Скандинавия мифологиясе [Финн Олафссон] (fb2) читать постранично, страница - 2
[Настройки текста] [Cбросить фильтры]
- 1
- 2
- 3
- 4
- . . .
- последняя (32) »
Эльфлар һәм гномнар
Күктә кояш балкый башлаганнан соң, җирдәге тормыш күңеллерәк була башлаган. Кешеләр тыныч кына кырда эшләгән, барысы да канәгать булган, беркемнең дә башкалардан данлыклырак яки баерак буласы килмәгән. Шул чакларда аллалар, Асгардны калдырып, еш кына дөнья буйлап сәяхәт иткәннәр. Алар кешеләрне җир казырга һәм аннан руда алырга өйрәткәннәр. Шулай ук аларга тимерче сандалы, чүкеч, келәшчә ясап биргәннәр. Алар ярдәмендә инде башка эш кораллары да барлыкка килгән. Ул чакта сугышлар да, урлашулар да булмаган. Тауларда күп итеп алтын казып чыгара торган булганнар, әмма аны җыеп тупламаганнар, ә савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар ясаганнар. Шуңа күрә ул чор “алтын гасыр” дип аталган. Бервакыт Один, Вили һәм Ве, җирдә тимер рудасы эзләп казынганда, анда суалчаннар тапкан. Бу шыксыз тереклек ияләренә карап, аллалар уйга калалар: — Нәрсә эшлибез без болар белән, туганнар? — дип сүз кузгаткан Ве. Без бөтен дөньяга халык утырттык. Бу суалчаннар беркемгә дә кирәк түгел. Бәлки аларны юк итәргәдер? — Син ялгышасын, — дип каршы килә Один. Без җир өсте турында гына кайгырттык, ә асты турында оныттык. Әйдәгез алардан кечкенә кешеләр-гномнар яисә кара эльфлар ясыйбыз һәм аларга җир асты патшалыгы бирәбез. Ул патшалык Свартальфхейм яисә “Кара эльфлар иле” дип аталыр. – Әгәр анда яшәү аларны туйдырса, һәм алар өскә, кояшка һәм яктылыкка чыгарга теләсә? — ди Вили. — Курыкма, энекәш, — ди Один. Мин шулай эшлим: кояш нурлары аларны ташка әверелдерәчәк. Шулай итеп аларга гел җир астында гына яшәргә туры киләчәк. — Мин синең белән риза, — дигән Ве. Әмма без җир асты турында гына түгел, һава турында да оныттык. Әйдәгез кайбер суалчаннарны — кара эльфларга яисә гномнарга, ә башкаларын — якты эльфларга әйләндерәбез һәм аларны һавага, җир белән Асгард арасына, Льесальфхеймга (“Якты эльфлар иле”) урнаштырабыз. Калган аллалар моның белән килешә. Шулай итеп дөньяда эльфлар һәм гномнар һәм ике яңа ил: Свартальфхейм белән Льесальфхейм барлыкка киләләр. Кара эльфлар яисә гномнар озакламый бик оста куллы җан ияләренә әйләнәләр. Асылташларны һәм металларны алардан да оста эшкәртүче булмагандыр. Хәтта аллалар да бу мәсьәлә буенча аларга мөрәҗәгать иткән. Гномнар җир астында эшләсә, бу вакытта эльфлар җирнең өстендә хезмәт иткән. Алар иң матур һәм хуш исле чәчәкләр үстерергә өйрәнгәннәр. Шуннан бирле ел саен җирне тагын да ямьлерәк һәм матуррак булсын өчен бизиләр.
Норналар
Кайгы-борчусыз, бәхетле итеп торган кешеләр алтын гасырда. Ләкин бу озакка сузылмаган. Бервакыт көнчыгыштан, албастылар иленнән Мидгардка өч хатын килгән. Берсе аның карт булган, Урд (Үткән) исемле, икенчесе урта яшьтә булган, Верданди (Хәзерге), өченчесе бик яшь булган, ул да булса Скульд (Киләчәк). Бу өч хатыннар күрәзәче, тылсымчы норналар булган. Аларда дөнья, кешеләр, хәтта аллалар язмышын билгеләү сәләте булган. — Озакламый алтынга, җиңел табышка омтылу кешеләрнең йөрәгенә үтеп керәчәк, һәм алтын гасыр тәмам булачак, — дигән өлкән норна. — Кешеләр алтын өчен бер-берсен үтерәчәк һәм алдыячак. Алтын үзенең ялтыравы белән күп данлыклы батырларның күзен томалыячак һәм алар шуның өчен сугышта һәлак булачак, — дигән уртанчысы.
- 1
- 2
- 3
- 4
- . . .
- последняя (32) »
Последние комментарии
1 день 1 час назад
1 день 6 часов назад
1 день 14 часов назад
1 день 16 часов назад
1 день 16 часов назад
3 дней 3 часов назад