Күңел гөлем [Равия Ганиева] (fb2) читать онлайн


 [Настройки текста]  [Cбросить фильтры]
  [Оглавление]

Равия Ганиева Күңел гөлем

Шиңмәсен күңел гөле

Бу китап – Рәвия Ганиеваның чираттагы шигырьләр җыентыгы. Зүрнәй үз куллары белән язып калдырган, әлегә китапларда басылмаган шигырьләрен күргәч, аларны барлап, укучылары игътибарына тәкъдим итү теләге туды бездә. Ул үзенең шигырьләренең гомерле булуын, мөмкин кадәр күбрәк кешеләр аның иҗаты белән таныш булуын теләгәнен аңладык.



Китап булсын язмаларым,


Укысын һәркем теләп.


Ә мин яшим туган өчен


Җиргә бурычны түләп.



Еллар үткән саен, зүрнәй ныграк сагындыра. Ярый әле шигырьләр язып, китаплар бастырып калдырган, аларны укыгач, үзе исән вакыттагы кебек, аның белән сөйләшеп утырган сыман хис итәбез үзебезне.



Бу җыентык өстендә эшләгәндә, зүрнәебезнең никадәр тирән фикерле, зиһенле, акыллы хатын-кыз, ана булуына тагын бер тапкыр инандык, аның тел байлыгына сокландык. Кайсыбер шигырьләрендә нәкъ менә әлеге вакытта үзебезгә кирәк булган киңәшләрне таптык, гүя зүрнәйнең җаны безгә көч биреп тора. Дистә еллар үтсә дә, аның иҗаты һаман актуаль булып кала.



Без, аның бишенче кызы Рәйфәнәнең кызлары Дилбәр һәм Алия, бу җыентыкны булдырып, зүрнәйнең иҗатына яңа сулыш өрдек, дисәң дә ярыйдыр. Сеңлем Алия кулдан язылган шигырьләрне җыеп, аларны электрон форматка күчерде, тышлыгын ясады, бастырды. Мин, Дилбәр, корректор ролен башкардым, китапны Литреста урнаштырдым.


Үзе исән булса, бу вакыйгаларга ул бик шатланыр иде дип, уйлыйбыз. Хәер, ул әле дә үзенең шигырьләрендә, китапларында, балаларында, һәм безнең йөрәкләрдә яши.



Атнабай әйтмешли:


"Мин үлгәч тә, минем әсәрләрем


Миңа һәйкәл булып яшәрләр!"



Зүрнәебез Рәвия Ганиеваның иҗаты яшәсен, күңел түреннән үсеп чыккан гөлләре шиңмәсен, кабат чәчәк атсын, укучылар күңелендә үз урынын тапсын дигән теләктә калабыз

Зүрнәемә

Син тормышка гашыйк идең


Гашыйк идең язларга,


Тугыз балаңны үстердең


Күмеп сөю-назларга.



Балалардан да күберәк


Оныклар хәзер синең,


Тик сөенеп каршыларга


Яныбызда юк үзең.



Зүрәткәй белән икегез


Коргансыз матур оя.


Һәр балагыз бер-берсе өчен


Зур терәк булып тора.



Суытмабыз ул ояны,


Туганнар бергә булсак,


Әлегедәй аралашып,


Очрашып, йореп торсак.



Син бит безгә һәрвакытта


Изге теләк теләдең


Шигырьләрең, киңәшләрең


Яхшылыкка өндәде.



Шатлык тулы шигырьләрең


Китапларда урын алды.


Сине сагынгач укырга


Ярый әле алар калды.



Сине белгән танышларың


"Чәчән-ана" диделәр.


Атнабайның премиясен


Шуның өчен бирделәр.



Зүрнәй, телим якты төннәр


Караңгы гүрләреңдә


Ышанам, синең урының


Оҗмахның түрләрендә.

Дилбәр Исраева

Күңел гөлем

Сагышларга батып сагышлансам,


Кешеләргә әгәр ачулансам,


Үсмәс иде күңел гөлләрем.


Ак кәгазьгә бер дә тошмәс иде


Йөрәккәем түрендә сакланган


Инде әллә кайчан белгәнем.



Хис ташкыны мине басмас иде,


Йөретмәс тә иде йөгертеп.


Кайгы килә калса, йөрәгемне


Үтәр иде һәрвакыт өтеп.


Яши алмас идем, ахры, бер дә


Шатлык-сөенеч һәм бәхет көтеп.



Сагышларга батып, үпкәләсәм,


Күрмәс идем җирдә матурлык.


Аллаһ биргән көчтән сөенә белдем.


Күңел гөлем чәчәк атырлык.



Күңел гөлем чәчәк аткан чакта


Түгелмен шул өйдә ятырлык.


Хис ташкыны шаулый йөрәгемдә.


Чит кешеләр түгел, мин үзем дә


Кайчак булам шаклар катырлык.

***


Бер карыймын алдыма,


Бер карыймын артыма.


Елмаеп, көлеп сөйләшү


Бәйле тормыш шартына.



Бер карыймын борылып,


Бер карыймын як-якка.


Еракларда яшәсәк тә,


Нур сибик туган йортка.



Бер буламын күмәктә,


Бер калам ялгызлыкта.


Тормыш бит ул борчулы да,


Табыла кызык чак та.



Бер карыймын алдыма,


Бер карыймын артыма.


Елмаеп, көлеп сөйләшү


Бәйле тормыш шартына.



Борчылганда, күңелкәем


Шат кешегә тартыла.


ар хисем тау чишмәсе


Булып кисәк артты ла.


***


Оныт әле авыр чакларыңны,


Искә төшер әле шатлыгын.


Кешеләрне сөеп караганнан


Килер, кешем, матур картлыгың.



Оныт әле газап чиккәнеңне,


Искә ал син дәртле чагыңны


Күпме көтә сине шул вакытлар,


Матур чагың сине сагынды.



Оныт әле мәшәкәтьләр белән


Газап белән үткән көнеңне.


Уйла әле гомер агышларын


Бәхетләргә күмәр кешеңне.



Оныт әле, оныт барлык-барлык


Әгъзадагы булган чиреңне.


Уең, эшең, ышанычың белән


Матурла син туган җиреңне.


***


Китеп барам балачакка,


Хыял арбамны тартып.


Шул минутта язар хисләр


Китәләр кинәт артып.



Борылып кайтам балачактан


Тынычланып, шатланып.


Чабышабыз машинада,


Йөрми хәзер бер кеше дә


Таяк атка атланып.



Автобуста җилдерәбез


Туган якка, сагынгач,


Ашыкмыйбыз, тик барабыз


Җил, яңгыр, буран тынгач.



Җәяу йөрү кая инде


Аркага биштәр асып.


Тормышымны сөям шуңа


Сөенеп шашып-шашып.



Чыкмыйбыз бүтән җирләргә


Шикәр, чәй, тозлар эзләп.


Магазиндагы әйберне


Алабыз күзләп-күзләп.


