиңа аллаларда да булмаган “поэтик балны” бирербез. Бер йотым белән син искиткеч шагыйрьгә әйләнәчәксең.

– Әгәр сезнең чыннан да шундый бал бар икән, мин аны әтинең үлеме өчен йолым итеп кабул итәргә әзер, — ди Гуттунг. Әмма сез аны миңа соңгы тамчысына хәтле бирергә һәм аны ничек ясаганыгызны әйтеп бирергә тиеш.

Гномнар ирекле-ирексез аның шартларын кабул итәләр. Гуттунг, “поэтик бал”ны алып, өенә кайтып китә. Монда ул аны граниттан булган тирән тау куышына яшерә, ә керү урыны янына кызын Гунледны утырта.

Гуттунг һәм аның кызыннан Квазир үлеме һәм “поэтик бал” турында әкренләп бөтен албастылар белә. Ә тагын берничә көннән соң Одинның козгыннары һәм бүреләре бу хәбәрне Асгардка җиткерәләр.

Один шундук Фйаляр белән Галярга җәза бирергә боера, ә үзе шул вакытта “поэтик бал”ны Вальгаллага алып килергә була.

Ярлы юлчы киемен киеп, ул озак итеп Йотунхейм аша бара. Берзаман зур болын күрә, ә анда тугыз албасты печән чаба. Бу Гуттунг энесе Баугиның хезмәтчеләре була. Один күреп ала: иртәнге вакытка карамастан, алар шабыр тиргә баткан булалар.

— Ни өчен сез шулай нык ардыгыз? — дип сорый ул. — Сезнең эшегез катлаулы түгел бит.

— Безнең чалгыларыбыз бик кыршылган, — дип җавап бирә аңа албастыларның берсе, — без инде күптән бу болындагы печәнне чабып бетерер идек.

— Мин сезгә булыша алам, — ди Один, куеныннан кайрак таш чыгарып. — Менә карагыз! Бу таш белән сезнең чалгыларны аз гына ышкысак, алар тагын үткен булачак.

— Бир аны миңа! — дип кычкыра бер албасты.

— Юк, миңа! — дип каршы килә икенчесе.

— Юк, миңа! Юк, миңа! Юк, миңа! — дип кычкыралар калган печән чабучылар бертавыштан.

— Бу таш иң җитезенә булсын, — дип Один бөтен көченә ташны өскә ыргыта.

Албастылар аны тотарга ташланалар, аннары ташны бер-берсеннән тартып алырга тырышалар, соңыннан, чалгыларын кулланып, бер-берсе белән сугышып бетәләр. Гримтурсеннар шундый ярсулы сугышалар, ун минут та үтми, алар инде җирдә үле килеш яталар.

Көндез болынга Бауги килә дә, үлгән хезмәтчеләрен күреп, башына тотына.

— Нинди кайгы! — ди ул. — Кем хәзер печән чабачак һәм иген урачак? Каян табыйм мин яңа эшчеләрне?

— Борчылма, — ди Асларның өлкәне, аның янына килеп. — Әгәр теләсәң, мин сиңа җәй буе хезмәт итәрмен, һәм берүзем тугыз эшче кебек эшләрмен.

Албасты гаҗәпләнеп Одинга карый.

— Син шундый кечкенә һәм минем эшчеләремне алмаштырырга телисең? — дип сорый ул. — Исемең ничек соң синең?

— Минем исемем Больверк, — ди дөнья хөкемдары. — Кечкенә булсам да, әйткән сүземне үтиячәкмен.

— Эшең өчен нәрсә телисең? — дип сорый Бауги икеләнеп.

— Синең абыеңда булган балның бер йотымын гына эчсәм иде, — ди Один.

— Мин сиңа моны өметли алмыйм, — ди албасты. — “Поэтик бал” Гуттунгныкы, һәм ул аны беркемгә дә эчәргә бирми.

— Алайса миңа аны алуда булышырга ант ит, — дип таләп итә Один.

— Ярый, — дип ризалаша албасты. — Мин сиңа ант итә алам. Үземнең дә күптән аны татып карыйсым килә. Балны алсак, без аны икебезгә бүлербез.

Шулай итеп килешәләр. Один Баугида көзгә кадәр кала һәм тугыз эшче кебек эшли. Ул болында печәнне чабып бетерә, басуда иген ура, ашлык суга һәм аны амбарга илтеп сала. Ниһаять агачлардан соңгы яфраклар коелгач, елгалар боз белән каплана башлагач, аллалар атасы, Гримтурсенга килеп, вәгъдәсен үтәвен сорый.

— Мин сиңа бик теләп булышыр идем, — ди Бауги, ләкин белмим ничек. Гуттунгның кызы Гунлед көн дә кич тә бал янында утыра һәм беркемне дә аңа китертми.

— Башта мине бал яшерелгән урынга алып бар, — ди Один, — анда инде мин үзем дә аны ничек алырга уйлап табармын.

Бауги теләмичә генә ризалаша да, Одинны тау куышына алып китә. Аны бөтен яктан җентекләп карап, Один алдан әзерләп куйган борауны чыгара да, Баугига сузып әйтә:

— Тау куышына алдан керә алмасак, арттан керик. Борауны ал да, бал саклана торган җирдән тауның кире ягында тишек яса.

— Шундый кечкенә ярыкка ничек керәбез? — гаҗәпсенеп сорый Гримтурсен.

— Син аны башта яса, анныры күрербез, — ди Асларның өлкәне.

Албасты шикләнеп кенә эшкә керешә, әмма аны алдарга мөмкинлек уе аның башыннан чыкмый. Һәм ул хәйлә корырга була.

— Мин инде тауны үтәли тиштем, Больверк, — ди ул бераз вакыт үткәч, — балны чыгара аласың.

Один нык итеп ярыкка өрә, һәм аннаң ком белән вак ташлар килеп чыгалар.

— Юк, син әле тау куышына хәтле барып җитмәгәнсең, — ди ул, — юкса бу чүп тышка түгел, эчкә төшәр иде.

Үзенең элекке хезмәтчесенең зирәклегенә гаҗәпләнеп, Бауги тагын борауны алып, бу юлы эшен ахырына җиткерә.

– Әзер! — ди ул, — хәзер теләсә күпме өрә аласың.

Аллалар атасы өрә дә, албастының хак сүз әйткәненә инана.

— Ничек син балны алырга җыенасың, Больверк? — дип сорый Бауги.

– Ә менә ничек, — ди Один, һәм, суалчанга әйләнеп, елт итеп ярыкка кереп китә.

Албасты аны алдаганнарын аңлый. Ул борауны алып, суалчанны чәнчеп тишәргә маташа, ләкин теге инде тау куышына барып җитеп, җиргә төшә.

Ниндидер кыштырдау ишетеп, тау куышы алдында утырган Гунлед шундук торып баса да бөтеп почмакларны карап чыга.

— Нинди җирәнеч суалчан! — дип кычкырып җибәрә ул. Аны таптыйм дигәндә генә, суалчан аның алдында бик матур егеткә әйләнә.

— Кем син? — дип сорый гаҗәпкә калган кыз.

— Туган җиремдә мине Больверк дип йөртәләр иде, — дип җавап бирә Один. — Хәзергә сау бул, Гунлед. Мин сезгә үтеп барышлый гына кердем, һәм миңа юлны дәвам итәргә кирәк.

— Кал минем белән, чибәр егет! — ди кыз, кунакка сокланып карап. — Син шундый матур, сиңа карап, бөтен нәрсәне онытасың. Китмә, мин сиңа ни телисең, шуны бирермен.

— Мин синең белән өч көн генә була алам, Гунлед, — ди аллалар атасы. — Һәм шул өч көн эчендә син миңа әтиеңдә булган теге эчемлектән өч йотым эчертергә тиеш.

— Ярый, Больверк, — ди кыз. — Әти моның өчен мине каты ачуланачак, ә өч көн — ул бары тик өч көн генә, әмма бер минут бәхет өчен дә күпне бирергә була. Син теләгәнчә булсын.

Один билгеләгән вакыт тиз үтә. Өч көннән соң дүртенче көнгә Гунлед Асны бал савытлары янына алып килә дә болай ди:

— Кызганычка каршы, синең белән хушлашырга туры килә, Больверк, ләкин мин сүз бирдем һәм сине тоткарламыйм. Өч йотым бал эч тә, саубуллашабыз.

“Поэтик бал” ике чүлмәктә һәм казанда саклана. Бер йотым белән Один бер чүлмәкне, икенче йотым белән — икенчесен, өченчесе белән казандагы балны эчеп бетерә.

— Сау бул, Гунлед, кунакчыллык өчен рәхмәт, — дип әйтә дә, бөркеткә әйләнеп, тау куышыннан очып китә.

— Сау бул, Больверк, — ди яшь аралаш кыз. — Сине аннары гомер буе сагынсын өчен генә килдеңмени син?

Шул вакытта тау куышына тиз генә Гуттунг йөгереп керә. Өенә кайтышлый ул Одинның чыгып очканын күрә һәм шикләнә башлый.

— Бал кайда? — дип сорый ул кызыннан.

Гунлед эндәшмичә генә аңа буш савытларга күрсәтә.

Албасты, эченнән генә сүгенеп, бөркет тиресен кия дә, Ас артыннан китә.

Один эчкән бал аңа очарга комачаулый, һәм ул Мидгардка җиткәндә, Гуттунг аны куып җитә башлый. Шунда, албасты аны куып тотмасын дип, Один балның бер өлешен җиргә төкерә, һәм, канатларын кызу-кызу талпындырып, Асгардка җитә. Монда ул балны зур алтын савытка тутыра һәм аны улына, шагыйрьләр алласы Брагига тапшыра.

Шул көннән башлап чын шигъри сәнгать Асгардта гына яшәп килә яисә аллалар шундый сәләт биргән затларда гына. Дөресен әйткәндә, Один җиргә төкереп калдырган бал кешеләр мөлкәтенә әйләнә, ләкин ул калдык-постык балдан сәләтле адәмнәр чыкмый. Шуңа күрә дөньяда начар шагыйрьләр шулай күп.


Асларның ныгытмасы ничек төзелгән


Тор әле Гримтурсеннар белән сугыштан кайтмаган иде. Бервакыт Хеймдалль, сакта торганда, Асгардка ниндидер албасты килгәнен күрә.

Аның тавышына килгән Аслар инде Торны чакырмакчы булалар, ләкин албастының коралсыз булуын күреп, башта аның кем икәнен һәм аңа нәрсә кирәклеген сорамакчы булалар.

— Мин ташчы, — дип җавап бирә теге. — Мин сезгә бер тәкъдим белән килдем: мин Асгард тирәли стена төзи алам, аның аша бернинди дошман да керә алмас.

— Моның өчен нәрсә телисең син? — дип сорый Один.

— Күп түгел, — дип җавап бирә батыр. — Ишеткән идем, сездә Асгардта Нйодрның гүзәл кызы мәхәббәт алиһәсе Фрейя тора дип. Бирегез аны миңа хатынга, ә бирнә итеп ай белән кояшны.

Албастының тәкъдиме аллаларга шундый дорфа тоела, хәтта ачулары килә.

— Югал моннан, Торны чакырганчы! — дип кычкыралар алар.

— Туктагыз, ашыкмагыз, — дип тыя тегеләрне Локи. Миңа аның белән килешергә рөхсәт бирегез, — һәм шыпырт кына, — аңа бер тиен дә түләргә кирәк булмас, — ди.

Аллалар, аның хәйләкәрлеген белеп, каршы килмиләр.

— Мондый стенаны төзү өчен күпме вакыт кирәк сиңа, һәм кем сиңа булышачак? — дип сорый Локи албастыдан.

— Мин аны нәкъ ел ярым төзиячәкмен, һәм миңа Свадильфари атымнан башка бернинди ярдәм кирәкми, — дип җавап бирә батыр ташчы.

— Без синең шартларыңы кабул итәбез, — ди Локи, — ләкин исеңдә тот: әгәр билгеләнгән вакытка стенаның бер генә өлеше төзелмичә калса да, әгәр бер генә таш куелмый калса да, берни дә алмыйсың.

— Ярый, — дип көлемсерәп куя албасты. — Сез дә миңа комачауламаска ант итегез, ә эшне бетергәч, мине бүләк белән, зыян китермичә, өйгә җибәрәсез.

— Барысына да риза булыгыз, — дип киңәш бирә Локи аллаларга. — Ул барыбер ел ярым эчендә бернинди ярдәмсез шундый озын һәм биек стена төзергә өлгермиячәк. Һәм без теләсә нәрсә белән ант итә алабыз.

— Син хаклы, — ди Один.

— Син хаклы, — дип кабатлыйлар аның артыннан калган Аслар һәм Гримтурсенга ул теләгәнчә ант итәләр.

Албасты китә, әмма берничә сәгатьтән соң үзенең аты Свадильфари белән кире әйләнеп кайта.

Свадильфари зурлыгы белән тау хәтле иде һәм шундый акыллы, хәтта үзе Асгардка кыялар ташый иде. Ул гына да түгел, үзенең хуҗасына ун кеше эшләгәндәй булыша иде.

Аслар күңеленә курку төшә. Һәм алар тирәсендә стеналар биегәя барган саен, аллаларның куркуы да арта бара. Албастыга һәм аның кодрәтле атына карап, Фрейя, алтын күз яшьләрен түгеп, көннәр буе елый иде. Ул елаган алтын күз яшьләренә хәтта бер патшалык сатып алырга була иде.

— Озакламый миңа Йотунхеймга китәргә туры киләчәк, — дип кайгыра Фрейя.

Аның белән бергә Суль һәм Мани да елыйлар иде, шуңа күрә көн саен ай белән кояш томан белән капланып чыгалар иде.

Аслар Гримтурсенның теләген үтәгән көнне сагыш белән искә алалар иде. Шулай ук алар аңа Торны ярдәмгә чакырмаска дип ант иттеләр, әмма аларның бигрәк тә Локига ачулары килә иде.

Ниһаять, ташчы албасты билгеләгән вакытка ике көн кала, ә эше — бер генә көнгә, аллалар киңәшмәгә җыелалар, һәм Один, алга чыгып, болай ди:

— Безнең алда куркыныч туды, һәм моңа бары тик син җаваплы, Локи. Син безне Гримтурсен белән килешү төзергә күндердең, ул стенаны вакытында төзеп бетерми, дип син ышандырдың. Син моның өчен җавап бирергә тиеш.

– Ә ник сез мине тыңладыгыз? — дип аклана Локи. Мин бит Мимир чишмәсеннән су эчмәдем һәм Один кебек акыллы түгел!

– Җитте, Локи! — ди Браги. — Без барыбыз да беләбез, синең төрле хәлләрдән ничек котыла алуыңны. Уйлап тап инде хәзер, безгә албастыдан ничек котылырга. Без Фрейяны Йотунхеймга бирә алмыйбыз, дөньяны да ай белән кояшсыз калдыра алмыйбыз. Әгәр шул көн килеп җитсә, без сине һәлак итәчәкбез.

– Әйе, дөресе шул, — дип раслыйлар калган аллалар, хәтта аз сүзле Видар да “әйе” ди.

Локи озак уйлый, аннан кинәт көлеп җибәрә.

— Тыныч булыгыз, Аслар: албасты стенаны төзеп бетерә алмыячак! — ди ул, һәм урыныннан торып, тиз генә чыгып китә.

Икенче көнне, кояш чыгу белән — ул көнне ул бигрәк тә томанлы иде — баһадир ташчы, Йотунхеймнан Асгардка ташлар төяп, соңгы йөкне алып китә. Әмма, ул зур булмаган урманга барып җиткәндә генә, аннан зур матур бия килеп чыга һәм айгыр тирәли сикереп йөри башлый. Аны күрү белән, Свадильфари читкә китә һәм мичәү бавын кинәт тарта, хәтта ул ярылып чыга.

— Тукта, тукта, кая киттең?! — дип кычкыра албасты.

Әмма аның аты инде урманга кереп югалган бия артыннан чабып киткән була.

Аллалар көне буе Асгард стеналары янында баһадирны көтәләр, ләкин ул килми. Фрейя тагын елый иде, әмма бу юлы инде шатлыктан, башка Асларның да күңеле күтәренке иде.

Икенче көн үткәндә генә, шат күңелле һәм канәгать Суль күк йөзе буйлап сәяхәтен тәмамлаганда гына, аллалар Гримтурсенны күрәләр.

Арып-алҗап беткән һәм атсыз калган баһадир, ләгънәтләрен укып, Асгардка ачулы бара иде.

— Сез мине алдадыгыз! — дип кычкыра ул ерактан ук.

— Сез антыгызны боздыгыз! Сез Йотунхеймга мине атсыз калдырырга, дип бия җибәрдегез.

Аслар, моны Локиның кыланышы икәнен сизеп, дәшмичә калалар.

— Бирегез миңа Фрейяны! — дип кычкыра албасты, үзе салган стеналарга суга-суга. — Миңа ай белән кояшны бирегез, яисә ялганыгыз өчен үкенәчәксез.

Бу сүзләр белән ул, бер таш ала да аллаларга ыргыта. Тегеләргә чак кына тими кала. Таш, алар өстеннән очып, Хеймдалль сарае түбәсенә тия һәм берничә чирәпне бәреп төшерә.

— Тор! — дип кычкыралар Аслар бертавыштан.

Озак һәм көчле итеп күк күкрәве аларга җавап иде, һәм кинәт күк йөзендә җирән сакаллы баһадир сыны пәйда була.

— Ни күрәм мин? Гримтурсен Асгардта?! — дип кычкырып җибәрә күк күкрәү алласы, һәм Аслардан нәрсә булганын да сорамыйча, тиз генә аңа чүкечен ыргыта.

Аллаларга икенче ташын атарга әзерләнеп торган албасты, һуштан язып егыла.

Асгардның стеналарын озакламый Аллалар үзләре төзеп бетерә, ләкин әле озак вакытлар аларның күңеле төшенке иде. Норналарның юраулары чынга аша иде. Аслар антын боздылар, һәм моның нинди нәтиҗәгә китерүен алар бик яхшы белә иде.

Свадильфариның аты эзсез югала, һәм беркем дә аның кайда икәнен белми. Локига килгәндә, ул, биягә әверелеп, Свадильфари атын үзе артыннан ияртә. Ашык-пошыктан үзен сихерләп, бер ел үз кыяфәтенә кайталмыйча йөри, хәтта колын да тудыра. Бу колын сигез аяклы булып туа һәм аңа Слейпнир дип исем бирәләр. Аны Один үзенә ала һәм аңа атланып йөри.


Идунны урлау


Озакламый, Локи үзенә элекке кыяфәтен кире кайтаргач; ул, Один һәм Нйодр дөнья буйлап сәяхәткә китәләр. Алар кыргый тауларга барып керәләр һәм берничә көн эчендә бернинди кеше яисә җәнлек очратмыйлар. Дөнья башлыгы азыкка мохтаҗ түгел иде һәм армый-талмый баруын дәвам итә бирә. Әмма аның юлдашлары ачлыктан һәм алҗудан аякларын көчкә сөйри иде. Бишенче көнгә генә аллаларга кыргый үгезләр көтүе очрый, һәм Один берсен сөңгесе белән чәнчеп суя. Аслар, сөенеп, учак ягарга ашыгалар һәм үгез итен утта пешерә башлыйлар. Бер сәгать үтә, ике, өч, дүрт; Локи белән Нйодр утка һаман да чыбык-чабыклар атып торалар, әмма үгез ите пешмәгән килеш кала бирә. Кинәт Аслар бер көлү тавышы яңгыравын ишетәләр. Алар өскә карыйлар һәм югарыда зур кара бөркетне күрәләр.

— Син нигә көләсең? — дип сорый аннан Один. — Әллә синме берәр тылсым белән безгә төшке аш хәзерләргә комачаулыйсың?

– Әйе, Один, — дип җавап бирә бөркет кеше тавышы белән. Әгәр сез бу үгез итен минем белән бүлешергә сүз бирсәгез, шунда аны пешерә алырсыз.

— Ярый, бу үгезнең чирек өлешен алырсын, — ди Один.

– Әйе, без сиңа чирек өлешен бирербез, — дип раслыйлар Локи белән Нйодр.

Алар бу сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгерми, ит шундук пешә башлый, һәм озакламый әзер була.

Аллалар, учакны сүндереп, аннан үгез түшкәсен алалар һәм, аны кисәкләргә бүлеп, бөркеткә үзенең өлешен алырга тәкъдим итәләр. Теге, озак көттермичә, аска очып төшеп, җитез генә ит кисәкләренең иң яхшысын һәм майлысын йота башлый.

Моны күреп, Локи, ачу белән калын таяк алып, әдәпсез кошка сукмакчы була, әмма бөркет читкә тайпыла һәм аны нык, үткен тырнаклары белән тотып ала. Шул мизгелдә таякның икенче ягы Локиның кулларына ябышкан кебек була, һәм ул аннан арынырга маташканда, бөркет, Локины үзе белән ияртеп, күккә оча.

— Тукта, тукта, кая киттең? — дип кычкыра куркуыннан Локи. — Төш хәзер үк, үтенәм!

Бөркет, тыңлаган кебек, җиргә чак кына тимичә, Локины куаклар һәм ташлардан сөйрәп, очып китә.

— Ай, нишлисең? — тагын да ныграк кычкырып җибәрә Локи. — Тукта, кулларым өзелә бит инде хәзер!

— Иң элек минем теләсә нинди теләгемне үтәргә ант ит, — дип җавап бирә бөркет, очуын дәвам итеп.

— Ярый, үтәрмен, ант итәм! — ди Локи! — Тукта гына!

— Яхшы, — дип көлеп куя бөркет.

Ул таякны җибәрә дә, Локи җиргә барып төшә.

— Хәзер тыңла, миңа синнән нәрсә кирәк, — ди бөркет, күрше агачка кунып. — Син, хәзер үк Асгардка барып, миңа алиһә Идунны аның алмалары белән алып килергә тиеш буласың. Кояш баеганчы өлгергән бул, — ди.

— Кем соң син? — дип сорый Локи, торып басып.

— Мин албасты Тиаци, кышкы бураннарның дәһшәтле хөкемдары, — ди бөркет горур итеп. — Син моның турында мин салкын сулышым белән суыткан үгез итен юкка пешерергә маташканда, яисә таяк синең кулларыңа ябышып катканда белергә тиеш идең инде. Минем иптәш Гримтурсеннар — ахмаклар: аллаларны ачык сугышта җиңмәкче булалар. Ә мин сезне мәңгелек яшьлектән мәхрүм итәчәкмен. Сез үзегез озакламый хәлсезләнәчәксез һәм көчегезне югалтачаксыз, һәм без дөнья белән идарә итәчәкбез. Бар, Локи, китер миңа Идунны.

Башын иеп, кайгылы Локи Асгардка таба атлап китә. Браги хатынын һәм мәңгелек яшьлек алмаларын урлау өчен Аслар аңа үч итүеннән Локи курка иде, әмма антын боза алмый иде.

Аңа озак барырга туры килми: Тиаци аны Бифрёстка кадәр диярлек алып килә. Бифрёсттан менеп, Локи шагыйрьләр алласы сараена ашыга, иң матур һәм зур залларның берсендә Идун яши иде.

— Син миңа алмалар артыннан килгәнсеңдер, Локи? — дип сорый ул, аңа каршы чыгып. — Менә, ошаганын ал.

— Юк, Идун, — дип җавап бирә хәйләкәр алла. — Җирдә бер урманда мин бер алмагач күрдем, аның алмалары синекеннән дә яхшырак. Мин сиңа шуны сөйләргә килдем.

— Син ялгышасың, Локи, — дип гаҗәпләнә алиһә. — Минеке шикелле алмалар башка бер җирдә дә юк.

– Әгәр ышанмыйсың икән, мин сине шунда алып барам. — Үзеңнең алмаларыңы да ал, кайсылары яхшырак икәнен чагыштырырсың.

Ялганны сизмичә, Идун хәзер үк мәңгелек яшьлек бирә торган алмаларын ала да Локи артыннан китә. Локи аны нәкъ Тиаци көткән урманга алып килә. Яшь алиһә урман читенә җиткәндә генә, дәһшәтле бөркет аңа ташлана да аны алмалары белән үзенең төньяктагы ерак замогына алып китә.

Локи урманда Асгардка кайтып баручы Один белән Нйодрны күргәнгә тикле була. Шунда ул, аларга каршы чыгып, бер хәл турында сөйли: янәсе бөркет аны ерак тауларга илткәнен, һәм ул аннан яңа гына кайтып барганын. Әмма Локи ничек кенә хәйлә кормасын, аның хәйләсе сер булып озак ятмый. Хеймдалль үзенең үткен күзләре белән Локиның Асгардтан Идун белән чыкканын күреп торды. Хәйләкәр аллага аның Тиацига Идунны урларга ярдәм итү турында әйтергә туры килә.

— Син яшәргә лаеклы түгел! — дип кычкырып җибәрә Браги. — Син икеләтә гаепле, чөнки албастыга минем хатынны бирүдән башка, безне аның алмаларыннан мәхрүм иттең, алардан башка без озакламый һәлак булачакбыз. Син үлемгә лаек, мин сине үтерәм, Локи!

— Тукта, — ди Один. — Локиның үлеме безгә ярдәм итмәс. Ул үзенең гаебен төзәтсә яхшырак булыр: Тиацидан кире Идунны алып кайтсын. Ул бит шундый хәйләкәр, андый эшне бездән яхшырак башкарыр.

— Мин үзем дә күптән шулай эшләмәкче идем инде, — дип каршы килә Локи, — әгәр Тиаци замогына ничек барырга икәнен белсәм. Минем бит Торныкы шикелле арбам юк.

— Кара әле, Локи, — дип сүз кузгата моңа кадәр тыныч утырган Фрейя, — син беләсең, минем тылсымлы лачын киеме бар. Аны кисәм мин җилдән дә тиз очам. Мин аны сиңа биреп тора алам. Тик безнең Идунны гына тизрәк кайтар.

Локи мәхәббәт алиһәсенең сүзләрен куаныч белән тыңлый һәм, икенче көнне иртә белән, аның ярдәмендә зур лачынга әйләнеп, төньякка очып китә.

Албастының боздан ясалган искиткеч замогы Нифльхеймның нәкъ яр буенда ике биек, мәңгегә кар белән капланган таулар арасында урнашкан иде. Аңа очып килгәндә, Локи диңгездә Тиаци һәм аның кызы Скадины күрә. Алар көймәдә утырып балык тоталар иде; Локиның аларның баш очларыннан җил кебек очканын сизми дә калалар. Баһадир өенә кайтканчы, Идунны алып китәргә тырышып, Локи замокның ачык тәрәзәсенә очып керә. Тәрәзә кырында, Асгардка таба карап, мәңгелек яшьлек алиһәсе, алмалы кәрзинен тотып, тыныч кына елап утыра иде.

— Тизрәк, Идун! — дип кычкыра Локи аны танымаган алиһәгә. — Безгә ашыгырга кирәк, Тиаци балык тоткан арада. — Юлга әзерлән.

— Аһ, Локи, бу син! — ди Идун сөенеп. — Әмма ничек син мине һәм минем кәрзинне күтәрә аласың?

— Син кәрзинне тот, ә мин сине күтәрәм, — дип тәкъдим итә Локи.

— Юк, Локи, — дип каршы килә Идун. — Сиңа очарга авыр булачак, һәм Тиаци безне куып тотачак. Тукта, мин уйлап таптым! — ди Идун шатланып.

— Син белмисең, әмма мин чикләвеккә әверелә алам.

Ул өч тапкыр кул чаба да, һәм шундук кечкенә генә урман чикләвегенә әверелә. Локи аны алмалар арасына салып, кәрзинне ала да тәрәзәдән очып чыга. Шунда ул Тиаци кызы белән көймәдә яр буена килгәнен күреп ала.

— Кара, әти, — ди Скади, Локига таба күрсәтеп. — Безнең тәрәзәдән лачын чыгып очты, ә тырнакларында — кәрзин.

— Ул Асларның берәрсе, — дип җавап бирә Тиаци. — Ул Идун алмаларын алып китә. Курыкма, ул миннән ерак китә алмас!

Һәм шундук, бөркеткә әйләнеп, Локи артыннан очып китә.

Асгард стенасында торып, Хеймдалль ерактан ук икесен күреп ала.

— Локи кире кайта, — дип кычкыра Хеймдалль тирә-яктагы Асларга. Ул алмалар тоткан, ә аның артыннан зур кара бөркет оча.

— Ул Тиаци, — ди Один. — Әйт әле, кайсысы тизрәк оча?

— Локи бик тиз оча, — дип җавап бирә Хеймдалль. — Ләкин албасты аны озакламый куып тотар.

— Тизрәк, — дип әмер бирә Один аллаларга, — Асгард стенасында учак ягыгыз, зурны.

Аслар Одинның нәрсә уйлап тапканын аңламыйлар, ләкин әмерен тиз үтиләр, һәм озак та үтми, Асгард стенасында зур учак яна башлый.

Хәзер инде Хеймдалль генә түгел, калган аллалар да тиз якынлашып килүче Локины һәм аны куа килүче Тиацины күреп алалар. Албасты Локины чак кына тотмый, ләкин хәйләкәр алла, алда зур учак янганын күреп, барлык көчен җыеп, аның аша ук кебек очып үтә.

Акыллы Один яхшы уйлап таба. Ут Локига зыян китерми. Әмма Тиаци Локи артыннан барганда, ут аны урап ала, һәм албасты салам шикелле янып бетә.

— Күрәм, син алмалар гына алып кайткансың. Кайда соң аларның иясе? — дип сорый Один Локидан.

Җавап урынына Локи кәрзиннән чикләвек алып, җиргә ата да, һәм Один алдында шундук Идун пәйда була.

— Локины гафу итегез, ди ул. — Дөрес, мине урлауда ул гаепле, әмма мине коткаручы да ул.

— Без аны болай да гафу иттек инде, — дип җавап бирә дөнья башлыгы. — Ул сине безгә кире китерүдән башка, аның аркасында безнең явыз дошман Тиаци да һәлак булды.

Идунның кайтуын тантаналы бәйрәм итеп, аллалар үзләренең сарайларына таралалар, әмма икенче көнгә үк аларны көчле быргы тавышы уята. Асгард стеналары каршында ак атка атланган җайдак барлыкка килә. Бу Скади иде. Атасы үлеме турында белеп, ул бирегә аллалардан үч алырга килә.

Аслар гүзәл һәм батыр кызга сокланып карап торалар һәм аны үтерергә теләмәнгә, аның белән татулык корырга булалар.

— Скади, — ди Один, — әтиең өчен йолым урынына бездән беребезне ирең итеп алырга телисеңме?

Каты көрәшкә әзерләнгән Скади уйланып кала.

— Минем әтием өчен кайгым шундый зур, хәтта кияүгә чыгу турында ишетергә дә теләмим, — дип җавап бирә ул ниһаять. — Әгәр мине көлдерсәгез, мин сезнең тәкъдимне кабул итәрмен.

— Ничек көлдерегә микән аны? — аптырап калалар Аслар.

— О, бу бик ансат! — ди Локи. Монда көтеп торыгыз, озакламый күрерсез.

Ул йөгереп китә, ә берничә минуттан соң Асгардтан Гейдрун кәҗәсенә атланып чыга.

Моны күреп, Скади елмая, ләкин тыелып кала, һәм аның йөзе тагын сагышлыга әйләнә. Локи аптырап калмый, кыз янына килә дә Гейдрун сакалыннан тарта. Ачулы кәҗә, аны үзеннән төшереп, башын ия дә Локины сөзмәкче була. Локи оста читкә тайпыла, ә Скади, аның кызык сикерүләрен карап, озакламый шундый күңелләнеп китә, хәтта үзенең кайгысы турында оныта. Ниһаять, Гейдрун хәйләкәр алланы бер мөгезе белән эләктереп ала, һәм Локи, һавада берничә тапкыр әйләнеп, Скади аяклары алдына мәтәлеп төшә. Шуннан соң кайгылы кыз көлеп җибәрә.

— Ярый, — ди ул, сөңгесен җиргә ташлап, — мин сезнең берәрегезгә кияүгә чыгам, әмма иремне үзем сайлыйм.

— Син аны сайларсың, — ди Один, — ләкин бер шарт белән: син безнең аякларыбызны гына күрәчәксең.

Плащларга яланаякларын чыгарып кына бөркәнеп, Аслар Асгард капкаларыннан чыгып, Тиаци кызы алдында бер рәткә тезелеп басалар.

Скади аларны акрын гына карап чыга.

— Кемнең аяклары матур, шуның бар җире дә гүзәл, — ди ул. — Менә, — Скади бер Аска таба күрсәтә. — Менә Бальдр, һәм мин аны сайлыйм.

— Мин Бальдр түгел, ә Нйодр, — ди ул, йөзен күрсәтеп. — Мин синең ирең булуыңны телисеңме?

— Мин үземнең сайлаганымнан каршы килмим, — дип көлеп җибәрә кызый. — Син чибәр, шуның өстенә игелекле дә һәм миңа яхшы ир булырсың.

Аслар элекке Ван һәм Скадиның туен берничә көн бәйрәм итәләр. Шуннан соң ир белән хатын, Скади соравы буенча, төньякка, әтисенең замогына китәләр. Әмма җылыга һәм аяз көнгә ияләнгән Нйодр анда озак яши алмый. Һәр көнне иртән аны моржлар һәм аюлар улавы уята, һәр кич бәрмә дулкын гөрелдәве йокларга бирми иде. Берничә айдан соң ул хатынын Асгардтагы үзенең сараена күченергә ризалаштыра, әмма Скади анда кар һәм диңгезне сагына. Шуннан соң ир белән хатын сүз куешалар: алты ай — Асгардта, алты ай Нифльхеймда торырга.

Менә ни өчен кыш көне диңгез дулый. Бу вакытта Нйодр көньякта һәм аны тынычландыра алмый. Әмма җәй көне ул төньякка кайткач, диңгезчеләр дулкыннарга ышана алалар: мәрхәмәтле алла зыян китермәс.


Мйольнирны урлау


Өч елдан артык Тор, Мидгардның көнчыгыш чикләрендә, албастыларның һөҗүмен кире кайтарып, сугышып йөри. Гримтурсеннар сугышчан һәм күп санлы булалар, әмма күк күкрәү алласы, болытлардан өстә әле монда, әле тегендә барлыкка килеп, үзенең куркыныч чүкече белән аларны бер-бер артлы тар-мар итә. Ниһаять, дәһшәтле Ас белән сугышта арып, баһадирлар чигенәләр һәм кире Йотунхеймга китәләр. Анда алар көч җыеп, кешеләр иленә тагын һөҗүм ясарга уйлыйлар.

Хәзер инде тыныч кына ял итәргә уйлаган Тор, кәҗәләрен арбасыннан туара да һәм аларны күрше урманга көтүгә җибәрә. Ә үзе җиргә сузылып ятып һәм Мйольнирны үз янына куеп, каты йокыга китә. Таң атканда уянып, күк күкрәү алласы шундук чүкечен алырга сузыла, ләкин аның кулы берничә таш һәм чирәмнән башка берни сизми. Тор тиз генә сикереп баса һәм күзләрен уа: бөтен тирә-юньне карый — Мйольнир эссез югалган.

Асның ачуы көчле иде. Ул үзендә сакалын йолкый һәм шундый нык тапылдый, хәтта җир селкенә. Аннары арбасына Тангиост һәм Тангризнир кәҗәләрен җигеп, җилдәй Асгардка аллаларга үзенең югалтуы турында хәбәр итәргә чаптыра.

Әмма юлда Торга коралын югалту оят кебек тоела һәм ул Локига гына әйтергә була.

Торны тыңлагач, Локи башын селкеп куя һәм болай ди:

— Синең чүкечеңне албастылар гына урлый алган, димәк аларда эзләргә кирәк. Киттек Фрейяга, аннан лачын киемен сорарбыз. Мин Йотунхеймга барам һәм анда Мйольнирның кайда икәнен белермен.

— Син хаклы, — дип ризалаша Тор. — Киттек Фрейяга.

Аслар Нйодрның гүзәл кызы сараена юнәләләр.

– Әгәр ул алтыннан һәм көмештән ясалган булса да, мин аны сезгә кызганмыйча бирер идем, — ди мәхәббәт алиһәсе, лачын киемен алып чыгып.

Локи аны үзенә бөркәнеп, диңгез аша албастылар иленә очып китә. Беренче булып ул Йотунхеймның күренекле һәм бай князьләренең берсе — Тримны очрата. Ул биек тау түбәсендә утыра иде һәм югарыда очкан лачынны күреп, моның Асларның берсе икәнен аңлый.

— Аллалар илендә эшләр ничек бара? — дип сорый ул.

— Бик әйбәт түгел, Трим, — дип җавап бирә Локи. — Торның чүкече югалды. Белмисеңме аны кем алганын һәм кайдалыгын?

— Ха-ха-ха! — дип кычкырп көлеп җибәрә Трим. — Миңамы белмәскә, мин бит аны урладым! Минем Торны ул йоклаганда үтерергә мөмкинлегем бар иде, Аслар белән талашасым килми. Мин аларга Мйольнирны кайтарырга әзер, әгәр алар миңа кияүгә гүзәл Фрейяны бирсәләр. Ә аллалар белән туганлашкач, мин алар тарафына күчәргә риза булырмын.

— Кая качырдың соң син чүкечне? — дип соравын дәвам итә Локи.

— Чүкеч, Локи? — дип тагын көлеп җибәрә Трим, тавышы буенча Локины танып. — Чүкеч бик тирәндә җир астында ята, һәм син аны хәйләкәр булсаң да, ала алмассың.

Үзенә бар кирәкле әйберләрне белеп, Локи ук кебек Асгардка очып китә.

— Чүкеч Тримда, һәм ул аны бирмиячәк, үзенә хатынга Фрейяны сорый, — ди ул аны көтеп торган Торга.

Моны ишетүгә күк күкрәү алласы мәхәббәт алиһәсенә китә.

— Фрейя, тизрәк җыен һәм Тримга бар! Син аңа кияүгә чыгарга тиеш, юкса ул миңа чүкечемне кайтармыячак, — ди Тор.

Торның бу сүзләрен ишетүгә мәрхәмәтле һәм сабыр Фрейяның беренче тапкыр ачуы килә һәм ярсуыннан затлы муенсасын — Бризингаменны өзеп ташлый.

— Дәшмә, Тор, һәм күземнән югал! — дип кычкыра ул. — Мин беркайчан да Йотунхеймга бармыйм һәм албастыга кияүгә чыкмыйм, бөтен аллалар ялварса да. Син үзең чүкечеңне йоклап югалттыргансың, үзең аны тап.