***


Аталар турында язсам


Алда атам сүрәте.


Атаны хөрмәт итүне


Шушы сүрәт өйрәтте.



Ата сүзен әйткән саен


Атам һәрчак эндәшә.


Ата турында яз, диеп


Миңа сүрәт өндәшә.



Атаны уйлап йөре, дип,


Шушы сүрәт кисәтә.


Әллә инде әткәй рухы


Мине һәрчак күзәтә.



Ата кеше мәрхәмәтле,


Ир-ат эшләгән хезмәт.


Ир-атның хезмәтен күр, ди,


Күрсәт син аңа хөрмәт.



Ир-ат белән яшәү матур,


Аңлат шуны тизрәк.


Күрәсең, тоясың аны,


Балам, булгансың зирәк.



Ата намусын югалтмас,


Аңа тик булсын хөрмәт.


Күрче шуны, аңлап яшә


Тормышың барып гөрләп.



Ата каны синдә, кызым,


Той син үзеңне горур.


Мине исеңә алмасаң


Сөю гөлләрең корыр.



"Әткәй" дигән назлы сүзне


Әйтәлмәдең син миңа.


Сезне ятим итәр өчен


Сугыш башланган нигә?



"Әткәй" дигән татлы исем


Балкыта кеше йөзен.


Рухым белән тоям шуны,


Көч бирәм сиңа үзем.


"Әткәй" дигән матур сүзне


Син әйттең гел төшеңдә.


Шуның өчен көч өстәдем


Эшләнәсе эшеңә.



"Әткәй" дигән назлы исем


Әйтмәдең балалыкта.


Үсеп җиткәч назлап әйттең,


Син яшисең барлыкта.



"Әткәй" сүзен матур итеп


Әйттең ир атасына.


Үпкә белдерсәң дә үзең,


Яшәдең һич сер бирмичә


Очраган хатасына.



Ата дигән назлы сүзне,


Ата дигән назлы сүзне


Аңлаттын балаларга.


Яшәдең, сөелеп яшәдең,


Тоз салмый яраларга.



Ата кеше эше белән


Сокландыра тормышта.


Аларның көче саф һава


Безнең яшәү, сулышта.



Минем рухым – синең рухың,


Син дөньяда кунакта.


Бул шәфкатьле, мәрхәмәтле


Бул һәрвакыт тыйнак та.



Табигатьне күзәт, кызым,


Ничек сызылып таң ата?


Таң алдыннан тышка чыксаң,


Сиңа җиһан аңлата.



Үпкә, ызгыш, талаш булса,


Ишетмәскә син тукта.


Аңла, балам, сиңа әйтәм,


Син бит минем рухта.



Кеше белән бул берлектә,


Яшә һәрчак дуслыкта.


Ихатаңда булсын терлек -


Яшәрсең гел туклыкта.



Кешеләргә бир син киңәш,


Дусларың белән яшә.


Кирәк булса чын күңелдән


Чатна, яшендәй яшьнә.



Күңелеңдә булсын синең


Үткән буыннар даны.


Үткән буын – минем буын


Синдә атаңның каны.

***

Фатима белән Миңнисага.



Аклы күлмәк кияр идем


Әгәр ситсасын тапсам.


Сез янымда торган кебек


Тәмле җимешләр капсам.



Сез янымда торган кебек,


Кулга китапны алсам.


Шатлык күлендә йөзегез,


Хатларны язып салсам.



Сезнең белән барам төсле


Уфа урамнарыннан.


Котылдым, котылдым бугай,


Тормышның ачы җилләре,


Көчле бураннарыннан.



Сезнең янда булсам һәрчак


Хыялым шашкан чакта.


Сөйләрмен әле очрашкач,


Дусларым, шушы хакта.



Күңел белән чәчәк бирәм


Туган көнеңне котлап.


Хәреф өемнәрем күпме


Өләшәм потлап, потлап.



Әкият кебек үткән көннәр,


Йөредем сезнең арада.


Тирләп, пешеп, очып кайта


Хыял атым


Сезнең янга бара да.


***


Ничек картаям дип әйтим


60 яшь ул карт мени?


Төшләремдә әткәкәем


("Яз, тизрәк, яз" – дип)


Җиңнәремнән тарткалый.



Күпме күңелдә сөю-наз


Шуларны язасым бар.


Бер-берсен сөйсен, яратсын


Сөя белгән барлык пар.



Күңелемдә күпме ният,


Күпме изге теләк бар.


Өләшенмәгән бит әле


Күңелемнең җимешләре,


Килер буын кешесенә


Тиеш булган бүләкләр.



Хыял белән булам бала


Үсмер һәм яшьлек төстә.


Буламын бәби үстергән


Иң-иң куәтле көчтә.


Томанлы көн.



Томанлы көн моңсу була,


Күңелләргә шом сала.


Эшләр эшең, әйтер сүзең


Тик әйтелмичә кала.



Томанлы көн моңсу була,


Моңсу уйлар уйлата.


Уйларыңны чиге булмый,


Тугайларны уйлап та.



Томанлы көн моңсу була,


Йөрәкләрне талдыра.


Фикерләре томанлылар


Тик хәтерне калдыра,


Кулга каләм алдыра.


Дуслык арканнарын ишегез.



Телефон үз гомерендә


Чыбыкларны күп суза.


Кеше тормыш юлын һәрчак


Сынаулар аша уза.



Кайберләре үтә шома,


Сынаулары бик сирәк.


Сынауларны үтәр өчен


Кемгәдер күп көч кирәк.



Кемдер тормыш мисалларын


Берничек тә чишәлми.


Бутала: акны ак дими,


Караны кара диялми.



Дөрес мисал, дөрес мәсьәләне,


Турылыкны кеше тиз чишә.


Дөрес җавап өчен ул тормышта


Арканнарын өзелмәслек ишә.



Әй, кешеләр! Тормыш мисалларын


Дөреслеккә карап чишегез!


Матур тормыш, алсу таңнар,


Тыныч, хезмәт сөеп яшәү өчен


Дуслык арканнары ишегез.


***


Күңел гөлен килә үрчетәсем


Һәр кешегә бүләк итәсем.


Гөл чәчәккә күмелеп, шатлык белән


Төп йортыма килә китәсем.



Алып китә алмам бер нәрсәмне,


Калдырырга теләп ашыгам.


Шуңа ахры өйдә яшим, язам,


Ерак юлга бик сирәк чыгам.



Минем җанга рухи көч биргәнгә


Килә башкаемны иясем.


Бәхетле бул, рәхәтлектә яшә,


Шатланырга бел син, диясем.



Минем хәлне аңлаган кешене


Килә кочакласым, үбәсем.


Ходай аңа өеп шатлык бирсен,


Күккә тидерсен бер түбәсен.



Рәхмәт сүзе алган кешеләрем


Яшәсеннәр һәрвакыт рәхәт.


Тормыш ямен тойсын, сихәт булсын


Шатландырсын һәрбер хәрәкәт.


***


Тәҗрибәм бай, тормыш мине


Ачы, төче белән сыйлады.


Картайгач та шушы сынаулар


Һич тә күңелемә сыймады.



Адым саен әйтеп барам төсле


Ак дәфтәргә төшәр сүземне.


Сынау тапшыргандай итеп тоям,


Әллә нишләп, һәрчак үземне.



Кемдер читтән тыңлап тора төсле,


Сөйләр сүзем, эшләр эшемне.


Үзем беләм: бушка җибәрмәдем


Ата-анам биргән,


Үзем җыйган хәләл көчемне.


***


Тормыш кайный, бөтенесе ашыга:


Шаулап тора авылым иртәсе.


Тырышлыклар белән уңыш ала


Һәр колхозчы, һәрбер йортның хуҗабикәсе.



Иртән-иртүк торып сыер сава,


Каз-үрдәген куып илтәсе.


Кош-кортларны барла, бакча кара


Бу эшнең һич тә юк бетәсе.



Ирен, балаларын эшкә озата,


Үзенә дә эшкә китәсе.


Ашау-эчү, кием салым белән


Барысын да тәэмин итәсе.



Зур мәшәкать, ыгы-зыгы белән


Шулай үтә авыл иртәсе.


Тормыштагы авырлыкны җиңеп,


Соңгы юлга да бар китәсе.


Кояш нуры



Кояш чыга, дөнья матурлана,


Дөнья матурлана, нурлана.


Кояш чыгу матурлыгын тойган


Олылана, һәрчак зурлана.



Кояш чыга, нурын тигез чәчә,


Яктылыгын бирә һәр көнгә.


Дөнья матурлыгын күрә белгән


Шатлык бүләк итә һәркемгә.



Кеше елмаюы сокланырлык.


Кояш нурларына тиң була.


Үз бәхетен һич тә яшерә алмый,


Башкаларга тигез ул бүлә.



Кояш нуры, кояш яктылыгы


Яшәү чыганагы, көч бирә.


Кеше көчне кояштан күп ала


Һәм тормышта үзе көч сала.



Кояш кебек якты уйлы булсын,


Кояш кебек булсын йөзләре.


Хезмәтләре зур уңышлар бирсен


Муллык белән килсен көзләре.



Кояш нуры төшә ап-ак карга,


Кояш нуры төшә киртәгә.


Кояш нуры көчен бирсен бүген,


Яшәр өчен безгә иртәгә.



Кояш кебек балкыйк без, кешеләр!


Нурлы булсын туган җиребез.


Акыл, намус, хезмәт белән яшик


Нурын чәчсен туган илебез.



Кояш нуры балкый җир йөзендә


Кышын, язын, җәен, көзен дә.


Кояш нурын чәчсен һәммәбезгә,


Балкысын ул һәркем йөзендә.


***


Көннәр җылы, кояш көлә,


Килгән кебек яз иртә.


Салкын кыш кебек кар ява -


Кар башына кар җитә.



Көчле җил дә, салкын буран,


Гүя январь бураны.


Урамнан узган чагымда


Кат-кат җилләр урады.



Кайчак тарата хисләрне,


Кайчак йомарлап ташлый,


Кайчак этеп егытырдай,


Кайчак кочаклый башлый.



Тормышта да шундый мизгел


Безне ега аяктан.


Кайгыны уртаклашканнар


Тота төсле як-яктан.



Тормыш сынауларын биреп,


Китеп барам картлыкка.


Кайгыларымны тараткан


Тормышны чиксез яратып,

Күмелеп яшәгез сез бар да


Сөенеч, сихәт, шатлыкка


***


Туган ягым, туган ягым,


Кат-кат әйтәмен рәхмәт.


Туган ягын сагынып кайткан


Яшәр һәрвакыт рәхәт.



Сабан туена кайтырга


Туган бит синдә теләк.


Туган ягыңны хөрмәтләп


Типкәнгә синең йөрәк.



Күпме кеше туган ягын


Өзлеп сагынып кайткан.


Туган җир чәчкән орлыгын,


Күңелеңдә чәчәк аткан.



Ватылмасын машинагыз,


Арымасын күңел атыгыз.


Һәрвакытта туган якка


Сагынып-сагынып кайтыгыз.


***


Юлга чыксам, якыннарым


Эндәшә мине күреп


Әллә шифа бирә микән


Күңел утларым янып.



Сөйләшер сүзебез күпкә


Мин үзем дә шаккатам.


Ихлас сөйләмнәре өчен


Сайрар кошка ошатам.



Теләк, уйларын белдерә,


Күңел ишеген ачып.


Ә мин өләшәм сихәтлек


Сокланып, шашып-шашып.



Күптәнге танышларым да


Белеп әйтә исемне.


Аерылышкач, искә төшеп


Коям гына хисемне.



Рәхмәт сезгә, якын дуслар,


Рәхмәт сезгә, танышлар.


Чәчән әби күңелендә


Урал таудай табышлар.


***


Хыяллар аша сүтәмен


Тормышның йомгакларын.


Төшеп калганын тапмадым,


Бәхетнең дә, табышның да


Юлда аунап ятканын.



Хыяллар аша эзләдем


Мәхәббәт, җан сөйгәнне.


Шуңа тынычландыра алам


Борчылганны, авырганны,


Кайгылардан көйгәнне.



Хыяллар аша аңладым


Тормыш серен, мәгънәсен.


Карт көнемдә килә минем


Шатлыкта ил гизәсем.



Хыял белән яшәгәндә тормыш матур,


Хыял белән буралар да ашлык тулы.


Бер-беребезне хөрмәт итик,


Кирәк чакта ихлас булып


Сузыйк, сузыйк ярдәм кулы.


***


Без авырлык күргән буын,


Без – сугыш балалары.


Саклана безнең йөрәктә


Шул елның яралары.



Яраларны еллар безнең


Бераз гына төзәтте.


Тик еш кына искә төшеп,


Аның онытылмас мизгеле


Өзә безнең үзәкне.



Үзәкләр өзелгәндә дә


Башны аска имибез.


Гомер буе яшь буынны


Чыдамлыкка, әдәплеккә


Хезмәт-эшкә өндибез.



Без ел үсәсен айда үскән


Иртә өлгергән буын.


Юлларда җәяү күп йөрде


Кичте язгы ташуын.



Без авырлык күргән күпне,


Без – сугыш балалары.


Өмет, ышаныч тойдылар


Аларның аналары.


***


Баштанаяк шатлыкка чумганда,


Баш очына бәхет кошы кунганда,


Йөриләр кешеләр йөгереп.


Күңеле нур чәчә, кешегә шат дәшә,


Һәр эшкә яши ул өлгереп.



Сөенеч артканда, балалар кайтканда,


Бар эшне эшләргә җитешә.


Күңеле нур чәчә, кешегә шат дәшә,


Уйный ул, көлә ул, сөйләшә,


Идәндә ятмаса буш шешә.