Башын түбән иеп, Тор Фрейядан чыгып, кире Локига китә.

— Киңәш бир, Локи, нишләргә! — дип ялвара ул.

— Безгә аллаларны җыеп, аларга нәрсә булганын сөйләргә кирәк, — ди Локи. — Бәлки бергә без берәр нәрсә уйлап табарбыз.

Тор теләмичә генә ризалаша һәм Асларны җыярга китә. Мйольнирның югалганы һәм Тримның таләпләре турында белеп, аллалар гаҗәпкә кала. Алар озак киңәшләшәләр, ләкин берни дә уйлап тапмыйлар. Ниһаять зирәк Хеймдалль, салават күперенең тугры сакчысы, үзенең урыныннан торып баса да болай ди:

– Әйдәгез Торга хатын-кыз күлмәге кидертеп, аны Фрейя дип Тримга җибәрәбез. Бәлки ул аннан үзенең чүкечен кире кайтара алыр.

— Ләкин Трим ялганны шундук беләчәк, — дип Вали аңа каршы килә.

— Юк, — ди Хеймдалль, — ул бернәрсә ди белмиячәк. Тримның беркайчан да Фрейяны күргәне юк һәм аның нинди икәнен белми. Торга, аякларын каплар өчен, озынрак күлмәк кидертербез, фата белән йөзен капларбыз, ә башына яулык бәйләрбез. Албастыләр һичбер вакытта алар алдында Тор икәнлеген сизенмәс.

— Мин беркайчан да хатын-кыз күлмәге кимим! — дип кычкыра Тор. — Мин болай эшләсәм, сез миннән көләчәксез.

— Безгә хәзер нинди куркыныч янаганын онытасың син, Тор, — дип каршы килә Браги. Албастылар безне синең чүкечең белән кырып бетереп, Асгард белән Мидгардны яулап алуларын телисеңме? Син берни белән исәпләшмичә Мйольнирны кире кайтарырга тиеш. Әгәр барып чыкса, беркем дә синнән көлмиячәк.

— Тыңла, Тор, — ди Локи, Асның икеләнүен күреп. — Телисеңме, мин дә хатын-кыз күлмәге киеп, синең хезмәтче кызың кебек бергә Тримга барабыз? Локиның тәкъдиме бөтен аллаларга да, бигрәк тә Торга, ошый. Моннан соң Тор башка бәхәсләшми һәм Хеймдалль әйткән белән килешә. Аллалар шундук Торны һәм Локины хатын-кыз күлмәгенә кидертә башлыйлар, ә Тримга, Фрейя озакламый килә дип, хәбәрче җибәрәләр.

Албасты шатлыгыннан һәм горурлыгыннан үзен кая куярга белми иде. Кәләшне көткән вакытта ул замогына күп итеп кунаклар чакырып, аларга бай мәҗлес үткәрә. Озакламый еракта фатада һәм озын күлмәктә Тор һәм хезмәтче кыз киемендә Локи күренәләр. Трим, ашыгып, алар каршысына йөгереп чыга. Ул, ялган кәләшне кулыннан алып, аны тантаналы рәвештә замогына алып керә һәм бай әзерләнгән өстәлгә үзе кырына утырта.

Тор яхшы ашарга ярата иде, моннан тыш ул юлда шундый ачыккан иде, хәтта саклык турында оныта. Ул шундук бер үгезне йота, аннары сигез сөләйман балыгы һәм шуның артыннан бер мичкә исерткеч бал эчеп куя.

— Гомеремдә хатын-кызның болай ашаганын күргәнем булмады! — ди Трим, ялган Фрейяга шаккатып карап.

— О, Трим, — ашыгыч рәвештә Локи Тримның колагына пышылдый, — сине ямансулап, Фрейя җиде көн буе берни ашамады, эчмәде. Менә ни өчен бүген ул шундый ач.

Хәйләкәр алланың сүзләре Тримны сөендерә, һәм шундук кәләшен үбәргә тели, ләкин фата аркылы Торның күмер кебек янып торган күзләрен күреп, куркып артка чигенә.

— Мондый куркыныч күзләрне бер хатын-кызда да күргәнем юк иде әле! — дип әйтеп куя ул тотлыгып.

— Тынычлан, Трим, — Локи тагын колагына пышылдый. — Җиде көн һәм җиде төн елады Фрейя, сине ямансулап. Шуңа аның күзләре кызарган.

Фрейя аны шулай яратуын ишеткәч, албасты дулкынлана. Ул, залдан чыгып, кунакларга кәләшенең алдына чүкеч куярга дип үзенең апасын җибәрә. Ә кәләш, үз чиратында, алмашка шулай ук бүләк бирергә тиеш була.

Кызый шундук абыйсының әмерен үти. Тор сөенә: аның алдына китереп куйган чүкеч — нәкъ үзенең Мйольниры! Күз ачып йомганчы үзенең хатын-кыз киемен читкә ыргытып ташлый, һәм куркудан катып калган Тримның кунаклары алдында явыз күк күкрәү алласы пәйда була. Аңына килгән албастылар качып китәргә тотына, ләкин соң иде инде: Мйольнир аларны һәркайда куып җитә, һәм алар бер-бер артлы җиргә җансыз егылалар. Тавышка йөгереп килгән Трим да шундый бәхетсезлеккә очрый.

Шулай итеп Тор үзенә искиткеч чүкечен кайтара, һәм дөнья зур куркынычтан коткарыла.

Шул вакыттан бирле күп еллар үтә, ләкин Тор ничек каты йоклаганын һәм шуңа хатын-кыз киемендә йөргәнен оныта алмый. Һәм моны исенә төшергәнен бик тә яратмый.


Торның Утгардка сәяхәте


Көнчыгышта, албастылар илендә Утгард дигән гаҗәп патшалык бар һәм анда куәтле тылсымчылар яши, һәм аларны әле беркем дә җиңә алмаган, дигән сүзләрне Торга еш кына ишетергә туры килә иде. Әлбәттә, үзенең көчен сынар өчен, аның анда барып кайтасы килә. Тримнан кайтканнан соң, ул шунда ук юлга әзерләнә башлый, Локига да аның белән барырга тәкъдим итә. Хәйләкәр алла андый ише маҗараларны Тор кебек ярата иде, шуңа күрә бик теләп ризалаша. Шуннан соң Аслар, арбага утырып, кузгалып китәләр.

Аллалар көне буе баралар. Ниһаять, кояш тау артына кереп качкач, алар басуда кечкенә өй күрәләр һәм шунда тукталырга булалар. Өйдә хатыны, улы Тиальфи һәм кызы Ресква белән ярлы крестьян Эгил торалар иде. Ул Асларны кунакчыл каршы ала, ләкин аларны сыйларга әйбер булмаганына кызгана.

— Менә ике көн инде без берни дә ашамадык, һәм сез безнең өйдә бер валчык ипи дә таба алмассыз, — ди ул.

— Азык турында борчылма, — дип җавап бирә Тор, — ул барыбызга да җитәр.

Ул арбасыннан ике кәҗәне дә туара, аларны суя һәм өйгә алып керә. Шуннан соң түшкәләрне казанга пешерергә сала. Ит әзер булгач, Тор крестьяннарны ашарга чакыра. Ач кешеләр сөенеп ризалашалар һәм азыкка ташланалар. Аллалар ашап туйгач, йокларга яталар, әмма китәр алдыннан Тор идәнгә кәҗә тиреләрен җәя дә крестьяннарга болай ди:

— Мин сезгә туйганчы ит ашарга рөхсәт итәм, ләкин сөякләргә тимәгез. Бөтен сөякләрне җыеп, тирегә куегыз, юкса мин сезгә җәза бирәм.

— Сөякләр бит иң тәмлесе, — дип пышылдый Локи Тиальфи колагына.

Мәкерле алланың сүзләре бушка китми. Эгил, аның хатыны һәм кызы Торның әмерен төгәл үтиләр, ләкин җелекне татып карарга теләгән Тиальфи бер сөякне пычагы белән яра. Иртә белән Тор, кәҗә тиреләре янына килә һәм аларга чүкече белән кагыла. Ике кәҗә дә, бернәрсә булмагандай, аякларына торып басалар. Ләкин берсе арткы аягына бераз аксый иде.

Моны күреп Тор, крестьяннарның берсе аның әмерен бозган икәнлеген аңлый, һәм аның кашлары астыннан яшен ялтырап китә. Ул инде тыңламаучыны үтерергә дип Мйольнирны ала, әмма Эгилның гаиләсе ялварып, Тиальфины гафу итүен сорыйлар. Тор, крестьяннарның күз яшьләрен күреп һәм ялваруларын ишеткәч, аның ачуы бетә. Ул аларга җәза бирмәскә була, ләкин Эгилдан үзенә хезмәткә балаларын сорый. Эгил сөенеп ризалаша.

Кәҗәнең аягы төзәлеп бетмичә, арбада йөрүне дәвам итеп булмый иде, шуңа күрә Тор Тангиост белән Тангризнирны Эгилда калдыра. Ә үзе Локи һәм яңа хезмәтчеләре белән җәяү китә.

Җирне албастылар иленнән аерып тора торган зур диңгезнең яр буена җитеп, юлчылар, көймә ясап, көнчыгышка таба йөзеп китәләр. Берничә көннән соң таң атканда алар уңышлы гына Йотунхеймның яр буена килеп туктыйлар. Монда алар тагын җәяү китәләр һәм озакламый куе урманга барып җитәләр. Бер көн буе йөриләр анда, әмма урманның очы-кырые күренми. Кич җитә, Тор ялан җирдә йокларга туры килер, дип уйлый, әмма бер өйгә очрый. Бу өйнең өч стенасы һәм түшәме генә бар иде. Әмма юлчылар бик арган булалар, шуңа күрә моңа игътибар итмиләр. Тиз генә ашап алалар да йокыга яталар.

Төнлә кинәт күк күкрәгән тавышлар ишетелә, һәм өй селкенеп куя. Тор чүкечен ала, ә аның юлдашлары качар урын эзли башлыйлар. Ниһаять өйнең бер стенасында алар бер төзелмә табалар һәм шунда куркудан качып посалар. Ә Тор чүкече белән сакта төне буе тора. Иртә белән ул урамга чыга һәм ерак түгел бер йоклап ятучы албастыны күрә. Аның гырлавыннан җир селкенә. Тор көч арттыра торган тылсымлы билбавын кия һәм албастыга чүкечен атмакчы була, ләкин теге уяна һәм торып баса. Ул шундый зур һәм куркыныч була, Тор хәтта үзенең коралын кулланмаска була, ә бары тик баһадирның исемен генә сорый.

— Минем исемем Скримир, — дип җавап бирә теге. — Ә синең исемеңне сорыйсы да түгел инде: син, әлбәттә, Тор. Тукта әле, минем бияләем кая китте соң әле?

Тор күреп ала: алар кунган өй зур бияләй икән, ә юлчылар качкан төзелмә бияләйнең баш бармагы булып чыга.

— Кая барасын, Тор? — дип сорый Скримир.

— Минем Утгард патшалыгына барып кайтасым килә, — дип җавап бирә күк күкрәү алласы.

— Болай булгач, әйдәгез ашап алыйк, — ди албасты, — аннары, каршы килмәсәң, бергә барырбыз. Мин шул якка барам.

Тор ризалаша. Скримир җиргә утыра, сумкасын чишә һәм тыныч кына ашарга керешә. Моны күреп, сәяхәтчеләр дә шулай эшли. Ашаудан соң баһадир болай ди:

— Бирегез монда сумкагызны, үземнеке белән тотып алып барам.

Тор каршы килми. Скримир аның сумкасын үзенекенә сала, каешлар белән бәйли, аркасына сала да юлга кузгала. Ул шундый зур адымнар ясый, Тор һәм аның юлдашлары көчкә аның артыннан җитешәләр. Скримир кич җиткәч кенә туктый. Сумкасын салып ташлап, ул ашыкмыйча гына зур имән астына ята.

— Мин шундый ардым, — ди албасты, — ашыйсым да килми. Теләсәгез, сумканы чишеп, аннан нәрсә кирәк, шуны алыгыз.

Бу сүзләр белән Скримир шунда ук йокыга китә һәм бик каты гырлый башлый. Тор баһадирның сумкасын ачмакчы була. Ләкин бар көченә карамастан, ул каешларны чишә алмый. Бер сәгать буе ач Тор азаплана, тиргә бата, әмма тырышуы файдасыз була. Шуннан соң ул ярсулана һәм Скримир янына килеп, башына чүкеч белән суга. Скримир күзләрен аз гына ача да һәм тыныч кына әйтә:

– Әллә миңа агачтан яфрак төште инде… Тор, ашадыгызмы инде? Алай булса, йокларга ятыгыз. Иртәгә безне озын юл көтә, — ди.

Һәм ул тагын гырларга тотына. Тор, Локи, Тиальфи һәм Ресква янәшәдәге агач астына яталар, әмма йоклый алмыйлар. Күк күкрәү алласы ярсып котырынган иде. Төн уртасында ул тора да, тагын Скримир янына килә һәм селтәнеп, чүкече белән Скримирның баш түбәсенә китереп суга. Ул чүкечнең албасты башына тирән үтеп кергәнен сизә, ләкин теге киерелә, авызын ачып ала һәм йокылы тавыш белән болай ди:

— Миңа нәрсәдер төште, имән чикләвегедер. Син йокламыйсыңмы, Тор? Торыр вакыт җиттемени инде? Караңгы бит әле, — ди.

— Иртәнгә хәтле озак әле, — ди Тор. — Тыныч кына йокла. Мин дә хәзер ятам.

Скримир тагын күзләрен йома, ә Тор, уңайсызланып, үзенең агачына китә. Гомерендә беренче тапкыр ул Мйольнирга каршы тора алган баһадирны күрә. Озакламый яктыра башлый, һәм Тор тагын бер тапкыр тырышып карарга була. Ул Скримирга әкрен генә килә дә һәм бар көченә чүкече белән чигәсенә суга. Бу юлы чүкеч сабына хәтле баһадирның башына кереп китә. Албасты уяна, чигәсен сыпырып ала да кычкырып җибәрә:

— Начар йоклый торган урын сайлаганмын мин! Агач ботакларында кошлар утырадыр, мөгаен. Бер агач ботагы яңа гына башыма килеп төште. Әй, Тор! Уянырга вакыт! Таң аткан бит инде.

Скримир тора, сумкасын чишә, аннан Торның сумкасын чыгара һәм аны шаккаткан Аска бирә.

– Әйдәгез ашарга, — ди ул, — аннары юлга кузгалабыз.

Сәяхәтчеләр, аптырап, бер-берсенә каранып алалар һәм, ике көн ашамагандай, ризыкка ташланалар. Аннары Скримир тагын алга китә, ә Тор һәм калганнар — аның артыннан. Ике сәгатьтән соң алар урман кырына җитәләр.

Скримир болай дип сүз башлый:

– Әгәр сез әле һаман Утгард иленә безнең патшабызга барырга телисез икән, сезгә моннан көнчыгышка таба барырга кирәк. Ә мин төньякка китәм. Сезгә бер яхшы киңәшем бар. Мин сезнең үзара сөйләшкәнегезне ишеттем: сез мине бик кечкенәгә санамыйсыз. Белеп торыгыз: безнең патша замогында миннән дә зуррак албастылар бар. Шуңа күрә үз көчегезгә бик өмет итмәгез. Сау булыгыз.

Бу сүзләрне әйтүгә, Скримир тиз генә төньякка таба юнәлә, ә дүрт юлчы озак кына аның киткәнен карап тора, аны башка беркайчан да очратмаска, дип өметләнеп.

Скримирның кисәтүләренә карамастан, Аслар сәяхәтен дәвам итә һәм көн уртасына биек тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган зур замок күрәләр. Бәхеткә каршы, рәшәткәнең чыбыклары бер-берсеннән ерак урнашкан була, һәм юлчылар алар арасыннан җиңел генә кереп китә. Тор Тиальфи һәм Ресква белән замокның ишекләрен кыю итеп ачып керә. Локи арттарак тора. Алар зур бер залга килеп керәләр. Аның уртасында Утгард иленең патшасы Утгардалоки утыра. Аның янында күп албастылар басып тора. Алар барысы да килмешәкләргә гаҗәпләнеп карап куя.

— Исәнме, Тор, — акрын гына әйтә Утгардалоки. Мин сине һәм синең юлдашларыңы күрүемә шат. Әмма безнең канун буенча, монда үзен нинди дә булса шөгыльдә яисә осталыкта күрсәткән һәм анда беренче урын алган затлар гына булырга хаклы. Сез үзегезне нәрсәдә күрсәтә аласыз?

— Аслар илендә, — ди Торның артында басып торган Локи, миннән дә тизрәк ашаучы юк.

— Бу бик зур осталык, — дип җавап бирә Утгардалоки, — әгәр дөресен әйтсәң, сине бездә хөрмәт көтә. Хәзер без сиңа Логи исемле зат белән ярыш оештырачакбыз.

Утгардалоки кулларын чабып ала да, һәм аның хезмәтчеләре шунда ук күп итеп ит алып чыгалар. Ярышчылар кара-каршы утыралар, һәм Утгардалоки үйтүе буенча ашарга тотыналар. Локи итне генә ашый, ә Логи итне дә, сөякләрне дә ашап бетерә, хәтта ит алып чыккан савытны да ашый башлаган була. Шуңа ул җиңүче дип игълан ителә.

— Аллалар бик тиз ашамый икән, — ди Утгардалоки көлемсерәп. — Ә бу егет, Тиальфи исемле ахрысы, нәрсәгә оста?

— Мидгардта миннән дә тизрәк йөгерүче юк, диләр, — дип җавап бирә Тиальфи, албасты аның исемен белүенә гаҗәпләнеп.

— Ярый, — ди Утгардалоки. — Сынап карарбыз.

Барысы да замоктан чыга. Алар алдында яхшы тапталган юл белән киң басу ята иде. Монда ярыш узарга тиеш була. Утгардалоки якын кешеләре арасыннан Гуги исемле бер егетне чакырып ала һәм аңа Тиальфи белән узышырга куша. Шуннан соң, Утгардалоки кул селтәве буенча, ярышучылар йөгерергә тотына. Тиальфи бик тиз йөгерә, әмма Гуги аны бер адымга уза.

— Тагын бер тапкыр сынап карыйк, — ди Утгардалоки.

Тиальфи белән Гуги тагын йөгерә. Ләкин бу юлы Тиальфи ярышташыннан ук очу ераклыгына артта кала. Өченче чабу Тиальфи өчен тагын да уңышсызлырак булып чыга. Ул ярты юлны да чапмый, ә Гуги инде килеп җиткән була.

— Ахрысы сездә ничек ашыйлар, шулай йөгерәләр, — дип көлеп куя Утгардалоки. — Ә син, Тор? Син нәрсә эшли аласың?

— Аслар арасында минем кебек яхшы эчүче юк, дип сөйләнәләр, — дип җавап бирә Тор.

— Менә бу осталык! — ди Утгардалоки. — Киттек кире замокка. Шунда син Асгардта ничек эчкәнне күрсәтерсең.

Барысы залга керә. Утгардалоки әмере буенча Торга су тутырылган озын һәм нечкә савыт алып киләләр.

— Кайберәүләр бу савытны бер йотымда эчеп бетерәләр, ә күбесе — ике йотымда. Утгардның иң көчсезләренә генә өч йотым кирәк. Син, әлбәттә, бер йотымда эчеп бетерерсең.