Гомернең юллары ураулы,


Бирәмен үземә сорауны,


Хуш күрәм, төш күргәч, кешеләр,


Борчуны югалтып, сөенеч арттырып,


Гел аны якшыга юрауны.



Кешенең гомере көннәре


Тормый ул сөенеч-шатлыктан.


Кешеләр бер-берсен зурласа,


Туган җир, авылын нурласа,


Зарланмый яшидер картлыкта.



Картларга бир әле хөрмәтне,


Аларның йөзләре нур сипсен,


Шул нурлар кайтсын да кирегә,


Йөрәгең һәрвакыт шат типсен.


***


Һәр кеше ярата матурлык.


Эчәр су тазаны, тоныкны.


Зүр әни сөю – назга күмеп


Тәрбияли аламы оныкны?



Күңелләр күңелгә кушылып


Пешәме бик тәмле боткалар?


Яшь буын кешесен ни өчен


Гаепли икән бу корткалар?



Зур әни теләген аңлыймы оныклар?


Әллә ул кагамы гел кире?


Йөрәкләр сыкраса, күңелләр чуалса,


Нәрсә ди балалар анасы – хатынның


Хәләл җефете – ире?



Гаиләдә дөрләсен учаклар


Өйләргә чыкмасын төтене.


Дөньяны матурлый, яктырта


Гаиләнең бердәме, бөтене.


***


Күңел күзем күрә, йөрәк сизә


Ялгызлыкның ачы сагышын.


Назлап, назлап сөйләп бирде миңа


Күптән түгел якын танышым.



Ялгызлыкның ачы яшен сөртеп


Үткән аның гомер агышы.


Аптырый ул, әллә Ходай кушкан,


Әллә төшкән ана каргышы?



Әйтә алмыйм мин дә, ни сәбәптән


Түгеләдер тозлы күз яше.


Илем, якын кешеләрем өчен


Дип эшләнә аның бар эше.



Ялгызлыктан өши җаннар,


Әрни йөрәк ярасы.


Шул яраны төзәтергә


Ялгыз әби, апаларга


Килә минем барасы.



Эч серләрен ачып сала


Югала сагышлары.


Йөзләрендә нур бөркелә,


Йөрәкләре җылы сибеп,


Иркә-назга күмелеп китә


Күңеле табышлары.


***


Китап булсын язмаларым


Укысын һәркем теләп.


Ә мин яшим туган өчен


Җиргә бурычны түләп.



Алсын фәһем олы, кече


Җиткәнче аның көче.


Язмаларда тасвирлана


Милләт даны һәм көче.



Хисләремне коям әле


Күңелнең сихри мәле.


Өстемдә күлмәкләр бүлә


Итек, пальто, яулык, шәле.



Рәхмәтемне җиткерәмен


Йөрәктәге җылым белән.


Терелтәмен авыруларны


Аллаһ биргән көчем белән.



Күңелдәге изге хисне


Күчерәмен башкаларга.


Күңел чәчкәләрем матур,


Омтылмагыз тарткаларга.



Үссен әйдә, үссен әле


Татлы исен таратып.


Илдә бөтен кеше, димен


Яшәсеннәр


Берсен берсе яратып.


***


Их, әткәем, әткәем,


Хәтеремнән һич тә чыкмас


Синең ниләр әйткәнең.


Күзләремә күренгәндәй


Кайчакта гәүдәң, тәнең.



Сиңа ничек рәхмәт әйтмим?


Рухың саклый яманнан,


Озатып бара юлымнан.


Син эндәшкәч, кәлам алдым


Язар өчен кулыма.



Син эндәштең тау башыннан:


Мен, мен, кызым, тизрәк.


Син эндәшкәнне ишетте


Картайгач зирәк йөрәк.



Син аңлаттың тормыш серен


Могҗизаларны санап,


Күңелемә очар өчен


Син бит бирдең пар канат.


Син эндәшкәч җавап бирәм


Ап-ак кәгазьгә язып.


Ничә көн утырам микән


Татлы сулар алыр өчен


Энә белән кое казып.


***


Йөрәктә, кулымда җылылык,


Күңелдә тук орлык, бәрәкәт.


Рәхмәтсез эш өчен бер кайчан


Булмаган, булмас та хәрәкәт.



Йөримен, барамын, сөйләшәм,


Туктаусыз имзамны куямын.


Бүген мин карт әби, шулай да


Үземне кешегә кирәкле тоямын.



Күңелем бер бала, бер ана, бер әби


Уйлыймын, барлыймын, саныймын.


Шәфкатьле, әдәпле, иплене


Елмаеп эндәшкәч, таныймын.



Эшләрем, сүзләрем, яшәеш


Һәммәсе киләчәк хакына.


Елмаю-көлүне, хаклыкны-аклыкны


Алмашмам бер кайчан алтынга.



Ашыкмый атлыймын, уйланам


Ихластан, эчкерсез сөйләшәм,


Аллаһтан бирелгән сихәтлек


Кешегә шуларны өләшәм.


***


Түбә күккә тия сөенечтән,


Баш түбән иелә көенечтән.


Борчылганда кеше мәхрүм була


Затлы кием, татлы аштан,


Җаның теләп эшләр эштән.



Әйтер идем сөендереп матур сүзне,


Эшләр идем рәхмәт өчен авыр эшне,


Юк итәргә телим кайгы һәм хәсрәтне


Тәндә булган сызлауларны, авыр шешне.



Шатландырыр идем шатлык көткәннәрне,


Хәлләндерер идем хәле беткәннәрне.


Тойсын иде кеше сихәтлекне,


Дөньядагы матурлыкны, бар ямьнәрне.


***


Сөенечтән туа эшкә дәртең,


Арта тазалыгың, сәләтең.


Искә төшә балачактан башлап


Сиңа сеңеп калган гәдәтең.



Сөенечтән йөзең көләч,


Әйтер сүзең фәһемле.


Матур теләк, матур уең


Сокландыра һәркемне.



Сөенечтән били сине


Изге теләкле дуслар.


Күңелдә сайрый туктаусыз


Сихәтлек бирер кошлар.



Рәхмәт әйтәм сөенеч биргән,


Ихлас, ипле кешегә.


Шатлык бүләк итсен сүзем,


Шатлыкны ачып бирүче


Мәрхәмәтле кешегә.


***


Күңел елгам челтерәп ага,


Суларын тәмләп кара.


Яшәү көчең артып китәр,


Йөрәктә калмас яра.



Күңел диңгезкәем тирән,


Көчле җилдә чайкала.


Тынган чакта күгем аяз.


Тик чайкалган минутлары


Онтылмый, истә кала.



Күңел күлем зәңгәр дулкын,


Аның туктарын көтәм.


Ә йөрәктә сөю назын


Гомерем буе йөр(е)тәм.


Шайхутдинова Әлфирәгә.



Җитез генә сылу ана юлдан


Этеп бара бәби арбасын.


Бәхет, сәламәтлек, тәүфыйк теләп,


Артларыннан килә барасым.



Җитез генә сылу ана юлдан


Этеп бара бәби арбасын.


Инде ничә еллар үтеп китте,


Һаман минем теләк тели-тели


Килә шул арбаны этеп барасым.



Һәр кешенең күңел түрләренә


Тук орлыклар килә саласым.


Матур теләк тели-тели


Һәрбер ана


Их, үстерсә иде баласын.


***


Картайдым, тәҗрибә тупладым,


Үскәнгә интегеп, атасыз.


Тик тормыш юлларын, сукмагын


Үттем мин, үттем шул хатасыз.



Сөя белдем тик берне гел генә


Уйламый ятларны, башканы.


Күпне сөйгән кешеләрнең


Теләк, өмет, ниятләре


Юк тормышка ашканы.



Хөрмәтләдем иптәшемне,


Аның ата-анасын.


Белдем картлык җиткәч күңелемдә


Балкып сөю уты янасын.



Картайдым, үкенечсез гомер


Үтмәде һич тә бушка.


Әйләнде күңелемдә бар кеше


Туган, якынга, дуска.



Дусларымның җылы хисе


Җылыта җәен, кышын.


Шуңа сайрый бер туктаусыз


Күңел түрендә яшәгән


Минем кадерле кошым.


***


Төшләремдә усал үгез


Килде мине сөзәргә.


Каршылыкны җиңәр өчен


Кирәк булыр түзәргә.



Тау елгасы агып төшә


Ярлары биек кыя.


Хисләр язгы ташкын кебек


Кем аңламый, шул тыя.



Яңгыр яуган көнне генә


Агачлар суга туя.


Күңелдәге изге хисне


Юмартлар гына куя.



Хисләнеп яшимен нигә?


Күңелкәем моң гына.


Язасы теләккәй барын


аңладым шул соң гына.


***


Салкын сулардан куркам


Салкын су итә ярсу.


Күз карашың ямьсез булса


Сибелгән төсле кар су.



Җылыга җыела икән


Өшегән бөтен кош-корт.


Тынычлык тоеп бар кеше


Нурларын сипсен өй, йорт.



Кояш нуры сибелгәндә


Чигенә салкын һава.


Чирләреңне оныт әле,


Сүзләрем булсын дәва.



Ачуланмасын кеше, дип,


Әйтә алмыйм турысын.


Ә саф күңелле кешегә


Әйтәм рәхмәт зурысын.



Үпкәләгән чаклар булса,


Карыймын зәңгәр күккә.


Ачу, сагыш, үпкәләүләр


Чыгалар бик тиз юкка.


***


Уңга карыймын – болын,


Сулга карыймын – болын.


Бертуктаусыз ярдәм итә


Эшкә башлаган улым.



Уңга карыймын – зәңгәр,


Сулга карыймын – зәңгәр.


Бер борчылмый яшәр идең,


Аңласаң мине әгәр.



Уңга карасам – бакча,


Сулга карасам – бакча.


Һәр мизгелдә дә табылмый


Дөнья тоткасы – акча.



Уңга карасам – чирәм,


Сулга карасам – чирәм


Күңлемдәге орлыкларны


Һич кызганмыйча бирәм.



Уңга карасам – иркен,


Сулга карасам – иркен.


Йөрәк серемнең чишмәсен


Күмәлмәс аны һич кем.



Уңга карасам – утын,


Сулга карасам – утын.


Әдәпне бел, хезмәтне сөй,


Югалтма тормыш котын.


***


Ягымлы сүз, караш белән


Ач күңелнең биклесен.


Кешеләр хөрмәтли, сөя,


Күңеленә якын итә,


Кешелекле, иплесен.



Ач әле син үз күңелеңне,


Бармы анда тук башак?


Шуны тапмый интегәбез,


Соңлап аңлыйбыз кайчак.



Күңелеңнең бизәкләре


Бармы ул? Нинди төстә?


Татулык, сафлык, итагать,


Сабырлык, илһам өләшү -


Килер буынга аңлату -


Авыр йөк безнең өстә.



Һич аңлап бетереп булмый


Кешенең күңеле биклесен.


Без сөябез, яратабыз,


Күңелгә якын итәбез,


Кешенең иң иплесен.


***


Хыялга бирелеп эш эшлә,


Онытып тор кай чакта уеңны.


Мин – ана, кешелек сагында.


Бул аңлы, фәһемле,


Аңла син, аңла син уемны.



Хыялың чакырсын гел алга,


Адашма син барыр юлыңда.


Йөрәгем талпына, күңелем шомлана,


Каләмем чабыша кулымда.



Барсы да эшләнгән эшләрем -


Җиремә бер бизәк куярга.


Без – кеше, нур чәчсен киләчәк,


Без тиеш гел бәхет тоярга!


Аңла син уемны.



Күңелең булмасын салкын кар,


Алма син начарлык кемнәндер.


Ит шәфкать кешегә туктаусыз,


Рәхмәт ал юк-юкта көнгә бер.



Кешене борчыма сүз белән, эш белән,


Рәхмәтсез яшәү ул – алама.


Кеше бул, син кеше дөньяда


Ярсытма, тоз салма ярама.



Күңелне матурлый шәфкатьлек,


Нур сибә һәрчакта йөзенә.


Юлларда очрасам начарны


Гаепле тоямын нигәдер,


Авыр йөк шикелле үземә.



Бул ипле, акыллы һәм эшчән


Имә син башыңны бер кайчан.


Үткәнне искә ал, барла барсын да


Бал уяу, әдәпле һәм уйчан.


Их, рәхәт, әдәплек юлында


Ниндидер эш эшләп, сүз сөйләп


Эзеңне нур сибеп калдырсаң.



Тыңла әле олыны,


күңеле шәфкатьлек тулыны,


Яшә син күмелеп сихәтлек, шатлыкка.


Балалык, яшьлекнең сукмагы


Итә бит кешене картлыкка.


Мин бәхетле.



Мин бәхетле, күңел керләреңне


Сүзем белән назлап юалсам.


Нинди хата, кайгылардан котылып,

Сөенәлсәм әгәр, юансам.



Мин бәхетле, эш коралы тотып,


Сөенеп, ни дә булса эшләсәм.


Игенченең төсе – кара икмәгемне


Шатлык тоеп кына тешләсәм.



Мин бәхетле, йөрәк кушканнарны


Чын күңелемнән теләп сөйләсәм.


Тыңлаучының күңел күзләрендә


Күрсәм әгәр матурлык һәм ямь.



Мин бәхетле, юлларымда әгәр


Иман нурлы берәү эндәшсә.


Үпкә белдермимен бер кемгә дә


Нидер уйлап, кеше көнләшсә.



Мин бәхетле, сөйгән, яратканга


Туган җирне, туган телемне.


Бала үстергәндә күңелемә


Тупладым мин кирәк белемне.