Савыт бик озын булса да, ул Торга бик зур тоелмый. Ас бар көченә суны эчәргә керешә. Ниһаять, ул ял итәргә туктый һәм шакката: савыттагы су кимемәгән диярлек.

— Икенче эчүгә бик күп калдыргансың, — ди Утгардалоки. — Бу юлы яхшырак тырыш.

Тор тагын эчәргә тотына һәм тыны беткәнче дәвам итә. Әмма бу юлы су беренче тапкырга караганда да азрак кими.

— Начар эчәсең син, — ди Утгардалоки.

— Хәзер безнең арада дан казану өчен, сиңа осталыгыңны башка нәрсәдә күрсәтергә кирәк булыр.

Ярсыган Тор өченче тапкыр эчәргә тотына. Ул шулай озак эчә, хәтта аның күз алдында әллә нәрсәләр күренә башлый. Әмма суны эчеп бетерә алмаса да, савытта су бик күп калмаган була.

– Җитәр, — ди Утгардалоки. — Син үзең дә күрәсең, бездә Асгардта кебек эчмиләр. Әйт әле, тагын нәрсәләр эшли беләсең?

— Мин сезгә үземнең көчемне күрсәтә алам, — ди Тор.

— Рәхим ит, — ди Утгардалоки. — Монда көчен сынап карарга теләүче яшьләр минем песине күтәреп карыйлар. Әлбәттә бу күңел ачу өлкәннәр өчен түгел. Ләкин синең ничек эчкәнеңе күргәч, син моны башкара алмассың, дип уйлыйм.

Шул минутта залга зур соры песи керә. Тор аны ике куллап күтәрмәкче була, ләкин ничек кенә тырышса да, песи урыныннан да кузгалмый, бары тик бер аягы гына күтәрелә.

— Мин шулай уйлаган идем аны, — дип көлеп җибәрә Утгардалоки. — Аңлашыла ки: песи зур, ә Тор кечкенә. Ничек күтәрсен ул шундый җәнлекне!

— Бәлки мин кечкенәдер дә, — дип кычкыра Тор ярсып, — ләкин мин сезнең буегызга карамастан, теләсә кем белән көрәшергә әзер.

— Безнең белән көрәшер алдыннан, — ди Утгардалоки, — мин сиңа башта көчеңне Элли исемле минем карт дая белән сынарга киңәш итәм. Әгәр син аны җиңсәң, мин сине андый ук көчсез түгел икәнлегеңне таныйм. Әгәр ул сине җиңсә, сиңа ир-атлар белән көрәшү турында уйларга да түгел.

Шуннан соң ул каты тавыш белән:

— Элли! Элли! — дип кычкыра.

Аның чакыруына залга какшаган һәм җыерчыкланып беткән карчык керә һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.

— Минем кунагым белән көрәшүеңне телим, — дип җавап бирә Утгардалоки. — Ул көче белән мактана, сине җиңәр микән, шуны беләсе килә.

Тор Эллины тотып ала да аны екмакчы була. Ләкин теге егылмый, ә Торны шундый каты кыса, хәтта Асның тыны кысыла. Тор ныграк тырышкан саен, карчыкның көче арта. Кинәт ул Торга аяк чала, һәм моны көтмәгән Ас бер тезенә егыла.

Утгардалоки гаҗәпләнгән шикелле була, ләкин ул моны сиздерми һәм Торга болай ди:

– Үзең дә күрәсең, сиңа безнең белән көч сынарга мәгънәсе юк. Син минем замокта кала алмыйсың. Ләкин мин кунакчыл хуҗа һәм сезне ач килеш җибәрә алмыйм. Шуңа күрә сезне табынга чакырам.

Утгардалоки кунакларын бик яхшы сыйлый, ә аштан соң үзе аларны озата бара. Алар замоктан чыккач, болай дип сорый:

— Сәяхәтең белән канәгатьме, бездә ошадымы, Тор?

— Миңа сездә ошады, — ди Тор, — әмма сезнең илдә булу миңа канәгатьлек китерде, дип әйтә алмыйм. Минем бер сәяхәтемнең дә болай данлыксыз тәмамланганы юк иде әле.

– Ә мин синең мондый куәтле икәнеңне белмәгән идем, — ди Утгардалоки елмаеп. — Белгән булсам, замогыма кертмәс идем! Хәзер инде, сез аннан чыккач, мин сиңа серемне ача алам. Сезне алдадылар. Сезгә урманда очраган албасты Скримир — ул мин идем. Син минем сумкамны ача алмадың, чөнки аның биштәрләре тимер белән беркетелгән иде. Ә син миңа чүкеч белән сукканда, мин кыя таш кисәге белән капландым. Бәлки син синем замогымда өч чокырлы зур таш искәрткәнсеңдер. Ул синең сугудан калган эзләр. Локи бик тиз ашады, әмма аның ярышташы Логи — ут иде. Үзең беләсең, утны туйдырып булмый. Тиальфи — бик яхшы йөгерүче, ләкин ул Гугины узалмады, чөнки ул — уй. Уйдан да тизрәк йөгерүче юк. Син су эчкән савытның икенче ягы дөнья диңгезе белән тоташкан иде. Әлбәттә аны эчеп бетереп булмый. Ләкин син шундый күп суын эчтең, хәтта ул су чигенеше булган кебек саегып калды. Син песине түгел, ә Мидгард еланын күтәрдең. Ул бөтен дөньяны әйләндереп алган. Син аны шундый өскә күтәрдең, ул борыны һәм койрык очы белән генә җиргә кагыла иде. Иң авыр сынауны син карчык Элли белән көрәшкәндә үтәдең. Элли ул — картлык. Үзең беләсең, ул теләсә кайсы кешене ега, син бары бер тезгә генә егылдың. Хәзер, Тор, мин үзем синең көчеңдә инандым һәм сине бар күңелемнәм башка беркайчан да күрмәскә, дип өметләнәм. Сау бул!

Тор ярсуыннан чүкечен ала, әмма Утгардалоки кинәт юкка чыга. Аның белән замогы да юкка чыга. Аның урынында тигез, яшел чирәм белән капланган басу гына кала.

Шулай итеп Торның Утгард илендә маҗаралары тәмам була.


Торның Грунгнир белән көрәше


Тылсымлы Утгард патшалыгыннан кайткач, яшен алласы шунда ук көнчыгышка үзенең мәңгелек дошманнары — албастылар белән сугышырга китеп бара.

Тор юк чакта, Один, дөньяда нинди яңалыклар барлыгын белергә дип, Слейпнирга атланып, сәяхәткә барып кайтырга тели. Башта аллалар атасы җирне йөреп чыга һәм анда барысы да тыныч кына барганын күреп, үзенең сигез аяклы атын көнчыгышка юнәлтә. Болыттан болытка сикереп, Слейпнир Йотунхеймга тиз барып җитә һәм Ташлы Таулардан, рәхимсез һәм куәтле албасты Грунгнир биләмәләреннән чабып китә. Бу вакытта Грунгнир замогыннан чыккан була һәм югарыда канатлы алтын башлык кигән җайдакны күреп, шаккатудан күзләрен шар ача.

— Атың яхшы синең! — дип кычкыра ул. — Аны уза алган чабышкы атлар күп түгелдер, булса кирәк.

Один атның тезгеннәрен тарта, һәм Слейпнир, барлык сигез аяклары белән бер болытта тукталып кала.

— Минем Слейпнирны уза ала торган ат дөньяда юк, — дип горур җавап бирә карт Ас, — Асгардта да, Мидгардта да, Йотунхеймда да.

— Син мактанасың! — каршы килә албасты ачулы итеп. — Минем атым Гульфакси, сигез аяклы булмаса да, синең атыңны узачак!

— Алай булса, ярышырбыз, — ди Один. — Миңа өйгә исән-сау кайтмаска, әгәр синең атың минекен куып җитсә дә.

— Хәзер кирәгеңне бирәм, мактанчык карт! — дип кычкырып җибәрә Грунгнир, тагын да ачуланып.

Ул ат абзарына йөгерә, аннан кара куәтле атын алып чыга һәм, ияргә менеп атланып, Одинга юнәлә. Один аны якынрак китертә, аннары Слейпнирны борып, кире көнбатышка чаптырып китә. Ул албастыны артта калдырам дип уйлый, ләкин Грунгнир атын юкка гына мактамаган икән. Гульфакси, Слейпнир кебек, һавада җиңел сикереп йөри. Үзенең сигез аяклы ярышташын куып җитә алмаса да, тизлек буенча аннан калышмый иде. Җайдаклар озакламый Йотунхеймнан ерак китәләр, өермәдәй диңгез өстеннән, аннары Мидгардтан чаптырып үтәләр һәм сизелмәслек кенә Асгардка килеп җитәләр. Чабыш белән мавыгып, һәм ачудан күзләре томаланган баһадир, юлны белештермичә чаба. Один сараена килеп җиткәч кенә һәм аны уратып алган Асларны күргәч кенә һушына килә. Грунгнир көчле һәм батыр иде, әмма ул каушап кала, чөнки белә иде: Аслар Торны чакырырга мөмкин. Аның каушаганын сизеп, Один көлеп җибәрә.

— Курыкма, Грунгнир, — ди ул. — Уз әйдә, кунак бул. Ачыккансыңдыр мондый чабыштан соң. Синең атыңа да ял итәргә комачауламас.

Грунгнир атыннан төшә, масаеп залга керә — ул бит аллаларның сый мәҗлесенә чакырган бердәнбер албасты була. Аслар аны Торның урынына өстәл артына утырталар һәм алдына ике зур савытлы исерткеч бал куялар. Бу савытлар яшен алласыныкы иде. Тор шикелле эчүче булмаганга, Грунгнирның аларга көче җитми. Үзенең зурлыгына һәм тазалыгына карамастан, баһадир озакламый исерә һәм мактана башлый.

— Дөньяда миннән дә көчле зат юк! — ди ул. — Сезнең атаклы Торыгыз минем янда кәрлә генә. Мин сезне ансат кына кырып бетерә алам.

— Тынычлан, Грунгнир, — рәхимле генә әйтә Один. — Син безнең кунак, һәм без синең белән сугышырга җыенмыйбыз.

— Дәшмә! — дип кычкыра аяусыз албасты. — Шактый хакимлек иттегез дөньяда — хәзер минем чират, ә сез үлемгә әзерләнегез!

Ул ачуда шундый куркыныч иде, Аслар, аның янында утырудан куркып, бер-бер артлы залның икенче ягына күчәләр. Бер Фрейя гына батырлык белән баһадир янына килеп, аның савытларына тагын бал сала. Грунгнир аларны эчеп бетерә дә тагын да ныграк исерә.

— Мин Вальгалланы Йотунхеймга күчерәм, — ди ул теле бәйләнеп. — Фрейя һәм Сиф минем белән барачак һәм минем колларым булачак. Ә калган Асларны Асгард белән мин дөнья диңгезендә батырам, ләкин башта мин сезнең бөтен балыгызны эчеп бетерәм.

Һәм ул Фрейяга тагын бал тутырырга савытларын суза.

Аның мактануына башка чыдый алмыйча, Аслар барысы бергә Торның исемен әйтәләр. Шунда ук тимер арбаның гөрелдәве ишетелә башлый, һәм залда кулына чүкеч тоткан яшен алласы күренә. Грунгнирны өстәл артында күреп, Тор катып кала. Ул, бер сүз дә әйтмичә, бүлмәне күздән кичерә, аннары Грунгнирга күз сала һәм ачудан тешләрен шыгырдата башлый.

— Ничек! — дип кычкыра ул. — Мин аллаларның һәм кешеләрнең явыз һәм рәхимсез дошманнары — албастылар белән сугышып йөргәндә, сез шуларның берсен минем урынга утыртасыз һәм бергә эчәсез?! Кем кертте аны Асгардка? Кем аңа Вальгаллага керергә рөхсәт итте? Фрейя, ничек сиңа оят түгел, аллалар бәйрәмендә безне сыйлаган кебек мәкерле Гримтурсенны сыйларга?!

— Аслар уңайсызланып берни дә дәшмиләр, ә Грунгнир, яшен алласын күргәч айнып, болай дип җавап бирә:

— Мине монда Один үзе чакырды. Ул мине сыйлый һәм мин аның сагы астында.

— Сине кем генә чакырса да, бу сый өчен син моннан чыкканчы түлиячәксең! — дип каршы килә Тор, чүкечен югары күтәреп.

— Хәзер күрәм, нинди юләр булганмын монда коралсыз килеп, — кырыс итеп әйтеп куя Грунгнир. — Әйт әле, Тор өчен гаҗиз затны үтерү намуслы буламы? Минем белән ватанымда, Ташлы Тауларда көрәшергә риза булсаң, күбрәк батырлык күрсәтер идең.

Гримтурсеннардан әле беркемнең дә Торны көрәшкә чакырганы юк иде. Ас көрәштән баш тарта алмый. Дан аның өчен иң кыйммәтле нәрсә иде. Тор акрын гына чүкечен төшерә.

— Ярый, Грунгнир, мин синең чакыруыңы кабул итәм, — ди ул. Өч көннән соң төгәл төш вакытында мин сиңа, Ташлы Тауларыңа киләм. Ә хәзер өеңә кайт. Болай җиңел генә котылмас идең, әмма бүген миңа сөенеч: Ярнсакса миңа малай тудырды. Мин аңа Магни дип исем куштым.

Башка бер сүз дә әйтмичә, Грунгнир чыгып китә, һәм, атына утырып, кире кайтып китә.

Торны ярышка чакыру хәбәре Йотунхеймда тиз тарала һәм албастылар арасында зур борчылу тудыра. Грунгнир көчле баһадир иде, аның башы — граниттан, ә күкрәгендә (юкка гына Ташлы Тауларда яшәми) таш йөрәк тибә иде. Ләкин Гримтурсеннар барыбер куркалар иде, ул Торга һәм аның чүкеченә каршы тора алмас, дип. Шунда алар Гримтурсенга Мйольнирның сугуларына да каршы тора алган калкан ясарга булалар. Өч йөз албасты эшкә тотыналар, һәм өченче көннең иртәсенә калкан әзер була. Ул иң калын имән кәүсәләреннән ясалган, ә өстән шомартылган ике зур крестьян йорты хәтле гранит кисәкләре белән капланган иде. Шул вакытта калган албастылар кызыл балчыктан Моккуркальфи баһадирын ясыйлар. Ул Грунгнирга Тор белән көрәштә булышырга тиеш була. Гримтурсеннар аңа да таш йөрәк ясамакчы булалар, әмма моңа аларның вакытлары җитми һәм алар Моккуркальфи күкрәгенә бия йөрәге салып куялар.

Менә килешенгән вакыт килеп җитә. Грунгнир кыяларны вата торган чакматашлы күсәк һәм аңа ясалган калкан белән коралланып, үзенең кызыл балчыктан эшләнгән ярдәмчесе белән көрәш урынына китә.

Шул вакытта куркуны белми торган һәм җиңүендә шикләнмәгән Тор, Тиальфины үзе белән алып, арбасында Ташлы Тауларга җилдерә иде. Алар инде диңгезне узган була, шул вакытта Тиальфи Тордан бер минутка гына туктап торырга сорый.

— Без бик иртә барып җитәчәкбез, хуҗа, — ди ул. Монда көтеп тор әле, ә мин анда йөгереп килим, хәйләкәр Гримтурсеннар безгә берәр тозак кормый микән.

— Ярый, бар, — дип ризалаша Тор. — Мин синең артыңнан барам.

Тиальфи бар көче белән Ташлы Тауларга йөгерә. Анда килеп җиткәч, калкан тоткан Грунгнирны күрә. Ул игътибар белән күккә карап дошманын көтә иде.

“Калканы яхшы, — дип уйлап куя егет. — Ул Мйольнирның беренче сугуына чыдар, булса кирәк. Кем белә, Тор икенче тапкыр сугарга өлгерерме. Ярый, хәзер мин аны хәйләлим”.

– Әй, Грунгнир! — дип кычкыра ул. — Сак бул, юкса бәладән котылмассың: син Торны өстән көтәсең, ә ул ерактан ук синең калканыңы күреп алды һәм сиңа астан һөҗүм итәр өчен, җир астына төште.

Моны ишетү белән, Грунгнир, ашыгып, калканын җиргә ташлый, аның өстенә баса, һәм, чакматашлы күсәген алып, аны өскә күтәрә. Шул вакытта яшен яшьни, бик каты күк күкри, һәм күктә Торның арбасы күренә. Дошманын күреп, куәтле Ас аңа ерактан ук чүкечен ыргыта. Әмма албасты дә аңа Торга куркыныч коралын ыргытырга өлгерә. Грунгнирның чакматашлы күсәге һавада Мйольнир белән бәрелешә һәм челпәрәмә ватыла. Аның ярчыклары төрле якка еракка таралалар, һәм аның берсе Торның маңгаена килеп кадала. Аңын югалтып Ас арбасыннан нәкъ баһадирның аяклары алдына егыла. Ләкин Грунгнир җиңүенә сөенергә өлгерми: албастының күсәген ватып, Мйольнир Ташлы Таулар хөкемдарының гранит башына шундый каты китереп бәрә, аны урталайга ярып ташлый. Һәм Гримтурсен дошманының гүдәсенә килеп төшә, муенын тезе белән кысып.

Шул вакытта Торның тугрылыклы хезмәтчесе, кулына кылыч тотып, Моккуркальфига ташлана. Аларның көрәше озак дәвам итми. Бия йөрәкле кызыл балчыктан ясалган баһадир, Торны күрү белән, усак яфрагыдай калтырап, Тиальфиның ике-өч сугуыннан кисәкләргә чәчелә. Аның егылуыннан чыккан тавыш бөтен дөньяга ишетелә һәм Йотунхеймның халыгын шундый куркыта, хәтта алар өйләренә кереп качалар һәм көне буе аннан чыкмыйлар.

— Дошманы белән төгәлләгәч, Тиальфи хуҗасына ярдәмгә ашыга һәм Грунгнирның аягын Торның муеныннан алмакчы була, ләкин ул бик нык авыр булганга, урыныннан кузгата алмый. Батыр егет югалып калмый. Ул Торның арбасына сикереп менеп, Асгардка китә һәм аннан Одинны һәм башка аллаларны алып килә. Аслар бергәләп албастының аягын күтәрмәкче булалар, әмма алар да булдыра алмый.

Аллаларның коты алына: алар Тор һәлак булган, дип уйлый. Хәтта Один да аптырап кала, өлкән улын ничек коткарырга белмичә.

Кинәт Аслар артында кемнеңдер авыр адымнары ишетелә. Алар әйләнеп карый һәм күрә: боларга таба ниндидер озын буйлы, киң җилкәле, түгәрәк йөзле һәм зур зәңгәр күзле батыр килә.

– Әйтегезче, миңа әтине ничек табарга микән? — дип сорый ул аллалардан.

— Кем соң синең әтиең? — дип сорый Один.

— Минем әти — күк күкрәү алласы! — дип горурланып җавап бирә батыр. — Мин аның улы Магни. Өч көн элек мин тудым, ә бүген иртән аның албасты Грунгнир белән сугышачагын ишеттем һәм аңа ярдәм итәргә барам.

Хәйранга калган аллалар бер-берсенә каранып алалар.

— Грунгнир инде үлде, — ди Тюр, — ә синең әтиең аның астында аңсыз ята, һәм без аны чыгара алмыйбыз.

— Сез аны чыгара алмыйсыз? — көлеп җибәрә Магни. — Җип-җиңел бит ул.

Шулай итеп ул иелә, Грунгнирның аягын ала һәм аны Торның муеныннан каурыйны күтәргән шикелле алып ташлый.

— Тор шунда ук тын алып, күзләрен ача.

— Исәнме, әти, — ди Магни, атасына торырга булышып. — Кызганыч, мин соңга калдым! Бер сәгатькә иртәрәк килгән булсам, мин бу албастыны бер сугуда үтерер идем.

— Батыр егет! — ди Тор, улын кочаклап. — Син бүләксез калмассың. Мин сиңа Гуль-Ааксины — Грунгнирның кара айгырын бүләк итәм. Ул хәтта Слейпнирдан калышмый.

— Хатын-кыз албастының улына мондый сылу ат бирү яхшы түгел! — дип мыгырдап куя Один.

– Ә албасты белән бер өстәл артында утырып эчү яхшыракмы? — дип сорый Тор.

Аллалар яраланган Торны арбасына утыртып, кайтып китәләр.

Шуннан бирле гасырлар үтә, әмма хәзер дә һәркайда Грунгнирның чакма ташларын, күсәк ватыкларын табарга була. Ә көнчыгышта, албастылар илендә — баһадир Моккуркальфидан калган кызыл балчыклы тау — һаман да калкып тора.

Грунгнир күсәгенең ярчыгы элеккечә Торга җәфа китереп маңгаенда кала бирә иде. Яралыга булышыр өчен, Аслар аңа тылсымчы хатын Гроаны чакыралар. Ул Аурвандиль батырының хатыны иде. Аурвандиль бер ел элек Нифльхеймга киткән була. Шуннан бирле аннан бернинди хәбәр дә юк. Гроа килә дә һәм үзенең әфсеннәрен укый башлый. Озакламый чакма ташлы китек селкенә башлый һәм тышка чыга башлый. Авыртуның азайганын сизеп, Тор рәхмәтле итеп тылсымчыга карый.

— Гроа, күрәм син кайгылы, һәм мин ни өчен икәнен беләм, — ди. — Син иреңне Нифльхеймда, карлы албастыларда әсирлектә, дип уйлыйсың. Ләкин бу алай түгел. Ун көн элек мин анда булдым һәм озак сугышканнан соң, Аурвандильны әсирлектән коткардым. Мин аны кәрзингә утырттым, җилкәмә астым һәм Эливагарның унике ташкыннарын кичеп, аны томаннар патшалыгыннан алып чыктым. Синең ирең аксакламаса, күптән өйдә булыр иде инде: мин аны күтәреп барганда, ул уң аягында баш бармагын туңдыра, шулкадәр нык, хәтта ул өзелеп төшә.

Гроаның күзләреннән сөенү яшльләре ага башлый, һәм ул дулкынланудан үзенең бөтен әфсеннәрен оныта. Аның Тор янында утыруы файдасыз була: тылсымлы сүзләр аның акылына инде килми һәм китекнең кечкенә бер өлеше Торның маңгаенда кала.


Тор Гейродта кунакта


Тор яраларын дәвалаганда, ә калганнар аны караганда, Локи Асгард буйлап, нинди яңа шаянлык уйлап табарга микән, дип, нишләргә белмичә йөри. Ниһаять ул Фрейя янына килә һәм аннан тагын лачын киемен сорый.

— Мин Йотунхеймга очып кайтырга телим, — ди ул, — албастылар безгә каршы ни кора микән.

Мәрхәмәтле Фрейя, кемнең дә булса йомышы булса, булышырга тырыша иде. Һәм ярты сәгать үтүгә, Локи инде көнчыгышка, албастылар иленә таба оча иде.

Гримтурсеннарның Грунгнирдан соң иң бөек князе Гейрод була. Ташлы Тауларның хөкемдары шикелле диярлек куәтле, әмма ул аннан акыллырак һәм хәйләкәррәк; моннан тыш, аның үзе кебек көчле өч кызы була.

Йотунхеймга килеп җитеп, аның замогының түбәсенә Локи төшә. Берникадәр вакыт ул анда ишегалдында йөрүче хезмәтчеләрне тыныч кына карап утыра, әмма бу аны туйдыра. Шуннан соң ул, башын мич морҗасына тыгып, төрле җәнлекләр һәм кошлар тавышына охшатып кычкыра башлый. Ул шулай нык кычкыра, хәтта Гейрод, ашавын калдырып, куркып ишегалдына йөгереп чыга.

Замогының түбәсендә зур лачынны күреп, бер хезмәтчесен чакырып ала һәм тупас кошны тотарга куша.

“Ярый, ярый, — дип уйлый Локи, хезмәтченең көчкә түбәгә менгәнен күреп. — Тырыш, тырыш, дустым! Син якынлашкач, мин болытларга хәтле очып китәчәкмен”.

Һәм, күзләрен йомып, йоклаган булып кылана. Шул чакта хезмәтче түбәгә менә, лачын янына акрын гына килә һәм аңа кулын суза. Моны көткән Локи түбәдән очып китмәкче була, ләкин аягы белән бер чирәпкә эләгә һәм тотыла. Хезмәтче, аны ишегалдына алып төшеп, Гейродка бирә.

Тоткынның акыллы һәм хәйләкәр күзләренә карап, албасты аның алдында гади генә кош түгел икәнен аңлый.

– Әйт әле, дустым, кем син? — дип сорый.

Локи, чын лачын булып кыланып, томшыгы белән чутылдый һәм баһадирның бармагын чукымакчы була.

— Ярый! — ди Гейрод ачуланып. — Көтәрбез, син әле сөйләшерсең!

Ул Локины өенә алып кайта, аны зур тимер читлеккә кертеп утырта һәм хезмәтчеләренә исемен әйтмичә, аңа ашарга-эчәргә бирмәскә куша.

Өч ай утыра кош читлектә, ашыйсы-эчәсе килүдән газапланып. Ул Гейрод аны азат итәр, дип өметләнә иде. Ләкин түзәр хәле калмагач, ниһаять исемен әйтә һәм Гримтурсеннан аны азат итүен сорый.

— Мин сине азат итәм, — ди теге, — әмма башта миңа Тор кунакка килә, дип ант ит; җәяү килсен һәм үзенең билбавын, чүкечен һәм бияләйләрен өйдә калдырсын. Минем аның белән күптән сөйләшәсем килә.

— Мин моны башкара алмыйм, — дип каршы килә Локи. — Тор беркайчан да Мйольнирны калдырмый һәм ансыз сиңа килмиячәк.

— Башкара алмыйсың? Ярый, алайса син читлектә тагын өч айга калачаксың, — ди албасты.

— Юк, юк! — куркудан кычкыра Локи. — Ярый, берәр нәрсә уйлап табармын. Торны сиңа килергә күндерергә ант итәм!

— Билбаусыз, чүкечсез һәм бияләйләрсезме? — дип сорый Грунгнир.

— Билбаусыз, чүкечсез һәм бияләйләрсез, — дип кабатлый Локи.

— Менә килештек, — дип көлеп җибәрә баһадир.

Ул, хезмәтчеләрен чакырып, аларга Локины яхшылап ашатырга куша, аннары аны азат итә.

Ашамыйча хәлдән таеп беткән Локи Асгардка көчкә барып җитә. Анда ул лачын киемен салып, аны Фрейяга бирә, ә үзе Торга китә. Локи юк чакта Тор инде яраларын дәвалап бетергән була һәм албастылар иленә яңа сәяхәткә әзерләнә иде.

— Исәнме, Локи! — ди ул. — Кайда булдың син шулай озак? Минем белән Йотунхеймга барырга теләмисеңме?

— Мин яңа гына шуннан, — дип җавап бирә Локи. — Мин Гейродта булдым һәм аның белән бәхәсләштем.

— Нәрсәгә карата булды инде бәхәс? — дип сорый Тор.

— Мин Гейродка син беркемнән дә курыкмыйсың һәм теләсә кайсы Гримтурсенны коралсыз җиңә аласың, дидем. Ә ул сине куркак, һәм аңа җәяү, билбаусыз, бияләйсез һәм чүкечсез килергә куркачак, ди, — дип әйтә хәйләкәр алла.

Тор уйга кала. Аның Гейрод турында ишеткәне бар һәм аңа коралсыз бару — хәвеф-хәтәрле. Ләкин аны куркак дип санау аның өчен иң зур куркыныч нәрсә.

— Син бәхәсеңне җиңдең, — ди ул горурланып. — Мин Гейродка барам һәм аның башын ярырга миңа чүкеч кирәкмәгәнен күрсәтәм.

– Ә син курыкмыйсыңмы? — ди Локи, Торны тагын да ярсытырга теләп.

Ул аңа ачулы итеп күзләрен генә елтыра да Скифка китә. Тор аңа Мйольнирны, билбавын, бияләйләрен бирә дә, аның сораштыруларына җавап бирмичә, юлга кузгала.

Ас ничек кенә тиз бармасын, албастылар иленә барып җитү күп вакытны ала. Монда диңгез буенда Гридның, аз сүзле Видар әнисенең замогы тора иде. Грид, Йотунхеймда торса да, күптән инде Аслар яклы иде. Тор моны белә иде һәм анда кунарга була.

Яшен алласының җәяү килгәнен һәм бернинди коралсыз Гейродка барганын белгәч, Грид гаҗәпләнүдән кулларын җәя.

— Син, Тор, үлем эзлисеңдер! — дип кычкырып куя ул. — Беләсең бит, Гейрод һәм аның кызлары нинди көчле һәм мәкерле. Тыңла мине, әле соң түгел, кире кайт.

— Юк, Грид апа, — ди яшен алласы, — мин кире кайта алмыйм, юкса Гейрод мине куркак диячәк.

Грид башын селки:

— Ярый, алай булса — бар, — ди ул. — Ләкин кулларыңа минем иске тимер бияләйләрне ки һәм минем таякны ал. Алар сиңа кирәк булачак.

— Рәхмәт, Грид апа, — ди Тор. — Беләм, син акыллы, һәм синең киңәшеңне тыңлармын.

Мәрхәмәтле албасты хатын Торны ашата һәм йокларга яткыра, ә иртән уята. Һәм аңа үзенең бияләй белән таягын биреп, юлга озата.

Берникадәр вакыт үткәч, Тор киң елганың яр буена килеп җитә. Үзенең озын буена ышанып, ул аны кичеп чыгарга уйлый. Дөрестән дә, су аның биленнән генә иде. Әмма кинәт елгада зур дулкыннар барлыкка килә һәм Торны бәреп екмакчы була. Куәтле Ас Гридның таягына терәлеп кала һәм су агымыннан өскә карый. Анда, бер аягы белән — бер яр буенда, икенче аягы белән икенчесендә басып торып, Гейродның өлкән кызы биек булып тора иде. Иелеп, ул суны учлап ала иде һәм аны Торга куа иде.

— Мин сиңа кирәгеңне бирермен әле! — ди Ас ярсуланып.

Ул иелә дә су төбеннән зур таш чыгарып, аны бөтен көченнән албасты кызга ыргыта. Таш аның чигәсенә барып тия, һәм ул, һәлак булып, елгага егыла. Ташкын тынычлана, һәм Тор уңышлы гына икенче ярга күчә.

Тагын ике сәгатьләп йөри ул таулар буйлап. Берзаман еракта Гейрод замогының биек түбәсен күрә. Баһадир ишегалдында басып тора иде. Торны күрүгә, көлемсерәп куя.

— Уз әйдә, Тор, кунак бул! — ди ул. — Сине күрүемә шатмын, минем кабиләдәшләремне яратмасаң да.

— Алар безне, Асларны ничек яраталар, мин дә аларны шулай яратам, — дип мыгырдап куя Тор, албастының өенә уза торып.

— Ярый, ярый, элеккене искә алмыйк, — ди Гейрод. Кара әле, мин сине хөрмәтләп каршы алырга дип барсын да әзерләдем: учак яна, үгез ите пешеп килә, табында иске яхшы бал тора. Без хәзер синең белән Асгардтан да ким түгел сыйланырбыз.

“Әйе, чыннан да ул әйткәнчә, — дип уйлый Тор, шикләнеп як-якка каранып. — Әнә үгез, менә бал. Учакта нишләп кызган тимер кисәге ята микән, шунысы гына аңлашылмый”.

— Аргансыңдыр, Тор, ачыккансыңдыр да. Әйдә тизрәк утыр табын артына, — ди Гейрод көлемсерәп һәм Аска зур биек урындыкка күрсәтеп.

Тор утыра да һәм шунда ук югарыга оча, башы чак кына түбә өрлегенә бәрелмичә кала. Әмма ул аңа Грид биргән таяк белән терәлеп кала.

— Кунакларны яхшы кабул итәсең, Гейрод, — тыныч кына әйтә ул, кемдер аны түшәмгә терәргә теләвен сизеп. — Мин болай югары утырырга күнекмәгән.

Бу сүзләр белән Ас таягы белән этәрелеп җибәрә, һәм урындыгы шунда ук тәбәнәя. Моның белән бергә идәндә Гейродның ике һәлак булган кызын күрә.

— Күрәсең, мин бик авыр, һәм мине тотып калу җиңелдән түгел, — дип көлеп җибәрә ул.

Албасты, гаҗәпкә калып, берникадәр вакыт ачык авыз белән әле кунагына, әле кызларына карап тора, аннары учакка ташлана. Аннан кыскыч белән теге кызган тимер кисәген эләктереп, Торга ыргыта.

— Бәхеткә каршы, Асның кулларында Видар әнисе биргән бияләйләр иде, һәм ул, тимерне тотып алып, өскә күтәрә.

— Бу сый миңа ошамый, Гейрод, — ди ул, күзләрен елтыратып. — Сиңа аны үзеңә ашарга туры киләчәк.

Гейрод, куркып, зал уртасында торган колонна артына кача, ләкин теге тимер кисәге, Тор ыргытып, аны үтәли тишә һәм хәйләкәр албастының йөрәгенә тия.

“Хәзер мөгаен, мине бер Гримтурсен да кунакка чакырмас, — ди үз-үзенә Тор, Гейрод замогыннан чыгып һәм кайту юлына юнәлеп. — Зарар юк, мин аларга чакырусыз килермен”.


Тор һәм Мидгард еланы


Торның Тримны, Грунгнирны һәм Гейродны җиңүләре аның исемен бөтен дөньяга данын тарата. Албастылар Йотунхеймнан китәргә башка батырчылык итми һәм җиргә һөҗүм ясамый, ләкин яшен алласы әле барыбер канәгать булмый. Ул үзенең тылсымлы Утгард патшалыгына барганын һәм Мидгард еланын күтәрә алмавын оныта алмый. Норналар сүзләрен дә исенә төшерә: алар аңа Локиның иң куркыныч кызыннан үлем күрәзә итә. Тор батыр иде, һәм ничек кенә көчле булмасын, аңа бу дошман һөҗүм иткәнен көтәргә тиеш була. Ниһаять, ул җирне әйләндереп алган албастыны эзләп табарга һәм, үзенең тормышы куркыныч астында булса да, дөньяны аннан арындырырга тели. Ләкин Мидгард еланы тирәндә, дөнья диңгезе төбендә яши. Ул беркайчан да су өстенә чыкмый иде. Аны табар өчен, Тор диңгез албастысы Гимирдан ярдәм сорарга тиеш була. Бервакыт иртән, берүзе, Асларга берни дә әйтмичә, Тор юлга кузгала.

Гимир Нифльхеймда яши торган була, яр буенда тау куышында. Албасты Мимир шикелле ул аллалар белән сугышмый, алар белән дус та булмый, алардан читтә тора. Шуңа күрә Торны күрүгә ул бернинди сөенеч тә күрсәтми, ә бары кырыс итеп кенә аның ни өчен килгәнен сорый.

— Минем синең белән балык тотарга барасым килә, Гимир, — дип җавап бирә Ас.

— Минем белән балык тотарга? — шакката баһадир. — Синең болытлар өстеннән йөри белгәнеңе һәм кыяларны чүкечең белән вата алуыңны ишеткәнем бар. Минем иптәш Гримтурсеннарны юк иткәнең турында да беләм. Әмма моңарчы синең көймәдә йөзеп балык тота алганыңы белми идем. Юк, Тор, мин сине үзем белән ияртмим: син барыбер бернәрсә дә тотмыячаксың һәм миңа комачаулыячаксың.

— Курыкма, Гимир, — ди яшен алласы. — Дөрестән дә, минем кармак салганым юк, әмма ничек икәнен беләм. Көймәдә дә йөзә алырмын.

— Төньяк диңгездә салкын, ә мин көн дә төн дә балык тотам. Син туңачаксың һәм яр буена чыгарга сорыячаксың, — ди Гримтурсен.

— Минем Эливагар ташкыннарын кичеп чыкканым бар, андагы су синең диңгезеңнән салкынрак, барыбер туңмадым, — ди яшен алласы. — Күрәсең, Гимир, сиңа мине үзең белән алырга туры киләчәк.

Баһадир кашларын җыера: ул бәйләнчек кунактан ничек котылырга белми.

— Ярый, — ди ул ниһаять. — Барасың килсә, бар, ләкин минем артык балык тоту кирәк-яраклары юк.

— Мин үзем белән алдым, — ди Тор, Гимирга зур ыргак һәм агач калынлыгында аркан күрсәтеп. Албасты кычкырып көлеп җибәрә.

— Мондый ыргак белән бау бер өер китларны чыдата, — ди ул көлүдән чыккан күз яшьләрен сөртеп. Кемне тотарга җыенасың соң син?

— Ул минем эш, — ди Ас, баһадир белән бәхәсләшүдән туеп. — Әйт әле, җим бармы синдә?

— Бар, ләкин үзем өчен, — ди Гимир, кашларын җыерып. — Ә синең өчен җим табу минем эшем түгел, үзең тап.

— Яхшы, мин аны синнән башка да таба алам! — усал итеп әйтә яшен алласы һәм тау куышыннан чыгып китә.

Аның кырында, калкулыкта, Гимирның албасты сыерлары көтүдә йөри иде. Алар арасында бер үгез була, аның сырты наратлар өстеннән калкып тора. Озак уйлап тормыйча, Тор аның башын өзеп, шуның белән тау куышына кайта.

— Менә минем кармак өчен җим, — ди ул.

— Ничек үтерә алдың минем яраткан үгеземне? — дип кычкыра башлый албасты, ләкин Торның Мйольнирны тотканын күргәч, тынычлана һәм кашларын җыерып, көймәне әзерләргә китә.

— Мин ишкәкләргә утырам, Гимир, — ди Тор, Гримтурсен аны суга төшергәч.

— Ничек телисең, — ди албасты көлемсерәп, — әмма сине озакламый алыштырырга туры киләчәк, дип уйлыйм.

Әмма, Ас, аның белән чагыштырганда, кечкенә кебек күренсә дә, аннан яхшырак ишә иде, һәм аларның көймәсе дулкыннар буйлап коштан да тизрәк җилдерә иде.

Ике сәгатьтән соң Гримтурсен Торга туктарга куша.

— Килеп җиттек, — ди ул. — Мин гел монда балык тотам.

— Бәлки син килеп җиткәнсеңдер, ә мин әле юк, — ди яшен алласы, ишкәк ишүен дәвам итеп.

— Диңгезгә ерак кереп китү куркынычлы, — һаман үз сүзендә тора баһадир. — Болай без Мидгард еланы ята торган җиргә барып җитә алабыз.