Бәхет дигән төшенчәне


Төрлебез төрлечә аңлый,


Берәү аңларга теләми,


Яшьтәшеннән күпкә соңлый.


Килер буынга күчәрме?



Күңелнең кояшын, күңелнең айкаен


Ходаем, күрсәт син, туктаусыз.


Күңел якты сибеп торса гына


Кешеләр яши алалар


Шатланып тавыш-гаусыз.



Сип нурыңны, сип нурыңны,


Иң матур юлларга чакырып.


Әйтмәсен бер кеше, бер сүз дә


Үпкәләп, яманлап, акырып.



Магниттай тартыгыз, дусларым,


Чыгармын барырга юлыма.


Сихәтлек җимеше – язмамны


Кадерләп, иң изге теләк белән


Алырмын тиз генә кулыма.



Кара син елмаеп ихластан,


Уйлама мәкерле уйларны.


Мин сөям, яратам, хөрмәтлим,


Рухи азыктан туйганны.



Елмаеп каршы ал, очрашкач,


Өләш, син, фикерне, теләкне.


Үссен күңелдә бердәй гөл,


Күрсәтик Аллаһтан бирелгән бүләкне.



Яшермә, әйт әле дөресен.


Күңелем гөлләре үсәрме?


Ата-бабам йоласы, халкымның


Энҗе-яүһәре килер буынга күчәрме?


***


Рәхмәтләр тутырып,


Хат язсам утырып,


Әгәр дә мин сиңа җибәрсәм,


Аңа тиң теләкләр телимен.


Кабул итеп ал син чын йөрәктән


Сөенсен мин барга үз әсәң.



Рәхмәтем сихәтлек бирсен дә


Сине шат итеп, йөгереп йөретсен.


Ходаем көч биреп һәр мизгел


Күп нәрсә эшләргә өлгертсен.



Рәхмәтем нур сипсен йөзеңә,


Куәтне бирсен һәр сүзеңә


Күңелем кояшын, йөрәкнең җылысын


Сибәрлек итеп бир, Ходаем, үзеңә.



Рәхмәттән шатланып йөрәгең тибәлсен,


Күңелең күкләргә тоташсын.


Һәр эшең уң булып,


Галәмне күм әле шатлыкка


Ниятең тормышка гел ашсын.


***


Эч серемне яшермичә


Килә минем сөйләсе.


Бозылган, борчу җаннарны


Килә-килә көйләсе.



Кайгылы, сагышлыларны


Күмәсе килә нурга.


Борчылудан, нәфрәтләрдән


Калмасын, димен, хурга.



Үпкәләгән, үчлесенә


Әйтәсе килә назлап.


Матурлык биләп алыр ул


Әкренләп кенә, азлап.



Авруларның бөтен чирен


Чыгарыр идем юкка.


Сөендереп китәр идем


Икмәкләр барга, тукка.



Яшь йөрәкләргә яшәргә


Гел дәртне өстәр идем.


Тормыш матурлап яшәргә


Туган һәр кеше, димен.



Авыр, диеп зарланмаска


Рухи көч бирер хисем.


Илгә иминлекне теләп


Үткәрер бөтен кичен.



Көн артыннан көнне көтеп


Үтә бит безнең гомер.


Гел сынау белән яшибез,


Чыныкса да, кисәк сынар


Әгъзалар түгел тимер.



Гомер буе йөрәк җылы сипте


Җылытсын дип кеше арасын.


Туган-тумам, дус-ишләргә минем


Бик сөенеп килә барасым.


***


Мин бит ана. Бала елаганын,


Ана сагышларын тыңлаган.


Шуңа, ахры, язар хисем минем


Күпкә, бик-бик күпкә


Язылмыйча калган, соңлаган.



Мин бит ана – тормыш мизгелләрен


Бер туктаусыз аңлап күзәткән.


Кеше күңелләрен биләп алып


Теләк, уй, хисләрен,


Яшәешен аның үзгәрткән.



Мин бит ана. Кеше ялгышканда


Аның ялгышларын төзәткән.


Онытылмый, һич тә онытылмый,


Тиргәп, назлап, кайчак иркәләп тә


Балаларга күпме сүз әйткән.



Мин бит ана. Хисем шуңа


Якты нурын сибеп яна.


***


Бала туа. Белми берни,


Төрелгән килеш ята.


Елый-елый үсә бала,


Ата-анасы шаярта.



Үсә бала, тәпи йөри,


Күп нәрсәләрне аңлый.


Аңлый төшкәч, күпне белә


Ата-анасын тыңлый.



Китә тәпи, йөри тышта,


Иптәш-дуслары була.


Кешеләр белән таныша,


Ата-ананы белә.



Кайта өйгә, каршы ала


Дәү әни һәм дәү әти.


Шуннан сорый сабый бала


Кая, ди, әни, әти?



Дәү әти белән дәү әни


Баланы бик ярата.


Әти-әни төшенчәсен


Үзләренчә аңлата.



Үсә бала, китә хәзер


Бакчага да мәктәпкә.


Дәү әти белән дәү әни


Өйрәтә тәртип, әдәпкә.



Укый бала, белем ала.


Укый табигать турында.


Укый, яза, шигырь ятлый.


Шигырь әткәй турында,


Шигырь әнкәй турында,


Шигырь кеше турында.


Үзе яза күп нәрсәләр,


Ручкасы бар кулында.



"Әткәй" дип яза бу бала,


Әткәсен ул сагына.


Өйгә кайткач, чыгып бара


Дәү әнисе янына.



Сорый шулай һәр көн бала


Ата-ана турында.


Таныклыкта сызык булган


Ата дигән турыда.


***


Урлап алган мәхәббәтем,


Урлап алган ашым юк.


Рәнҗетмәгез, әй кешеләр,


Рәнҗешләргә хакым юк.



Ап-ак чәчәк аткан икән


Өй артында баланы.


Хәләл ризыклар ашатып


Үстердек без баланы.



Озын юллар үттем инде,


Юлдаш булсын турылык.


Турылыгым – иң зур байлык


Алтын тауга торырлык.



Кемнәр белән эшләсәм дә,


Тойдым һәрчак турылык.


Турылык белән яшәсәң,


Соңгы көндә юк хурлык.



Авыр, ләкин үкенмимен,


Гомерем – минем үткән юл.


Турылык өчен яшәргә


Дусларым бирделәр кул.



Озын түгел, кыска түгел,


Гасыр бүленгән уртак.


Гүя, чабып үтә төсле


Яшьлектә җиккән юртак.



Минем алда, янда, артта


Бар карап торган кешем.


Теләп, сөеп, файда өчен


Хөрмәткә лаек эшем.



Үткән юлда юлдаш булсын


Иң гади булган кешем.


Эшләргә тиеш мин, диеп,


Башкарган бөтен эшен.



Күңелемә якыннарым


Санап бетерә алмаслык.


Барысы да булган әйбәт


Һич бер хәтер калмаслык.