— Еракмы аңа? — дип сорый Тор.

— Болай җитез ишсәң, тагын бер сәгать барырга, — ди Гимир.

Тор тагын да ныграк ишә башлый.

— Син минем әйткәнне ишетмәдеңме әллә? — ди албасты.

— Ишеттем, — көлемсерәп куя Тор.

— Нигә соң алайса туктамыйсың? — Гимирның ачуы килә.

— Чөнки ераграк барасым килә, — ди Тор.

Гримтурсен инде яшен алласына ташланып, аның ишкәкләрен алмакчы була, әмма күзе тагын Мйольнирга төшә, һәм ул үз урынында калырга була. Берникадәр вакыт ул Торның ишкәнен тын гына карап утыра, аннары ялвара башлый:

— Зинһар, кире борыл, без нәкъ албасты өстеннән барабыз.

— Миңа шул кирәк тә инде! — дип кычкырып җибәрә канәгать яшен алласы, ишкәкләрен ташлап һәм көчен ике тапкырга арттыра торган билбавын киеп.

Шуннан соң ыргагына үгез башын кидертеп, аны арканга бәйли һәм диңгезгә ташлый.

Албасты курку белән аның һәр хәрәкәтен карап тора.

— Нишлисең? Нишлисең? — дип кабатлый ул. Җим белән ыргак аска таба төшә бара. Кинәт кемдер аны кинәт кенә тартып куя. Хәтта арканны тотып торган Торның куллары көймә бортына бәрелә.

— Эләктеңме! — сөенеп кычкыра ул.

Ас ялгышмый: Митгард еланы җимне каба, ләкин мондый гадәттән тыш зур албастыны чыгару җиңел эшләрдән булмый. Күп көч куеп кына куәтле Тор башта тезләнергә аннары бөтен буена басарга ирешә. Каты көрәш башлана. Баһадирның көймәсе яртылаш суга батканга игътибар итмичә, Тор бар көченә арканны тарта һәм акрынлап албастыны чыгара бара. Диңгез өстендә зур ямьсез елан башы күренгәнче күп вакыт үтә. Куркудан катып калган Гимир әле салкын, аяусыз нәфрәт белән тулган Локи кызының күзләренә, әле кара, якты ут кебек янган Тор күзләренә карап, кайсысы куркынычрак икәнен хәл итә алмыйча тора иде.

Кинәт каты чатнау тавышы ишетелә. Көймә төбе, чыдамыйча, тишелә, һәм яшен алласы суга чума. Бәхетенә, бу җирдә тирән булмый, һәм ул сайга баса. Ничек кенә булмасын, әмма кулыннан кармакны ычкындырмый.

— Менә очраштык без синең белән! — ди Тор, Мйольнирны күтәреп.

Бу вакытта Гимир селкенмичә көймәнең арткы өлешендә утыра. Әмма су аның аякларына үтә башлагач, ул, пычак алып, елан асылынып торган бауны кисеп ата. Шунда албасты диңгезгә чума.

— Тукта, син миннән кача алмассың! — дип кычкыра Тор һәм артыннан чүкечен ыргыта.

Мйольнир, каты чупылдап, дулкыннарда югала. Күз ачып йомганчы ул аннан кире чыга һәм хуҗасының кулына барып керә. Ә диңгез кызыллана. Бу Мидгард еланы каны иде.

Тор Гимирга борыла.

— Синең аркада мин аяусыз дошманымны ычкындыра яздым. Үтердемме мин аны, юкмы — белмим. Син үлемгә лаек, ләкин мин синең кунагың булганыңы оныта алмыйм. Син дә мине онытмас өчен менә сиңа миннән бүләк.

Бу сүзләр белән Тор аңа китереп суга, албасты, көймә аша очып, суга барып төшә.

Шуннан соң Ас су ерып яр буена юнәлә. Берничә сәгатьтән соң үзенең арбасына килеп җитә һәм, шуңа утырып, Асгардка кайтып китә. Бераздан чыланган, туңган Гимир да өенә кайтып җитә. Ул Торга ләгънәтләр укый һәм Аслар белән башка эш итмәскә вәгъдә бирә.

Яшен алласы Мидгард еланын үтердеме, юкмы — беркем белми. Әмма норналар аны исән һәм каты яраланган гына, ди.

— Килер көн, — диләр алар, — аның һәм Тор өчен соңгысы, һәм алар тагын очрашачак. Ләкин бу көннең кайчан киләсен норналар да белми.


Альвис


Гном Альвис бик акыллы, кабиләдәшләреннән күпкә акыллырак була. Ул Квазир белгән кебек диярлек күп белә һәм моның белән бик горурлана иде.

— Мин сезнең белән яшим, сез моңа лаеклы түгел, — ди ул бервакыт җир астында яшәүчеләргә. — Минем урыным Асгардта, аллалар янында. Бары тик алар гына минем акыллылыгымны аңлый алачак һәм барысын миңа хөрмәт күрсәтергә мәҗбүр итәчәк.

Аны тыңлап бетергәч, гномнар, гаҗәпләнеп, башларын селкиләр.

– Әлбәттә, син бик акыллы, Альвис, — ди аларның берсе, ләкин Свартальфхеймнан чыгу белән кояш сине ташка әйләндерерәчәк.

— Күренеп тора, син надан, — дип көлеп җибәрә Альвис. — Асгардка мин төнлә барам, ә аллалар илендә мине кояштан каплый ала торган сарай түбәләре бар.

— Альвис, ничек син аллаларны үзең белән бергә яшәргә мәҗбүр итәчәксең? — ди икенче гном.

— Мин берәр алиһәгә өйләнә алам, һәм шунда Аслар теләсә дә теләмәсә дә миңа Асгардка керергә рөхсәт итәчәкләр, — ди акыл иясе.

— Син нәрсә, Альвис, — ди өченче гном, көлеп җибәрүдән чак түзеп калып. — Җир асты күленә бар тизрәк һәм үзеңнең чагылуыңа кара. Синең белемнәреңә карамастан, син безнең шикелле үк кечкенә һәм бөкре. Синең шундый ук озын кара сакал һәм кеп-кечкенә күзләрең. Син алиһәнең ире була аласыңмыни?

— Аллалар сезнең кебек надан түгел! — Альвисның ачуы килә. — Алар акылның матурлыктан әһәмиятлерәк икәнен беләләр, һәм аларның берсе миңа кызын кияүгә бирергә риза булачак.

Гномнар башка бәхәсләшми, һәм бары тик берсе генә, иң карты болай ди:

— Мин синең кебек акыллы түгел, Альвис, һәм синең шикелле фән-гыйлемнәрне дә бик белмим, ләкин гомеремдә гномнарның аллалар белән туганлашканын һәм аларны нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр иткәнен ишеткәнем булмады. Безнең белән кал. Аслар синең дорфалыгыңны кичермәс.

Әмма тәкәббер гном көлеп кенә куя.

— Бүген төнлә мин Асгардка барам, — ди ул, — һәм мин кайткач, нинди уңышларга ирешкәнемне белерсез.

Чыннан да, Суль таулар артында качу белән, Альвис юлга чыга. Шунда ул кайсы алла кызының кулын сорарга микән, дип уйланып бара. Ниһаять, ул яшен алласы кызын сайлый. Унҗиде-унсигез ел элек, Асларның крепосте төзелгәнчегә хәтле, Сифның кызы туа, һәм аңа Труд дип исем кушалар. Ул төскә-буйга матур, тыйнак була. Һәм гном моннан да яхшы хатын булмас, дип карар кыла.

“Шуның өстенә, — фикер йөртә ул, — Тор куәтле булса да, бик акыллы түгел һәм аңа минем кебек мондый зирәк кияү кирәк булачак. Миңа аллалар иленә генә барып җитәргә иде!”

Озакламый ул Бифрёстка килеп җитә һәм Хеймдалльны чакырырга тотына. Сизгер Ас шунда ук аның нечкә, чәрелдек тавышын ишетеп ала һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.

— Минем Асгардка эләгәсем килә, — дип җавап бирә Альвис, — әмма сезнең күпердә янган ут аша ничек үтәргә белмим.

— Нәрсә кирәк сиңа аллалар илендә? — дип сорый Хеймдалль.

— Тор кызы Трудның кулын сорарга барам, — ди гном. Ас көлеп җибәрә.

— Ул аны сиңа кияүгә бирергә риза булыр, дип уйлыйсыңмы?

– Әйе, Хеймдалль, — дип горур кыяфәт белән җавап бирә Альвис, — чөнки Квазир һәлак булганнан соң, дөньяда миннән дә зирәгрәк беркем юк!

— Менә ничек? — Хеймдалль тагын көлеп җибәрә, ул үзе дә бик акыллы иде. — Ярый, мин сиңа Асгардка керергә булышырмын. Син анда зыян китермиячәксең, ә миңа синең ничек уңыш казанганыңны карау кызыклы булыр.

Ул Бифрёсттан аска төшеп, Альвисны кулына ала һәм аны Асгардка алып килә.

Салават күпере сакчысына рәхмәтләр әйтеп, гном аннан Торның сарае кайда урнашканын сорый һәм шунда китә.

Яшен алласы бу вакытта Гимирда була һәм Мидгард еланын эзләргә китәргә әзерләнгән була. Труд каты йоклый, һәм Альвисны Сиф каршы ала. Аңа ишек ачып һәм гномны күргәч, алиһә, гаҗәпләнеп, кулыннан алтын чәчләрен тарый торган тарагын төшереп җибәрә һәм кунакка “рәхим итегез”, дип әйтү урынына кычкырып җибәрә:

— Ничек килеп эләктең син Асгардка, кара эльф, һәм нәрсә кирәк сиңа миннән?

— Башта минем исемне сорарга кирәк иде, — дип шелтәли аны кәрлә, — шунда син минем исемем Альвис һәм минем дөньяда иң акыллы икәнемне белер идең.

— Гафу ит, Альвис, — ди Сиф. — Чыннан да, минем синең турында ишеткәнем булмады. Кунак бул һәм безгә ни өчен килгәнеңе сөйлә.

— Мин синең кызың кулыңны сорарга килдем, Сиф, — эре кыяфәт белән дип әйтә гном, сарайга кереп.

— Минем кызымның кулын сорарга? Син Трудка өйләнергә телисең? — дип кычкырып җибәрә алиһә, ни ишетүенә ышана алмыйча.

– Әйе, Сиф, — дип раслый Альвис, эскәмиягә көчкә менеп. — Мин Трудка өйләнергә телим һәм синең ни өчен гаҗәпләнүеңне аңламыйм. Акыл бар нәрсәдән кыйммәтрәк, мин Один диярлек акыллы һәм теләсә кайсы алиһәнең кулын сорарга лаеклы. Мин синең кызыңны сайлаганга син сөенергә тиеш.

– Әмма, Альвис, — дип каршы килә Сиф, — Асларның кызлары гномнарга кияүгә чыкмый: алар җир астында тора алмый.

– Әмма мин Асгардта тора алам, — ди Альвис. — Әлбәттә, көндез мин өйдә утырачакмын һәм аннан төнлә генә чыгачакмын, ләкин бу бик мөһим түгел. Мин бик бай, минем алтыным күп. Ә минем белемнәрем аркасында мин тагын да баерак булачакмын. Минем хатыныма барысы да көнләшәчәк.

Аларның бәхәсе әле озак дәвам итә, һәм ниһаять хәйләкәр гном Торның хатынын күндерә ала. Ул шунда ук Трудны чакыра һәм, Тордан да сорамыйча, кызына гномга кияүгә бирүе турында әйтә.

Кәрләгә карау белән, кыз елый башлый: ул аңа бик җирәнгеч тоела. Әмма Альвис сөенечтән һәм горурлыктан балкый иде. Ул Сифта көне буе утыра, ә кич белән икенче көнне төнлә килергә, дип сүз биреп һәм Трудка йокларга ятмаска кушып кайтып китә. Свартальфхеймга кайтканда, ул түзми һәм Хеймдалльга барысын сөйли һәм уңышлары белән мактана.

— Мин сиңа бәхет телим, — ди теге, — ләкин иртә шатланмыйсыңмы син? Тор бит әле аның кызын сиңа кияүгә бирү турында белми?

— Ул Сиф миңа биргән сүзне бозарга теләмиячәк, һәм мин аның кияве, дип санала алам, — ди гном, һәм, Хеймдалль белән саубуллашып, шат күңелле алга китә.

Иртән иртүк, Мидгард еланы белән сугышканнан соң, аллалар иленә Тор кайта.

— Асгардта нинди яңалыклар бар? — дип сорый ул Хеймдалльдан. — Албастылар килмәдеме?

— Албастылар килмәде, Тор, — ди Хеймдалль, — әмма безгә бер гном килде, Альвис исемле, һәм синең кызың Трудның кулын сорады.

— Син көләсең миннән! — ди Ас, ярсудан кызарып. — Минем кызым ничек ниндидер кара эльфның хатыны булсын? Сиф беркайчан да моңа риза булмыячак!

— Юк, Тор, Альвис аны күндерә алган, — дип җавап бирә Зирәк Ас. — Ул аңа сүз биргән, һәм бүген кич гном кәләшен күрергә киләчәк.

— Бүген кич ул кәләшен күрергә киләчәк? — дип кабат сорый Тор һәм уйланып кала. — Һәм син аны бик зирәк дисеңме?

— Ул үзен дөньяда иң акыллы зат, дип саный, — ди Хеймдалль.

Яшен алласы көлеп куя.

— Ярый, бүген мин аны үзем Бифрёст янында каршы алырмын, — ди ул һәм тыныч кына сараена китә.

Сиф аңа кызын гномга димләгәнен сөйли. Ул бөтен фән-гыйлемнәрне белә һәм Один яки албасты Мимир кебек акыллы, ди.

— Аннан да яхшы кияү юк, Трудка ошамаса да, — дип тәмамлый ул сүзен.

— Мин синең белән бәхәсләшмим, — ди Тор. — Син Альвиска сүз бирдең инде, һәм аны бозып булмый.

Хатынына гномны каршы алырга җыенганы турында әйтмичә, куәтле Ас чыгып китә.

Свартальфхеймга яшен алласы кызына өйләнү турында хәбәр тараткач, Альвис, көчкә кич җитүен көтеп, кәләше янына ашыга. Күк йөзендә әле беренче йолдызлар кабынырга өлгерми, ул инде Бифрёст янында иде.

— Хеймдалль, Хеймдалль, күпердән менәргә булыш! — дип кычкыра ул.

Гномның тупас дорфалыгы Зирәк Асның күңелен ача иде. Һәм ул бу вакытта да аның үтенечен башкара. Ләкин Альвис аллалар иленә җиткәч, монда аны Тор көтеп тора иде.

— Исәнме, Альвис, — ди ул ягымлы итеп. — Әйт әле, кая барасың син?

— Мин синең кызыңа барам, Тор, — дип җавап бирә гном, Торны танып. — Сиф аны миңа кияүгә бирергә вәгъдә итте.

— Яхшы, мин хатыным белән риза, — ди яшен алласы. — Башта синең зирәклегеңне тикшереп карыйк.

Гном горурлыгыннан хәтта кабарып китә.

— Миннән теләсә нәрсә турында сорый аласың! — ди ул. — Мин синең бөтен сорауларыңа җавап бирермен.

— Ярый, алайса миңа Асгард һәм Мидгард, Ванахейм һәм Йотунхейм, ут патшалыгы, җир астындагы үлеләр иле, шулай ук җирдә яшәүче барлык кабиләләр һәм халыклар турында сөйләп бир, — дип таләп итә Тор.

Яшен алласының беренче соравына Альвис ике сәгатьтән артык җавап бирә, әмма төртелмичә сөйләп бирә.

— Күпне беләсең син, — дип мактый аны Тор. — Ә хәзер миңа җирдә яшәүче барлык җәнлекләр һәм кошлар һәм диңгез-елгаларда йөзүче барлык балыклар турында сөйлә.

Альвис куәтле Асның икенче соравына да җавап бирә, әмма ул сөйләп бетергәч, күк йөзе караңгыдан якты соры төскә керә.

— Син чыннан да зур акыл иясе, — ди яшен алласы, күз кырые белән көнчыгышка карап. — Сиңа күк йөзендәге йолдызларны саныйсы һәм аларның исемнәрен генә атыйсы кала, һәм без иртәгә үк сезнең туегызны үткәрәбез.

Бу сүзләрдән Альвисның башы әйләнә. Якынлашып килгән куркынычлык турында онытып, ул йолдызларны атый башлый, ләкин дүртенче өлешен дә санарга өлгерми, еракта Суль арбасына җигелгән атларның көчле кешнәве ишетелә. Кояшның беренче якты нуры күк йөзендәпәйда була һәм, гномга төшеп, кинәт аны ташка әверелдерә.

Шулай итеп, Тор, Сиф биргән вәгъдәне бозмыйча, кызын кирәкмәгән кияүдән коткара һәм хәйләкәрлек зирәклектән кайвакытта өстенрәк булуын исбат итә.


Бальдрның үлеме


Гасырлар үтә. Элеккечә дөнья белән Один идарә итә; элеккечә Асгардны һәм Митгардны албастылар һөҗүменнән куәтле яшен алласы саклый; элеккечә Идунның Асларга яшьлек һәм көч бирә торган тылсымлы кәрзине алмалар белән тулы иде. Аллаларның болай шат һәм бәхетле булганы юк иде әле.

Бервакыт сабыр һәм мәрхәмәтле Бальдрны начар төшләр интектерә башлый. Һаман ешрак ул шундый төш күрә: имеш якты аллалар иле белән хушлаша һәм караңгы Хель җир асты патшалыгына төшә. Һаман ешрак аның йөрәге якынлашып килгән үлемне сизә, һәм ул шат күңелледән — моңсуга, гамьсездән уйчанга әйләнә.

Шунда борчулы Один Йотунхеймга Мимир белән киңәшләшергә китә. Зирәк албастының җавабы куркыныч була.

– Әйе, Бальдр озакламый үләчәк, — ди ул. — Берни дә моны кисәтә алмый. Башка аллаларның да, аларның вакыты килеп җиткәч, үлемен берни кисәтә алмый. Һәркайсының үз язмышы. Один, моны хәтта син дә үзгәртә алмыйсың.

Мимирдан соң өлкән Ас норналарга бара, әмма алар да аны салкын караш белән каршы ала.

— Син улыңның тәкъдире турында кайгырасың, — ди Урд, — әмма шундый ук язмыш сине дә көткәнен белмисең. Игдрасиль агачы кәүсәсенең яртысы инде черегән, дөнья агачы калтырый, аның тормышы синеке белән бергә бетәчәк. Тешләр шыгырдаганын ишетәсеңме? Бу коточкыч аждаһа Нидгег. Ул Хель патшалыгында яши һәм астан аның тамырларын кимерә. Аның эше озак еллар дәвам итәчәк, ләкин кайчан да булса ул тәмамланачак.

— Без көн саен Игдрасильга аның яраларын дәвалар өчен изге Урд чишмәсеннән су сибәбез. Шулай итеп без куәтле агачның гомерен озайтабыз. Ләкин без аны коткара алмыйбыз, син дә Бальдрны коткара алмаган шикелле, — дип өсти Верданди.

— Тукта, Один, — ди Скульд, Асның башы иелгәнен күреп. — Тыңла мине! Бальдр Хельда мәңге булмыячак: ул караңгы патшалыкта гомергә калырга бик саф һәм гаепьсез. Моның белән күңелеңне тынычландыр. Башка әйбер әйтә алмыйм.

Шуннан соң Асгард өстендә болытлар куера башлый. Мимир һәм норналар әйткән сүзләр турында белгәч, Аслар күңел ачу мәҗлесләрен туктаталар. Алар яраткан нурлы алла язмышы өчен борчылалар, бары Фригг кына улын коткарып калырга өметләнә иде әле.

— Юк, ул үлми, — ди ул, — һәм Асгард белән Мидгардны, Нифльхейм белән Йотунхеймны, гномнар һәм эльфлар илен йөреп чыгып; һәрбер металлдан, һәрбер таштан, һәрбер үсемлектән, һәрбер җәнлектән, һәрбер коштан һәм балыктан алардан берсе дә Бальдрга зыян китермиячәк, дигән ант ала.

— Тынычланыгыз һәм кайгы-хәсрәтегезне онытыгыз, — ди ул Асларга, сәяхәтеннән кайтып. — Ул һәлак булмый, чөнки аны берни дә үтерә алмый.

Шатлыклы аллалар Фриггны данлыклыйлар. Бөек Один аның зирәклегенә гаҗәпләнә, ә Бальдр төшләре турында оныта һәм аллаларга аны сынап карарга куша.

Тегеләр аның соравын теләп кабул итәләр һәм яз алласы белән кырга чыгып, аңа ташлар ыргыта башлыйлар, уктан аталар, сөңгеләр белән кадыйлар һәм кылычлар белән сугалар.

Бальдр моңа карата көлә генә: агач та, ташлар да, тимер дә биргән антларын бозмыйлар, хәтта тиресен дә тырнамыйлар.

— Сиңа башка куркырга кирәк түгел, энекәш, — ди аңа Хеймдалль. — Бу көннән башлап син теләсә кайсы дошман белән сугыша аласың.

— Минем беркем белән дә сугышасым килми, — дип көлеп җибәрә Бальдр, — әмма мин сезнең белән Асгардта калуыма шат. Монда шундый якты һәм күңелле, мин җир астына, үлеләр янына китмим.

Моны күреп һәм ишетеп, Локиның ачуы килә. Ул инде күптән мәрхәмәтле яз алласына көнләшә иде. Ә хәзер теге зәгыйфьсезле булгач, аның ачуы тагын да көчәя.

“Сез иртә шатланасыз, Мимир һәм норналар ялгышмас”, дип уйлый ул, һәм, карт карчыкка әйләнеп, Фриггка китә.

— Беләсеңме, бөек алиһә, синең улларың ни эшләгәнен? — ди ул аңа. — Аларның ни өчендер Бальдрга ачулары килгән һәм алар аны ташлар, уклар, сөңгеләр һәм кылычлар белән үтермәкче булалар.

— Курыкма, әби, — дип көлеп җибәрә Фригг, карчыктан Асгардка ничек кергәнен сорарга онытып. — Бальдр зәгыйфьсез. Бернинди металл, агач һәм таш аны яралый алмый. Юкса алар миңа биргән антларын бозарлар иде.

— Дөрестән дә шулай микән? — ди карчык. — Дөньядагы барлык агач һәм куактан алдыңмы син яз алласына тимәскә, дигән ант?

Зирәк алиһә уйга кала.

— Мидгардның төньягында, Норвегия урманнарында кечкенә генә үсемлекнең яшел ботагын күрдем. Кешеләр аны “чыпчык җилеме” дип йөртә. — Ул ботак әле шундый яшь иде, бернәрсә дә аңламый иде. Мин аның белән сөйләшеп тормадым. Соңрак, ул үскәч, мин аннан да минем улымны харап итмәскә сорыйм.

Хәйләкәр алла шатлыгыннан чак кына кычкырмыйча кала. Одинның сараеннан тиз генә китеп, ул хатын-кыз күлмәген сала, аякларына канатлы сандаллар кия һәм Норвегиягә җилдерә. Ул вакытка инде чыпчык җилеме кулдан озынрак үскән була. Локи аны өзеп алып, аннан ук ясый һәм Асгардка кайта.

Аллалар әле һаман кырда Бальдрның зәгыйфьсезлеген сыныйлар иде. Бары тик сукыр Ход кына, абыйларыннан читтә, аларның ни эшләгәнен тыңлап, күңелсезләнеп басып тора иде.

— Нигә әле син яз алласына атмыйча торасың? — ди аңа Локи.

— Ник син миннән көләсең? Син бит минем сукыр икәнемне беләсең! — дип җавап бирә Ход.

— Бу сиңа калган Аслар шикелле яхшы сугышчы булырга комачауламый! — дип каршы килә Локи. — Алардан калышма, син дә атып җибәр. Менә, ал, — ди ул, сукырга чыпчык җилеменнән ясалган ук һәм җәя биреп, — ә мин сине Бальдрга таба борам.

Ход, Локиның явыз ниятен белмичә, җәягә ук куеп, алга таба атып җибәрә. Шул ук вакытта Бальдр кычкырып җибәрә һәм һәлак булып җиргә егыла. Ходның угы аның йөрәгенә үтеп керә.

Аслар бик кайгыралар, ә Локи куркудан калтырый башлый: ул Ход аны фаш итәчәк, дип курка. Ләкин теге өлгерми. Вали, ярсып, үзенең сукыр абыйсына ташлана һәм аны үтерә, кем аңа бу коралны биргәнен дә сорамыйча. Мәкерле Ас монда да җәзадан котыла.

Бальдрның җеназасына барлык Аслар һәм Ваннар, валькирияләр һәм эльфлар гына түгел, шулай ук күп кенә Йотунхейм албастылары дә килә. Хәтта аларга да, аяусыз Имир токымнарына һәм Асгард белән Мидгардның явыз дошманнарына да гомерендә беркемгә явызлык китермәгән зат кызганыч иде. Әмма аның өчен бигрәк тә Один белән Фригг кайгыралар иде.

Зур Гринггорни корабында җирләү учагы куелган иде. Учакка яз алласы һәм аның кайгыга чыдый алмаган һәм шул ук көнне үлгән хатыны Нана мәетләрен куялар. Аннары анда Бальдрның байларча бизәлгән айгырын да кертәләр. Ә Один улының бармагына Драупнир йөзеген кидерә һәм колагына берничә сүз пышылдый. Бу сүзләрне беркем ишетми, мөгаен, юаныч сүзләре булгандыр: норна Скульд Одинга юкка гына Бальдр үлеләр патшалыгында мәңге булмый, ди. Учакны яндырып җибәрергә һәм корабны суга төшерергә генә кала, әмма ул шундый авыр була, хәтта Тор да аны урыныннан кузгата алмый.

Моны күреп, бу тирәдә басып торган бер албасты болай ди:

— Бездә, Йотунхейм урманнарында хатын-кыз албасты Гироккин яши. Аның көче безнең илнең йөз көчле ирләрнекенә тиң. Аны монда чакырыгыз, ул сезгә булышыр.

Аллалар аның киңәшен кабул итә, һәм Гироккин алар чакыруына Асгардка бик зур соры бүрегә атланып килә.

Аны күрү белән, Тор чүкечен күтәрә, ләкин Один аны туктата.

– Әҗәл барысын килештерә, — ди ул. — Нигә сиңа булышырга теләүчене үтерергә?

— Йотунхеймда яшәүче берәүдән дә ярдәм сорамыячакмын, — ди яшен алласы, ләкин башка бәхәсләшми һәм Мйольнирны яшереп куя.

Гринггорни корабының борыныннан тотып, албасты хатын аны җиңел генә диңгезгә сөйрәп төшерә. Аслар учак кабызалар, һәм дөрләп янган кораб, җил белән дулкыннар буйлап йөзеп китә.

– Ә хәзер тыңлагыз мине, Аслар, — ди Фригг, күз яшьләрен сөртеп. — Кем Хельга барып, Бальдр өчен йолым түләргә батырчылык итсә, шул миннән теләсә нәрсә сорый ала. Бәлки Локиның кызы алтын яисә башка кыйммәтле әйберләр өчен минем улымны җибәрергә риза булыр.

— Мин барам, — ди Одинның кече улы Гермод. Аңа унсигез генә тулган иде әле. — Сезнең берәрегез миңа атын гына биреп торса иде.

— Минем Слейпнирны ал, — ди Один. Анда син Хельга тизрәк барып җитәрсең һәм безгә Бальдрдан хәбәрләр алып килерсең. Сиңа ашыгырга кирәк: шәүләләр теләсә кемнән тизрәк йөри.

Тугыз көн һәм төн ял итмичә Гермод җир асты юллары һәм Свартальфхейм тау куышлары буйлап чаба. Ниһаять Гиоль елгасына барып җитә. Бу елга аша нечкә алтын күпер салынган. Анда Хельның тугры хезмәтчесе хатын-кыз албасты Модгуд сакта тора.

— Кем син, егет? — дип сорый ул Гермодтан, теге Гиольның икенче ярына чыккач. — Кичә алтын күпер аша биш йөз сугышчы үтте, ләкин ул, син монда басып торган белән чагыштырганда, азрак тетрәнә иде. Һәм беркемдә дә үлеләр илендә минем мондый алсу битләр күргәнем юк.

– Әйе, Модгуд, — дип җавап бирә Гермод, — мин шәүлә түгел, ә аллалар илчесе һәм Хельга минем абыем Бальдр өчен йолым тәкъдим итәргә барам.

— Ике көн элек Бальдр минем яннан үтеп китте, батыр егет, — ди албасты хатын, — аны күрәсең килсә, төньякка бар. Анда, Нифльхейм астында безнең патшабикәбезнең сарае тора. Ләкин сак бул: кире ул сине җибәрмәс.

Гермод, җавап бирмичә, Модгуд күрсәткән якка таба чабып китә, һәм унынчы көн ахырына бөтен яктан тимер рәшәткә белән уратып алынган зур сарай күрә.

Егет аттан төшә, сигез аяклы айгырында ызманы кысыбрак бәйли, аннары яңадан атка утыра һәм тезгеннәрне тарта. Слейпнир кош кебек һавага күтәрелә һәм рәшәткә аша җайлы гына сикереп, Локи өлкән кызы сараеның ишек төбенә төшә.

Аллалар Хельны үлеләр шәүләсе белән хакимлек итәргә җибәргәнгә күп гасырлар үтә. Бу вакыт эчендә ул шундый зур һәм көчлегә әйләнә, хәтта Гермодның, аны күргәч, куркуыннан йөрәге кысыла. Хельның уң ягында, мактаулы урында — Бальдр, аның кырында — Нана һәм Ход, ә сул ягында Грунгнир, Гейрод һәм башка албасты князьләре утыра иде.

— Исемең ничек синең, куркусыз егет, монда вакытыннан алда ничек килдең? — дип сорый Хель явыз итеп. — Әллә моннан кире кайтып булмаганны белмисеңме?

— Мин Гермод, Одинның кече улы һәм Бальдрның энесе, — дип җавап бирә егет, куркуын яшереп. — Аслар мине сиңа яз алласын җибәрүен сорарга, дип җибәрделәр. Алар аның өчен теләсә нинди йолым бирергә әзер.

Хель көлеп җибәрә, әмма Гермод тагын да ныграк курка башлый.

— Миндә алтын Асгардка караганда күбрәк, — ди ул, — ә тагын нинди йолым тәкъдим итә алалар миңа Аслар? Юк, егет, миңа берни дә кирәкми. Мин, аллалар уйлаган кебек, андый усал түгел. Дөньяны йөреп чыксыннар. Әгәр бөтен нәрсә Бальдр буйлап елаганын күрсәләр, әгәр чыннан да аны бөтенесе ярата икән, шунда бу хәбәр белән минем янга кил, һәм мин сиңа абыеңны бирермен. Әлегә ул монда калачак. Өеңә кайт — син моннан беренче китүче.

— Тукта, Гермод, — ди Бальдр, егетнең китәргә җыенганын күреп. — Миңа Один биргән Драупнир йөзеген ал. Әтигә кире бир. Ул син мине күргәнгә исбат булачак.

– Ә миннән Фриггка бу яулыкны бир, — ди Нана, башыннан салып һәм Гермодка биреп. — Сау бул, бәлки без тиз генә күрешмәбез әле.

– Һәм Асларга Бальдрның үлемендә мин гаепле түгел икәнемне әйт, — ди Ход. — Озакламый үтерүче дөресен әйтәчәк.

Гермодтан Хель шарты турында белгәч, аллалар дөньяны йөреп чыгу өчен төрле якларга таралалар. Һәм ераграк барган саен, алар ныграк сөенә, чөнки аларга очраган барлык тере һәм тере булмаган әйбер Бальдр буенча елый. Гномнар һәм эльфлар, кешеләр һәм албастылар, урманда җәнлекләр һәм күктә кошлар елый. Хәтта судагы балыклар да елый. Чәчәкләр елый, хуш исле чыкларын җиргә төшереп, агачлар елый, ботакларыннан сумала яки су тамчылары төшеп, металлар һәм ташлар елый, дымлы томан белән капланып, салкын һәм юеш җир елый, яз алласының җылы сулышы булмагач.

Бер Локи гына еламый. Асларны алдап һәм Бальдрны ничек кенә мәңгегә Хельда калдырырга микән, дип уйлый. Канәгать Аслар Асгардка кайтканда, алар Йотунхеймның бер тау куышында албасты хатын күрәләр. Ул аларны көләч йөз белән каршы ала.

— Ничек, син Бальдр өчен еламыйсыңмени? — дип шаккатып сорыйлар Аслар.

— Нигә еларга? — дип көлеп җибәрә албасты хатын. Минем исемем Токк. Беләсез, яхшылык өчен яманлык белән түлиләр. Бальдр Хельда калсын. Ул миңа кирәк түгел.

Яшен алласы аннары Токкны үтерергә дип аны озак эзли, әмма тапмый. Бу албасты хатынның Локи булганы башына килми.

Менә ни өчен Бальдр һаман Хельда яши.


Торның аллалар сый мәҗлесенә казан табуы


Один — дөнья белән, Нйодр — җилләр белән, ә Тор давыллы болытлар белән хакимлек иткән кебек, куәтле алла Эгир һәм аның хатыны алиһә Ран диңгез киңлекләре һәм тирәнлекләре белән идарә итәләр. Алар Аслар нәселеннән түгел һәм Асгардта яшәми, ләкин шулай ук дөнья диңгезен мәңгелек боз белән капларга теләүче Гримтурсеннарга каршы туктаусыз көрәшәләр. Һәм бу сугышта аларга яшен алласы еш булыша.

Мидгардтан көньякка бер утрауда Эгирның бик матур сарае бар. Аның астында — мәгарә, анда батып үлгән кешеләрнең мәетләре ята. Аларны анда, көн саен диңгезгә үзенең зур ятьмәсен ыргытып, алиһә Ран җыя.

Эгир яз алласын ярата иде, аның килүе боз албастыларын төньякка чигенергә мәҗбүр итә торган була. Бальдр үлеменнән соң бер ел үткәч, Эгир аңа карата бай сый мәҗлесе үткәрә. Анда ул Асларны гына түгел, якты эльфларны да чакыра.

Кунаклар шундый күп җыела, диңгез алласының сырасы җитми, ә ашарга әле җитәрлек була. Моны күреп, Тюр Тор колагына пышылдый:

— Без Эгирга булышырга тиеш һәм безгә зуррак казан табарга кирәк. Аның минем абзый Гимирда барлыгын беләм. Аның тирәнлеге бер чакрым, әмма Гимирдан аны сорау авыр булачак.

— Ярый, киттек! — дип җавап бирә Тор. — Менә күрерсең, иртәгә иртән казан монда булыр.

Беркемгә берни әйтмичә, аллалар Эгир сараеннан тыныч кына чыгып, Тор арбасына утыралар һәм бер сәгатьтән соң төньякка, Гимир мәгарәсе янына барып та җитәләр. Албасты бу вакытта балык тота торган була, һәм Асларны әнисе каршы ала. Ул Тюрның әбисе була.

— Юкка килдең син монда тагын, Тор, — ди ул, асны күреп. — Минем улым һаман синең белән ничек Мидгард еланын тотканын оныта алмый һәм синнән үч алырга тели.

— Без, әби, Гимирдан аның казанын сорарга килдек, — ди Тюр, — Эгир мәҗлесендә сыра ясарга.

— Бирмәс ул аны сезгә, — ди теге, башын селкеп. — Беләсез бит, Гимир белән Эгир — явыз дошманнар. Ярый, мин аны ризалаштырып карармын, ә сез, ул кергәч, аның күзенә күренми торыгыз.

Кичкә таба урамда авыр адым тавышлары ишетелә башлый, һәм мәгарәгә Гимир килеп керә. Мыегыннан һәм сакалыннан аның зур боз сөңгеләре асылынып тора, һәм шуңа ул тагын да куркынычрак күренә. Таш колонналар артына качкан Тор белән Тюрны күрмичә калып, албасты эскәмиягә утыра һәм әнисенә ашарга әзерләргә куша.

— Бездә бүген сөенеч, Гимир, — ди ул, — безгә кунакка оныгым килде, батыр Тюр, аның белән Тор. Әнә алар колонна артында тора.

— Ничек, Тор тагын монда мени? — дип акыра Гримтурсен һәм аларга таба шундый рәхимсез карый, хәтта аларны каплап торган колонна Гимир карашыннан кисәкләргә таркала. — Тагын Мидгард еланын тотарга барырга тели мәллә ул?

— Юк, Гимир, — дип җавап бирә Тор. — Без синнән Эгир сый мәҗлесе өчен казан сорарга дип килдек.

Гримтурсен күзләрендә ялкын кабынып китә, әмма ул Тор аңа сукканын исенә төшереп, болай ди:

— Ярый, мин сезгә казанны бирермен, әгәр минем өч шартымны үтәсәгез: бер утыруда миннән күбрәк ашагыз, минем хрусталь кубокны ватыгыз һәм мәгарәдән казанны үз җилкәләрегездә алып чыгыгыз.

— Беренче шарт миңа иң яраклысы, — ди Тор. — Күптән тамагым ачты. Нәрсә ашарга бар синдә?

Гимир әмере белән анасы тулаем кыздырылган өч үгез алып килә.

— Аша, Тор, — ди албасты, бер үгезне кабып.

Ул Ас аның артыннан җитешә алмас, дип уйлый иде һәм итне ашыкмыйча гына чәйни иде. Ләкин ачыккан алла Гримтурсенның бер үгезне ашавын көтеп тормый, ә Тюрга бер кисәк тә калдырмыйча, үзе калган ике үгезне ашап бетерә.

— Хәзер Тюрны ашатырга кирәк, Гимир, — ди ул, — тагын итең юкмы?

— Син болай да әни пешергән бөтен әйберне ашап бетердең, — ди албасты. — Беренче шарт үтәлде, хәзер минем кубокны ватып кара.

“Моны үтәү кыен булмас” — дип уйлый яшен алласы, Гимир кулыннан юка хрусталь кубокны алып. Һәм аны бөтен көченә таш стенага бәрә. Аның сугуыннан стенадан гранит кисәкләре оча, ләкин кубок ватылмый, ә зыян-зарарсыз Тор каршына төшә.

Албасты канәгать итеп елмая.

— Мин аны сиңа тагын ике тапкыр ыргытырга рөхсәт итәм, — ди ул. — Ул шунда да ватылмаса, сез Эгирга казансыз кайтачаксыз.

Тор бу юлы кубокны кыя ташка ыргыта. Кыя таш, кызыл балчыктан булган шикелле, таралып төшә. Ә хрустальга берни дә булмый.