***


Кыш туганга, яратамын


Салкын җилле суык кышны.


Үз парымны эзләп тапкач,


Тоткан кебек булдым хәтта


Хыялымдагы аккошны.



Парлап йөзәм кебек әле һаман,


Арымыйча, тормыш диңгезен.


Тик сагынам, тик сагынам һаман,


Чирәмендә тәгәрәпләр үскән,


Мине кабул иткән нигезен.



Оя тулып балаларым туды,


Канат куеп инде очтылар.


Сабантуйга кайтып оныкларым


"Зур әнкәем" диеп кочтылар.



Хыялларда йөрегән ак кошымны


Хәләл итеп кенә парладым.


Аның өчен яшим, аның өчен үстем,


Аның өчен туа җырларым.


***


Тормыш авыр, диеп зарланмыймын


Каршылыклар өзә үзәкне.


Сабырлыгым белән йөрәккәем


Күпме яраларны төзәтте.



Тормыш авырлыгы иңдә һаман,


Ташлап булмый һич тә мәҗбүри.


Сынау бирәм төсле минут саен,


Минем белән тора, минем белән ята,


Минем белән бергә гел йөри.



Тормыш сабакларын актарамын,


Фәһем алып күптән үткәннән.


Кайгы ни икәнен беләм кайгылыдан


Шатлык тоям, шатлык күргәннән.



Тормыш, мин барыбер сөям сине,


Яшим әле зарга бирелми.


Сөя беләм онык, балаларны,


Тик кайгылар һаман сүрелми.



Бирешмәскә теләп каршылыкка


Үтәм төсле борма юлларны.


Бәхет-шатлык теләп озатам, көтәм


Тудырган кызларым, улларны.


Әзерлимен нидер хөрмәт итеп,


Биетәмен аяк кулларны.


***


Картаясың, озын юллап үтеп,


Яшьлек белән хәзер күп ара.


Үткәннәргә һич тә кайтып булмый,


Уйлап юаналсаң, яңара.



Үткәнеңнең кайбер мизелләре


Якты нурын сибә юлыңа.


Искә төшкән саен, шул чакларны


Сөйлисең син кызың, улыңа.



Үткән белән яшәп, хәзергесен


Дөрес итеп кенә барлыйсың.


Яшьлек нурын сипсә – картаймыйсың,


Яшьлек юлдаш булса – армыйсың.



Кешеләрнең матур, уяу чагы


Була икән бары яшьлектә.


Чынга аша икән, бик теләсәң


Яшьлек бүләк иткән теләк тә.


***


Яшь чагымны сагынганда,


Карыйм күктәге айга.


Тормыш сукмагыннан атлыйм,


Салына бар да җайга.



Үсмер чакка барып кайтсам,


Әллә нишләп, яшәрәм.


Бер минуты да гомеремнең


Үтмәде әрәм-шәрәм.



Яшь килен чак килсә янга,


Ис китәрлек мин җитез.


Эшләр эшләрем эшләнә


Һәммәсе дә бигрәк тиз.



Типсәм тимер өзәр чагым


Бик сирәк килә икән.


Ир – ат кебек булган өчен


Эшләгән эшләрем минем


Артык эшләнде микән?


***


Быел язын ни өчендер,


Сайрамады сандугач.


Әллә юкмы ихатамда


Кош кунып сайрар агач?



Әллә сайрамый күңелдә


Гел сайрый торган кошым?


Әллә борчылулар белән


Яшиме якын кешем?



Әллә тирәге корыган,


Кошка кая басарга?


Әллә юк минем вакытым


Тыныч урын ясарга?



Әллә томанлы күңелем,


Кош тапмый сайрар тирәк?


Ишетмим кошлар тавышын.


Әллә җаным борчылганда


Ишетми микән йөрәк?



Әллә ничек, нур сибелми


Йөрер сукмак, юлларга.


Тик шулай да ашыгам һаман


Киләчәк буын халкына


Бәхет шатлык юлларга.


***


Үткән эздән үскән чәчәк


Хуш исләрен тарата.


Әдәпле, уңган, инсафны


Бөтен кеше ярата.



Үткән юллар чакыра төсле


Мин куйган матурлыкка.


Картайгач итеп куялар


Көч өстәп батырлыкка.


Табигать көчле, һай, сизгер


Тәэсир итә халыкка.



Күңелемдә күпме уйлар бии,


Алып китеп бала чагыма.


Үскән чакның матур бер мизгелен


Искә алам әле тагын да.



Көчле, гаярь чагым картлыгымда


Бала чакны алды чакырып.


Бала чагым биргәч киңәшләрем,


Эндәшмимен һич тә акырып.



Балачаксыз килеп җитми беркем


Соңгы юлга, матур картлыкка.


Балачагым килеп елмая да,


Күмеп китә мине шатлыкка.



Балачакның ашын ашыйм, эшен эшлим


Кайчагында төштә, йокыда.


Хыялларда йөреп бер кайтырсың


Бүген хисне назлап укы да.


***


Җәй җитте. Яшәрде болыннар,


Шау чәчәк болында баланнар.


Гомернең бизәге шикелле


Мизгелләр хәтердә саф килеш калганнар.



Һәр җирдә матурлык, саф һава,


Күңелне иркәли, түбәне күкләргә тидерә.


Әллә соң табигать кануны


Һәр кемне назга күмеп сөйдерә?



Кош сайрый, җил исә, җылылык,


Бар җирдә күңелләр булырлык.


Шат аваз, сихерли нинди моң?


Күңелләр шул моңнан тулырлык.



Нинди көч яшәтә, кешене йөретә


Күмә ул мизгелдә саф нурга?


Балалык, үсмер чак, яшьлегең эндәшә,


Калмасын, калмасын беркем хурга.


***


Авызымда әрем ачылары,


Йөрәгемдә сызлау, сыкраулар.


Ничә төрле уйлар чуалалар,


Ничә төрле миндә сораулар.



Ничә төрле фикер, ничә план,


Ничә төрле изге теләкләр.


Күңел белән күңел очрашсын да


Сөенеп типсен иде йөрәкләр.



Ничә төрле минем борчуларым,


Ничә төрле сөенү, куркулар.


Уйлар илләр гизә, нидер сизә,


Ишетелми тавыш, чыр-чулар.



Әллә нишләп китәм, үткәнемне уйлап,


Өмет ниятләрем бер төсле.


Күпме еллар үтте, оныталмыйм


Искә алам күргән бер төшне.



Биек баскыч, минем кулда ачкыч,


Күтәреләм биек-биеккә.


Алга-артка, як-ягыма, өскә,


Аска карыйм башны иеп тә.



Ни икәнен мин төшендем хәзер:


Күтәреләм биек, югары.


Өмет, ышанычым алга әйди,


Юлдаш итмәм бер дә мин зарны.


Якты уйлар чакыралар алга,


Һич вакыт юк, эшләр эшләрем күп,


Картайсам да, туктый алмыйм ялга.