— Бу кубокны Гимирга гномнар ясады, — пышылдый Торның колагына Тюрның әбисе. — Кубокны аның башына ат. Аның маңгаеннан ныграк нәрсә юк дөньяда.

Тор ул әйткәнчә эшли, һәм, Гримтурсен башына тиюгә, гномнарның тылсымлы әйбере челпәрәмә килә.

— Миңа аны атарга син үзең уйлап тапмадың, — ди Гимир торып. Сиңа соңгы шартны үтәргә калды: җилкәңдә минем казанны алып чыгу. Көтеп тор мине, хәзер киләм.

Һәм Гримтурсен мәгарәдән чыгып китә.

— Ул ярдәмгә безнең күршеләрне, боз албастыларын чакырырга китте, — ди Асларга албасты карчык. — Казанны тизрәк алыгыз да юлга чыгыгыз.

Тюр казанның кырыннан тотып ала, ләкин урыныннан кузгата алмый.

— Без моны алып китә алмыйбыз, Тор, ул чамадан тыш авыр, — ди ул.

— Алга таба бар, — дип җавап бирә куәтле Ас, — ә мин Гимирның соңгы шартын үтим.

Бу сүзләр белән ул җилкәләренә албасты казанын җилкәләренә куеп, мәгарәдән чыгып йөгерә һәм аны арбасына куя.

— Киттек тизрәк, — ди ул, — юкса соң булачак!

Гимир беркайда да күренми. Аллалар мәгарәдән йөз адымга да китеп өлгерми, уңнан һәм сулдан ташлар һәм күсәкләр белән коралланган күпсанлы боз албастылары күренә башлый.

Тангиост һәм Тангризнир тиз чаба алмый: Гимир казаны алар өчен дә бик авыр була, һәм Гримтурсеннар аларны куып җитә башлый. Шунда Тор шуларның берсенә үзенең чүкечен ыргыта, һәм албасты, берничә кисәккә таркалып, карга егыла. Мйольнир һавада икенче тапкыр ялтырый — һәм икенче баһадир да беренчесе янына егыла.

Яшен алласының берьюлы моның хәтле дошманнар белән сугышканы юк иде әле, албастыларның да мондый батырчылык күрсәткәннәре булмады. Алар аткан ташлар яңгырдай арба тирәли төшәләр иде, ә кайберләре казанга килеп бәреләләр иде. Әмма Тор да, ару-талуны белмичә, Мйольнирны ыргытып, албастыларны кырып бара иде.

Бу көрәштә аларның күпмесе һәлак булганын беркем белми, ләкин Тангиост белән Тангризнир арбаны болытларга алып менә алгач, Аслар диңгез аша көньякка таба китә, ә Нифльхеймның карлы басулары зур боз кисәкләре белән капланган була. Бу кисәкләргә ватылган албасты мәетләре хәзер дә шунда ята, һәм төньяктан ераграк барырга батырчылык иткән һәрбер кеше аларны үз күзләре белән күрә ала.


Локига ничек җәза бирәләр


Эгирның сый мәҗлесе кышка хәтле дәвам итә. Ул булмаганда, албастылар Асгард белән Мидгардны яулап алудан куркып, Тор инде күптән көнчыгышка киткән була, ә калган Аслар һәм эльфлар диңгезләр хөкемдары сараенда кала. Яшен алласы алып кайткан казаннан сыра эчәләр һәм Брагиның Эгирга аллалар батырлыклары турында сөйләгәнен тыңлап утыралар.

Диңгез алласы хезмәтчеләре, Фимафенг һәм Эльдир шундый җитез һәм аллаларны шундый яхшы сыйлыйлар, әйтерсең, сыра казаннан үзе өстәлдәге касәләргә барып ага. Хезмәтчеләрнең осталыгы Асларны сокландыра. Әмма Локи моңа көнләшә. Эчкән сырадан бераз исереп, ул үзен тыя алмый, һәм, Фемафенг аңа ялгыш терсәге белән тигәнгә, аны кылычы белән үтерә. Локи кыланышыннан ачулы Аслар урыннарыннан сикереп торалар.

— Син җәзага лаек, Локи! — ди Один. Ләкин безнең хуҗага хөрмәткә карата без аның өендә синең канны түкмибез. Кит моннан һәм биредә эзең булмасын.

Аллалар ачуыннан куркып, Локи чыгып китә һәм Эгир сарае тирәли озак йөри. Аның явызлыгы кимеми, ә артканнан арта бара. Браги тавышын һәм Асларның күңелле кәефен ишеткәч, Локи түзми һәм кире мәҗлес залына китә.

— Юкка барасың син анда, Локи, — дип туктата аны Эльдир юлда. — Аллалар сиңа болай да ачулы.

— Мин бернидән дә курыкмыйм! — дип горур җавап бирә Локи. — Карап тор, хәзер мин аларның күңел ачуларын харап итәм.

— Аһ, бәладән котылмыячаксың! — ди Эгирның хезмәтчесе.

Әмма Локи, аны этеп җибәреп, залга керә.

Аны күреп, шагыйрьләр алласы тынып кала, ә калган кунаклар көлүеннән туктый.

— Нигә туктап калдың, Браги? — дип сорый аннан Локи, өстәлгә таба килеп. — Әллә миннән курыктыңмы? Беләм, син сүзгә оста, ләкин куркак.

— Күрсәтермен мин сиңа нинди куркак икәнемне! — ди Браги, ачудан кызарып.

– Җитте сезгә чит өйдә талашырга! — ди Один каты итеп. — Дәшмә, Браги. Ә син, Локи, акылдан язгансыңдыр, безнең белән талашырга килеп!

— Мин сине тыңлар идем дә, Один, әгәр син чыннан да зирәк һәм гадел булсаң, — дип каршы килә Локи. — Әмма син бездән яхшырак түгел. Күпме тапкыр ант һәм вәгъдәләреңне бозганыңы исеңә төшер; кешеләр арасында бәхәсләрне хәл иткәндә син җиңүне лаеклыга түгел, ә сиңа ныграк ошаганга биргәнеңе исеңә төшер. Син беренче булып Ваннарның канын түктең, Гунлледны, аннан “шигъри бал”ны урлап, алдадың. Юк, Один, мин башка сине тыңламыячакмын.

— Дәшмә, әдәпсез! — дип кычкырып җибәрә Тюр, урыныннан торып. — Иң өлкән һәм зирәк Ас белән ничек шулай сөйләшәсең! Дәшмә, юкса һәрбер сүзең өчен җәза алачаксың!

— Минем улым чәйнәп өзгән кулың турында исеңә төшер һәм миңа янаудан тукта, — дип җавап бирә Локи, — юкса икенчесен дә югалтырсың.

— Тынычлан, Локи, һәм өйгә кайт, — ди Нйодр килешүчән тон белән. — Аннары син үзең дә монда әйткәннәргә кызганачаксың.

— Мин беркая да китмим, — ди Локи, өстәл артына утырып. Син, Нйодр, безнең тоткын, һәм минем белән болай сөйләшергә хокукың юк.

— Минем ирем тоткын булса да, ул бер ел буе ат булып йөреп, колыннар тудырмады, — дип кысыла Скади. Кит, Локи. Аллалар сине куды, һәм сиңа монда булырга кирәк түгел!

— Минем аркада синең әтиең үлгәнгә шулай дисең, Скади, — дип көлеп җибәрә Локи. — Әмма мин синнән дә, аллалардан да курыкмыйм һәм монда калам.

— Юк, сиңа китәргә туры киләчәк! — ди Хеймдалль. — Ишетәсеңме еракта күк күкрәгәнен? Ул Тор кайтып килә. Кит, соң булганчы.

– Әгәр син безнең белән Йотунхеймга барган булсаң һәм сезнең данлыклы яшен алласы албасты Скримирның бияләенә качканын күрсәң, син мине аның белән куркытмас идең, — дип җавап бирә Локи.

Шуннан соң залга Тор килеп керә һәм Локиның соңгы сүзләрен ишетеп, ачуы килә башлый.

— Кит, Локи! Кит моннан, юкса минем Мйольнир сине һәлак китәчәк! — дип кычкыра ул, чүкечен күтәреп.

— Ярый, мин китәрмен, — бераз тынычланып әйтә Локи. — Минем әле сезгә әйтергә теләгән сүзем бар. Белегезче, минем аркада Бальдр һәлак булды һәм минем аркада ул Хельдан кайтмады, чөнки мин Ход кулына чыпчык җилеменнән ук тоттырдым һәм Токк кыяфәтендә аның турында еламадым. Хуш булыгыз!

Бу сүзләр белән ул йөгереп китә, һәм шаккаткан Аслар аның артыннан киткәнче, Локи инде күздән югала.

Беренче елгага барып җитү белән, Локи сөләйман балыгына әйләнә һәм суга чума. Монда, башын чыгарырга куркып, берничә көн йөзеп йөри, аннары алга таба нишләргә микән, дип уйлый башлый.

“Әлбәттә, Аслар мине монда тапмыячак, — ди ул үзенә, — ләкин гомергә балык булып кала алмыйм бит инде, — ди. Әллә миңа Йотунхеймга албастыларга күчеп китәргә микән? Алар миңа берәр мәгарәдә качарга булышачак, ә мин моның өчен аларны Торны җиңәргә һәм Асгардны яулап алырга өйрәтәчәкмен”.

Моннан да яхшырак нәрсә уйлап тапмамын, дип, Локи ярга чыга һәм үзенә элекке кыяфәтен кайтарып, юлга чыгарга әзерләнә, әмма Один турында оныта. Асгардта тәхетендә утырып, дөнья хакиме шунда ук Локины күреп ала һәм Асларга хәбәр итә. Хәйләкәр аллага тагын балыкка әйләнергә туры килә, ләкин бу юлы Аслар аны кайда эзләргә икәнлекне беләләр.

Алар алиһә Раннан ятьмә алып һәм аның белән Локи йөзгән елга тамагын каплап, аны өскә таба, агымга каршы алып баралар. Шулай итеп Аслар елгага киртә булып торган зур шарлавыкка килеп җитәләр. Ләкин алар ятьмәне ярга чыгаргач, анда гади балыктан башка бернәрсә булмый.

— Локи су төбендә ташлар арасында ята, һәм ятьмә аның баш өстеннән үтә, — дип башына килә Хеймдалльның. — Безгә ятьмәнең аскы кырыена йөк бәйләп куярга кирәк, һәм ул бездән качалмас.

Аллалар аның киңәшен кабул итәләр һәм тагын, ятьмәне суга төшереп, аны сөйрәп китәләр, бу юлы агым буйлап аска таба.

Су астында качып калырга мөмкинлек калмаганын күреп, Локи диңгезгә таба йөзеп китә, әмма анда булган һәм аны кабып йота алырлык ерткыч балыклар турында исенә төшерә.

“Юк, елгада калсам, яхшырак булыр” — дип уйлый ул һәм, аллалар аның янына якынлашканын көтеп, ятьмәнең өске кырыеннан сикереп үтә.

— Мине күпме тотсагыз да була, әмма барып чыкмас! — дип көлеп җибәрә ул, су төбенә төшеп.

— Туктагыз, — ди өметсезләнә башлаган Асларга Тор. — Сез ятьмәне сөйрәгез, ә мин елга уртасыннан барам. Карарбыз, ничек алдый алыр микән ул безне.

Килеп җиткән куркынычлыкны сизмичә һәм хәлдән тайган аллаларның өченче тапкыр елга буйлап авыр ятьмәне сөйрәгәннәреннән күңел ачып, Локи түземсезлек белән үзенең сикерүен кабатлау өчен алар килеп җиткәнен көтеп тора. Әмма бу сикерү аның өчен соңгы була. Яшен алласының куәтле кулы аны һавада тотып ала, һәм Локи инде ычкынып китә алмый.

Хәйләкәр алла үз гомерендә күп начарлыклар эшли, ә җәзасы аның бик сәер була. Аслар аны Мидгардның иң зур кыясына алып килеп, аны кулларыннан һәм аякларыннан чылбырлап богаулап куялар. Ә Скади, атасы өчен үч алып, аның баш өстенә агулы елан куя, ә еланның авызыннан бертуктаусыз агу тамып тора. Шулай да, Локиның тугры хатыны Сигин, көн һәм төн ире янында утырып, аның өстендә зур касә тотып тора. Ләкин бу касә агу белән тулгач, Сигин аны түгәр өчен читкә китеп тора, һәм бу вакытта агу тамчылары Локиның йөзенә төшә. Шул вакытта хәйләкәр алла җәфадан өзгәләнә. Моннан бөтен Мидгард дерелди, һәм шул вакытта, кешеләр әйткәнчә, җир тетри.


Валаның күрәзәлеге


Җирдә күрәзәче Вала барлыкка килгәндә, Локиның инде кыяга богаулап куелганына инде берничә ел була, Бальдр буенча сагыш Аслар йөрәгендә инде кими башлый, албасты хатын Ярнсакса Торга Моди исемле көч буенча абыйсы Магнидан калышмаган икенче малай тудырган була, албастылар инде Асгардка юлны оныткан була, ә кешеләр Мидгардның ерак җирләренә урнашып беткән булалар.

Валаның даны бөтен дөньяга тарала, хәтта Асгардка да барып җитә, һәм бөек Один, аңа һәм балаларына язмышлары турында сөйләп бирсен өчен, аны үзенә чакыра.

— Күпне беләм мин һәм күрәм,

Аллаларның язмышын күрәзә итәм, — дип башлый Вала сөйләвен. — Күрәм, Аслар гасырлар буе һаман да дөнья белән идарә итә; күрәм, еллар үткән саен, аларның байлыгы һәм даны арта бара; аларга кешеләр табынуын һәм алардан албастылар курыкканын күрәм; шулай ук алар өстендә кара болыт якынайганын һәм эңгер-меңгер чагының якынайганын күрәм.

Менә бер-бер артлы моңарчы булмаган суык һәм җилле өч кыш килә. Кояш күренми диярлек: ул томан белән капланган. Ләкин кешеләр аны сизми: алар алтын өчен сугышалар.

Күрәм, өченче кыш ахырына Локи богаулары төшә, һәм ул явызлык белән үч алырга дип күтәрелә. Җир астыннан куәтле Фенрир килеп чыга, ә диңгез тирәнлекләреннән ярасыннан дәваланган Мидгард еланы күтәрелә.

Локи Нифльхейм һәм Йотунхейм албастыларын бергә җыюын һәм алар “Нагльфар” корабында Мидгардка баруларын күрәм. Алар арасында Муспельхеймның куәтле хакиме дә, кулына утлы кылыч тоткан албасты Сурт та. “Нагльфар” корабы зур. Ул бөтен үлгәннәрнең тырнакларыннан ясалган — һәм дөнья диңгезе буйлап ул исапсыз-хисапсыз гаскәр алып бара.

Менә Хеймдалль инде алтын быргысын кычкырта, менә Вальгалланың бөтен биш йөз кырык капкалары ачыла, һәм һәрбер капкадан сигез йөз сугышчы чыга. Алар алдында Слейпнирга атланып, кулына Гунгнир сөңгесе тоткан һәм канатлы алтын башлык кигән Один чаба. Калган Аслар да, кораллар алып, салават күпереннән дошманнарга каршы төшәләр.

Күрәм, алар Вигрид үзәнендә албастылар белән очраша. Ә хәзер — сезнең барыгыз өчен бәла-каза! — күрәм, Фенрир аллалар атасын ботарлап ташлый һәм данлыклы яшен алласы Тор Мидгард еланын үтерә. Ләкин елан да аны агуларга өлгерә. Тор тугыз адымга чигенеп, һәлак булып егыла. Күрәм, Локи Хеймдалль белән сугыша һәм алар бер-берсен үтерәләр. Хель үлеләр ите белән ашаткан эт Гарм Тюрга ташлана, һәм алар бергә һәлак булалар.

Суртның утлы кылычы белән чәнчелгән сылу Фрейр һәлак була. Муспельхейм хакиме Фриггны һәм башка алиһәләрне үтерә.

Менә алга Видар чыга. Аның аякларында дөньяда иң калын табын асты белән башмаклар. Кешеләр борын-борыннан аяк киемнәренә куйган ямаулыклардан ясалган ул башмаклар. Ас Фенрирның аскы теш казнасына басып, аның аңкавына кылыч кадап, чәнчеп үтерә.

Менә Магни белән Моди, атасының чүкечен күтәреп, сугышка керәләр. Менә Ульр хатасыз уктан ата. Күрәм, Сурт Мйольнирдан һәлак була, күрәм албастыларның җиңелгәнен, ләкин Муспельхейм хөкемдарының утлы кылычы Игдрасиль агачына төшә, һәм куәтле агач кабынып китә. Аның Нидгег аждаһасы белән юкартып бетерелгән тамырлары агач кәүсәсен тотып тора алмый, һәм ул ава. Аның белән бергә күк гөмбәзе ишелеп төшә, ә җир дөнья диңгезенә бата. Менә Скель һәм Гети бүреләре ай белән кояшны йота, һәм мин берни дә күрмим.

Вала тынып кала. Караңгы чырай белән башларын иеп, Аслар да дәшмиләр. Тыелгысыз Тор да бер сүз әйтми. Берничә минуттан соң күрәзәче тагын сүзен башлый:

— Шатланыгыз, аллалар! Күрәм: төтен тарала, ә күктә яңа кояш балкый башлый, элеккесеннән дә яктырак һәм матуррак. Асгард, Мидгард, Йотунхейм һәм Муспельхейм инде юк, гномнар һәм эльфлар иле дә юк — бер дөнья диңгезе генә, шаулап, дулкыннарын төньяктан көньякка һәм көнчыгыштан көнбатышка чаптыра.

Әмма мин диңгез белән кояшны гына түгел, мин бик биектә, күктә, элек Асгард булган җирдән тагын да өстәрәк аз сүзле Видарны, батыр Валины, куәтле Магни белән Модины һәм төз атучы Ульрны күрәм — алар исән калган. Алар белән бергә, Хель патшалыгыннан качып китә алган Бальдр һәм Ход. Магни билбавында аның атаклы әтисенең чүкече. Яшь аллалар, узган елллар батырлыкларын искә төшереп, алар турында бер-берсе белән сөйләшәләр һәм үзләренә яңа ил төзиләр, ә дөнья диңгезеннән яңадан җир күтәрелә. Ул ямь-яшел. Ул искиткеч урманнар, бакчалар, басулар белән капланган. Менә кешеләр. Алар байлык турында уйламый инде. Алтын ялтыравы аларның күзләрен чагылдырмый. Алар бер-берсе белән сугышмый һәм бәхетле яши.

— Кайчан була соң бу, Вала? — дип сорый аннан Один, күрәзәчәнең туктап калганын күреп.

— Мин сиңа моның булачак икәнлеген генә әйтә алам, — дип җавап бирә ул.

Һәм барлык Аслар аның артыннан кабатлый:

— Бу булачак!


Элекке заманнарда, аллалар җиргә еш кына төшкән вакытларда, кешеләр арасында шагыйрьләр алласы Браги да йөри иде. Гади скальд кыяфәтендә ул авылдан авылга йөри, анда озын кышкы төннәр вакытында, учак янында кешеләргә үзенең хикәяләрен сөйли иде. Аларның күпчелеге бу хикәяләрне тыңлаган кешеләрнең хәтерендә кала. Башкалары, кешеләр әйтмешли, аллалар уйлап тапкан руналар белән язылып кала.