Изге уем, изге теләк булгач,


Тормыш түгел, түгел хаталы.


Авырлыкны җиңеп яши-яши,


Балаларым минем аталы.



Ялгызлыкның ятьмәсеннән


Котылдым, булгач парлы.


Матур сүз, изге теләгем


Димәк, кушалды ярны.



Ятимлекнең беләм тәмен,


Авырлыгын, ачысын.


Күңел чишмәм күзен ачкач,


Аксын ургып, ташысын.



Балачактан белдем карт көнемдә


Тормыш гөлем чәчәк атасын.


Олыларым миңа юл күрсәтте


Кабатламас өчен


Башкаларның ялгыш хатасын.


***


Җир яшәрә, күңел назда йөзә,


Яңгыр явып безне яшәртә.


Өмет, ышаныч, изге теләк


Җирдә кешеләрне яшәтә.



Җәй мизгеле ямьле, сулар тәмле,


Тиргә күмә битне, бөтен тәнне.


Күз йомганчы таң атып, көн туып


Озатып куя тыныч, җылы төнне.



Эссе кояш куыра җирне,


Истерми һич тә җилне.


Болын-кырга бир муллыкны


Нурга күм туган илне.



Төн-көн үсә яшел үлән,


Шаулый кырлар, басулар.


Тыныч хезмәт белән сихәт булыйк,


Ходай, бирмә берүк ташулар.



Яшик шат, елмаеп-көлеп,


Бер-беребезне итеп хөрмәт.


Тормыш дәвам итсен әле,


Яшик күгәрчендәй гөрләп.


Якты нурга күмсен



Олыларның тәҗрибәсен җыйдым,


Мин шуларны исбатладым үзем.


Киләчәккә калсын теләк, ният,


Күңел чәчәкләрем, бөтен сүзем.



Кеше ялгышларын гафу итәм,


Беләм аны ничек кичерергә.


Олыларның йолаларын ашыгамын


Килер буын кешесенә күчерергә.



Күңелемдә нәрсәләр бар – бар да калсын,


Һәр яшь кеше күңеленә аны салсын.


Матур-матур бизәкләрне теләп алсын,


Тормыш, кешеләрне сөеп яшәсен дә,


Мәхәббәт утында нурлар сибеп янсын.



Шат елмаеп яшәсеннәр, сихәт булып,


Белмәсеннәр кайгы-сагыш, борчу, чирне.


Жир матурлар өчен түксен тозлы тирне


Якты нурга күмсен туган җирне.


***


Күпме теләк, күпме көчләр түктем


Кабатламаска ятлар хатасын.


Балачактан белдем карт көнемдә


Тормыш гөлем чәчәк атасын.



Балачактан алдым олыларның


Тәҗрибәсен назлап күңелгә.


Күпме кайгы, хәсрәт, авырлыклар


Төшкән икән минем иңемә.



Карт көнемдә кулга тоттым каләм,


Язмыш серен ипләп ачарга.


Теләк, ният, хыялларым минем


Тиз тормышка тиеш ашарга.



Нинди изге теләк белән


Шатланып атлаганмын?


Балачактан бүгенгәчә


Кешеләрне ихлас тыңлап,


Шуларны ятлаганмын.


Туган як



Кемдер мине каршы ала,


Кул бирә күрешергә.


Туган як җылысы бирә


Максатка ирешергә.



Кайсылары чакыра изәп,


Сукмады бер кем кизәп.


Әллә үзем кебек бар да


Әйбәтне йөри күзләп.



Кайсысы чакыра ымлап,


Кемдер чакыра ашка.


Кеше яши алмый төсле


Туган җиреннән башка.



Туган иленнән китсә дә,


Хыял белән ул анда.


Бала чакның шат авазы


Ишетелеп тора йөрәккә,


Чөнки ага ул канда.



Туган як җылысы белән


Йөри кешеләр читтә.


Кайтып урап китә алсаң,


Балкый яктысы биттә.


Туган ягың ничә тапкыр керде


Сагындырып синең уеңа.


Хыял тизлекләрен канат итеп


Кайтып җиттең сабан туена.



Төшләреңә кереп чакыргандыр


Туган якның назлы җилләре.


Читтә йөрегәннәргә бик кадерле


Туып үскән туган илләре.



Еракларда яшәп, сөенеп эшләп,


Вакыт табалгансың кайтырга.


Җылы ләйсән яңгыры сибелеп торыр,


Күңел гөлең шаулап-шаулап


Сокландыргыч чәчәк атарга.


***


Сагынуларны басарга


Туган якка кайтыгыз.


Ватылмасын машинагыз,


Арымасын күңел атыгыз.


Кайтмасагыз, килеп җитсен


Кош теледәй язган хатыгыз.



Кайтыгыз көчле җилләр,


Салкын карлы кышларда.


Йөрәккәең сөенеп тибәр,


Сайрап торыр кошлар да.



Кайтыгыз сез, кайтыгыз сез,


Сөенеп-сөенеп язларын.


Туган туфрак бүләк итәр


Сихәт, сөю, назларын.



Кайтыгыз туган якларга


Җылы, ямьле җәйләрен.


Теләк булса гына кеше


Табар кайтыр җайларын.



Кайтыгыз тук башак шаулаганда


Муллыкта, юмарт көзен.


Туган якның икмәк исен иснәп


Нур чәчеп торыр йөзең.


***


Гомер барда җыелышып


Уйнагыз да көлегез.


Мин тараткан тук орлыктан


Үссен күңел гөлегез.



Йөрер юлларны яктыртсын ,


Якты иман нурлары.


Тату дуслык өчен бит ул


Рәхмәтнең иң зурлары.



Шаулап торсын күңел кырың


Тук башак дулкыныннан.


Сихәтлек алсын авырулар


Җылы сипкән кулыңнан.



Бирешмә син авырлыкка,


Сабырлык җәйсен канат.


Сәяхәткә алып китсен


Яшьлектә җиккән пар ат.



Хыял арбаң барып йөрсен


Якын дуслар янына.


Иман нуры сибеп торсын,


Сихәт бирсен каныңа.



Авырлыкларга бирешмә,


Сабырлык җәйсен канат


Ил гиздереп йөртеп кайтсын


Хыялда чабышкан ат.


***


Элек нинди кебек булсаң,


Әле дә шундый шикелле.


Елмаеп караган һәркем


Күренә ул сөйкемле.



Беренче күргәндәй тоям


Ягымлы карашыңны.


Шәфкатьлеләр оран бирсә


Беләсең барасымны.



Кыенсынып елмай әле


Күренерсең сөйкемле.


Игътибар ит карашыма,


Сүзең булыр үтемле.



Яшь чактагы елмаюың


Күз алдымнан ник китми?


Борчулы караш, ямьсез сүз


Сихәтлек бүләк итми.



Оглавление

  • Шиңмәсен күңел гөле
  • Зүрнәемә
  • Күңел гөлем